Татарстанның Яр Чаллы шәһәрендә  яшәүче яшь блогер лайклар җыяр өчен супермаркетта тере балыклар йөзгән аквариумга чумган. Билгеле булганча, әлеге хәл «Лента» супермаркетында булган. Интернетта барлыкка килгән видеода егетнең аквариумга кергәне, анда берничә секунд утырып чыкканы ачык күренә.

Егетнең бу гамәлләре игътибарсыз калмаган. Каравылчы шунда ук хокук бозучы янына килгән: «Моның өчен җәзага тартырга да комачауламас иде», - дип белдергән. Янында басып торган сатучы да мондый хулиганлык эзсез узмаячак, дип ассызыклаган. 

Социаль челтәрләрдә егетләрнең бу шаяруын бәяләмәгәннәр. Күпләр бу гамәл мәгънәсез һәм игътибарга лаек түгел дип билгеләгәннәр. Кайберәүләр операторны һәм «актер»ны административ җаваплылыкка тарттырырга кирәк, дип уртаклашкан. Егетләрне яклаучылар да табылган. «Бала ни генә яшәсә дә, еламасын гына», дип язганнар.

Чыганак.

Фото Интернеттан алынды.