Ульяновскидагы хәрби училище курсантлары эхинококкозны насвай (чәйни торган тәмәке, составында терлекләр тизәге дә бар) кулланып эләктергәннәр дигән фаразлар билгеле булды. Бу фикерне тикшерүгә якын чыганак хәбәр итә. Паразитлар курсантларның баш миен, күзләрен, бавырын, ашказаны асты бизен, талагын зарарлаган. Алар авыр хәлдә хастаханәдә ята. Берсенә якын арада баш сөяге трепанациясе операциясе ясарга тиешләр.

“Алар үз практикаларында мондый хәлне беренчегә күрә”, - ди чыганак әлеге хәлләрне күргән паразитолог табибларның фикерләрен искә алып.

Кисталарны  үпкәләрдә генә түгел, башка органнарда да табалар. Кайсыбер авырулар химия терапиясе үтәргә тиеш булачак. Әйткәндәй, илнең башка хәрби училищеларында да курсантларның сәламәтлеген тикшерергә дигән күрсәтмәләр килгән. 

"Московский комсомолец".