31 декабрь иртәсендә Магнитогорскида шартлаган  йорт хәрабәләреннән табылган баланың аягын табиблар саклап калган. Сабыйның хәле акрынлап көннән-көн әйбәтләнә. Бу хакта кичә РИА Новости  Русия Сәламәтлек саклау министрлыгына сылтанып хәбәр итте.

Ведомствода әйтүләренчә, Мәскәүдәге кичектергесез балалар хирургиясе һәм травматологиясе фәнни-тикшеренү институты медиклары узган атнада малайның хәлендә күзгә күренерлек алга китеш барлыгын билгелиләр.

“Хәзер инде малайның аягына берни дә янамый дияргә була”, - дип билгелиләр Сәламәтлек саклау министрлыгында.

Шулай ук баланың акрынлап үзаллы туклануга күчүен дә өстәп әйттеләр. Ул әнисе белән дә аралаша башлаган.

Коткару операциясе башлангач, 30 сәгатьтән артык вакыттан соң гына 10 айлык сабыйны җимерекләр астыннан табып алалар. Аны тиз арада Мәскәүгә эвакуациялиләр: баланың башы җәрәхәтләнә, өшү һәм туңу билгеләре, күпсанлы сынулары була.

Коткару операциясе 3 гыйнварда гына тәмамлана. Йорт ишелү нәтиҗәсендә  39 кеше һәлак булган. Тикшерү теракт версиясен кире кага.

Әлфия Бикмурзина.

Фото: РИА Новости Алексей Филиппов.