Улан-Удэ (Бурятия) полиция бүлегендә өлкән дознаватель ханымны эштән җибәргәннәр. Сәбәбе – Ватанны саклаучылар көненә багышланган корпоратив чарага ханым,  коллегаларын котлап,  стриптиз биюче хатынны чакырткан. Бу хакта “Говорит Москва” радиостанциясенә Русия ЭЭМ матбугат хезмәте хәбәр иткән.

Тиз арада эчке тикшерү эшләре үткәреп,  Улан-Удэның  2 санлы полиция бүлегендә эшләүче дознаватель ханымны эшеннән азат иткәннәр, диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.

Моңа кадәр Интернетта ярымшәрә хатынның полиция хезмәткәрләре алдында эротик бию башкарган видеоязма пәйда була. «Все, что тебе нужно знать про корпоративы в МВД к 23-му»,  – дип язылган була аның астында.

Лента.ру

Фото Интернеттан алынды.