Бүген төнлә рэпэр Децлның гомере өзелгән. Хәбәрне  музыкантның әтисе Александр Толмацкий үзенең Facebook-тагы битендә урнаштырган. Фанатлары һәм коллегалары Децлның туганнарының кайгысын уртаклашып комментарийлар язган.

Соңрак Кирилл Толмацкийның  (Децлның чын исеме) концерт директоры Павел Беленец аның үлемен раслаган. 
Ижевск шәһәрендәге бер кафеда үткән корпоратив кичәдән соң аның йөрәге туктый. Ашыгыч ярдәм тиз килә, әмма соң була. Музыкантны коткара алмаганнар.

Кирилл Толмацкий 1983 елда Мәскәүдә туа. Аның “Кто ты?” дип исемләнгән беренче альбомы миллионнан артык копияләр белән тарала. Децлның хатыны Юлия һәм 13 яшьлек малае Антоний калган.  

Фото ачык чыганактан алынды.