Амур өлкәсендә исән хатынны ялгыш моргка алып киткәннәр, дип хәбәр итә  «Амур28.инфо».

11 гыйнвар көнне Белогорск районы Васильевка авылында бер йортта хәмер эчеп күңел ачканнар. Иртән  күңел ачкан компания 1956 елгы хатынның исән булмавын ачыклый.

Полиция чакырталар. Эчке эшләр бүлеге полицейские ашыгыч ярдәм машинасын чакыртып тормый, үзе генә  хатынкайның үлемен раслый.

Хатынның гәүдәсен ритуаль хезмәт автомобилендә (туганнары аны җирләргә әзерләнә башлый) моргка илтәләр. Морг санитаркасы җәсәдкә бирка куйганда хатынның исән булуын абайлый.

Тиз арада ашыгыч ярдәм чакыртып, хатынны реанимациягә алып китәләр. Табиблар 2 сәгать дәвамында аны коткарырга тырышуларына карамастан, хатын үлә. Белогорск дәваханәсенең баш табибы Михаил Данилов әйтүенчә,  үлемнең төп сәбәпләре - туңу һәм агулану.

Төбәкнең хокук саклау органнарында бу вакыйга  буенча хезмәт тикшерүе билгеләнгән.

Lenta.ru

Фото ачык чыганаклардан алынды.