Калуга өлкәсендә мәктәп  автобусы һәлакәткә тарыган. Бу хакта РИА Новости яза. Нәтиҗәдә ике кеше – хатын-кыз һәм ир-ат гомере өзелгән. Калуга өлкәсенең төбәктәге ЮХХДИ вәкиле хәбәр итүенчә, водитель Липецкидан Калугага барганда,  автобусы белән идарә итүне югалта, нәтиҗәдә,  транспорт чарасы ава.

“Автобуста бер төркем балалар филармониягә конкурста чыгыш ясарга китеп барган”, - ди ведомство вәкиле.

Ул шулай ук һәлакәттә барлыгы 16 кеше каза күрүен әйткән. Юл газабы - гүр газабы дип юкка әйтмәгәннәр шул. Юлларда сак булыгыз, дуслар!

Әлфия Шакирҗанова.

Фото: Калуга өлкәсе буенча Русия  ЭЭМ идарәсе.