Кайчандыр корал җитештергәне, наркотиклар саклаганы, караклык һәм  талау өчен хөкем ителгән Махачкалада яшәүче 42 яшьлек ир, кызын яклап,   малае белән 4 студентка пычак белән чәнечкән. Күзәтү камерасы үлемечле бәрелешүне теркәгән.

31 декабрь  кичендә алар очрашу хакында килешкән була. 4 яшь кеше туктаган автомобиль янына килә. Салоннан чыккан Магомед Магомедов шунда ук йодрык төйнәп егетләргә ташлана, күп тә үтми, кулы пычакка үрелә.  Ярдәмгә килгән 20 яшьлек Әхмәт әтисенә дошманнарын җиңәргә булыша. Егетләрнең өчесе кача, ә дүртенче егет хастаханәдә алган җәрәхәтләрдән үлә. Качкан егетләрнең берсе авыр хәлдә. Әтиле-уллы Магомедовлар качкан, әле аларны эзлиләр.

Хокук сакчылары конфликт сәбәбен әйтмиләр, әмма Махачкалада яшәүче бу хәл белән таныш кешеләр шул рәвешле әтисе каза күргән егетләр белән бер төркемдә укыган  кызын яклап чыккан дип исәпли.

Вести.Ru

Фото: Интернет.