Бүген халкыбызның мәшһүр җырчысы, Татарстанның һәм Русиянең халык артисты Илһам Гыйльметдин улы Шакировка 84 яшь тулган булыр иде.

Легендар җырчы 1935 елның 15 февралендә Татарстан АССРның Сарман районы Яңа Бүләк авылында тимерче гаиләсендә туа. Яшьтән үк җыр, музыка белән мавыга.

Татар җыр сәнгатендә иң күренекле, иң атаклы, үз җырлау манерасы, үз мәктәбе, үз юлы булган Илһам Шакиров гаять зур диапазонлы, киң колачлы бай репертуарга ия булган җырчы булып танылды һәм бөтен дөнья җыр тарихына үзенең исемен алтын хәрефләр белән язды.

«Кара урман», «Син сазыңны уйнадың», «Әллүки», «Туган тел», «Сәрбиназ», «Туган авыл», «Кораб», «Бер алманы бишкә бүләек» кебек элекке матур көйләрне ул кабатланмаслык итеп, нәкъ Илһамча гына башкарып, безгә ифрат бай җыр мирасын калдырды.

Алсу Хәбирова.