2018 елда русиялеләр, тыелган урыннарда тәмәке тартып, 74 млн. сум штраф түләгән. Тәртип бозулар иң күбе Мәскәү шәһәре һәм өлкәсендә, Краснодар краенда теркәлгән.

Бер ел эчендә полиция хезмәткәрләре РФ Административ хокук бозулар кодексының 6.24 маддәсе буенча 365 мең протокол төзегән.

Тәмәкегә каршы закон 2013 елның 1 июнендә гамәлгә керде, аңа ярашлы ресторан, кафе, мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният һәм спорт учреждениеләрендә тәмәке тарту тыела. Шулай ук вокзалларда, базарларда, аэропортта, торак йортларның подъездларында, балалар мәйданчыкларында тәмәке тарту тыела. Штраф күләме 500 сумнан алып 3 мең сумга кадәр каралган.

Фото Интернеттан алынды.