Актёрның кызы әтисенең озайлы авырудан соң йөрәге туктаганын хәбәр итә.

Сергей Юрский  Горький исемендәге Зур драма,  Моссовет исемендәге театрларда хезмәт итә. 40тан артык кинокартинада төшә.  “Республика ШкИД”, “Золотой телёнок”, “Король-олень”, “Место встречи изменить нельзя”, “Не бойся, я с тобой”, “Любовь и голуби” нәфис фильмнарын белмәгән кеше юктыр.

1955 елда Юрский А.Н. Островский исемендәге Ленинград театраль институтка укырга керә. 1967 елда РСФСРның атказанган артисты исеменә лаек була, нәкъ 20 елдан соң РСФСРның халык артисты исеменә казана.

Фото ачык чыганактан алынды.