Омск өлкәсенең Саргат районында яшәүче 33 яшьлек ананы баласы үлемендә гаеплиләр.

Ул 2017 елның октябрендә туган баласын өендә генә дәвалаган, табибларга мөрәҗәгать итмәгән. Паразитар "Кутырлы Норвегия корчаңгы"сы белән бала узган елның ноябрендә авырый башлаган булган. Ана табиб рецептыннан башка алынган дарулар белән баласын өйдә үзе генә дәвалаган. Дөрес дәваламау сәбәпле, баланың хәле начарайган һәм ул үлгән.

Тиз арада баласы үлемендә гаепле ана хөкем ителәчәк.

Шәһри Казан.

Фото ачык чыганактан алынды.