Полиция хезмәткәрләре Түбән Камада наркотик матдәләр таратуда шикләнелгән дүрт студентны кулга алган. Аларның синтетик наркотиклар таратулары ачыкланган. Моның өчен аларга “эш бирүче” саллы бүләкләр вәгъдә иткән була.

Өстәмә эшне егетләр интернетта таба. Сөйләшүләр социаль челтәр аша бара. Эш тәкъдим итүченең исеме ачыкланмаган. Студент егетләргә карата җинаять эше кузгатылган, аларга 15 елга хәтле ирекләреннән мәхрүм итү яный.

Шәһри Казан.

Фото: Интернет.