Чувашия республикасының Первомайский посёлогында “ашыгыч ярдәм” водителе бер ирнең очраклы корбанына әверелә. Иркәй үзенең сөяркәсен җирле фельдшерга көнләве сәбәпле, 4 гыйнвар кичендә ау мылтыгын корып медицина учреждениесенә  юллана.

Котырынган ир ишеккә шакый һәм фельдшерны көтә башлый. Ләкин тавышка фельдшер түгел, ә “ашыгыч ярдәм” машинасы водителе чыга. Әмма мылтык тоткан ир, аны-моны абайламыйча, ата. Алган җәрәхәтләрдән водитель җан бирә.

Авылдашлары аткан ирне тоткарлый, мылтыгын тартып ала һәм полиция чакырта.

“Үтерү” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган, гаепләнүчегә психиатр экспертизасы үтәргә туры киләчәк.

Вести.Ru

Фото Интернеттан алынды.