Грозныйның район суды җирле “Газпром” бүлекчәсенә халыкның газ өчен 9 миллиард күләмдәге бурычын сызып ташларга дигән карар чыгарган. Бу хакта Чечен республикасы прокуратурасы сайтында хәбәр ителә.

Ведомствода билгеләүләренчә, бурычны инде түләтеп булмый, чөнки аның озайлылык срогы чыккан. “Газпром” тиешле тәртиптә бурычларны сызып ташлау хакындагы документларны төземәгән һәм кешеләрдән бурычларын каплатырга тырышкан.

Тикшерүчеләр фикеренчә, бу халык протестларына китерергә мөмкин булган.

2015 елда Чечня сәнәгать һәм энергетика министрлыгы федераль властьларга  энергия ресурслары (электр энергиясе һәм газ) өчен 16,23 миллиард сум бурыч (1999-2009 елларда җыелган) каплату үтенече белән мөрәҗәгать иткән. Ул елларда бу сумманы кайтаруга өметсез дип игълан иттеләр. Ул моментка Чечен республикасының газ өчен бурычлары 58 миллиард сум тәшкил иткән иде.

Lenta.ru

Фото: Интернет.

 

Дәүләт Думасы депутаты Михаил Дегтярев Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы Денис Мантуровка ризыкларның стандарт тышлыгын кертергә тәкъдим итте, дип яза “Парламентская газета".   

“Бүгенге көндә 900 миллилитрлык сөт ризыклары 1 литр бәясенә сатыла. Ә 9 (10ны дистә идек, моны ничек әйтергә соң?) йомырка 1 дистә йомырка бәясенә сатыла. Шундый ук алым ярмалар, шикәр, май һәм башка азык-төлеккә карата кулланыла. Бер карашка алар халык өйрәнелгән стандартлардан аерылмый да кебек”, - диелә Дегтяревның Мантуровка язган хатында.

Дегтярев фикеренчә, бердәм стандарт кертү кирәк – тавык йомыркасы фасовкасы 10га бүленә торган булырга тиеш (мәсәлән, 10, 20, 30). Ярмалар күләме - 0,5 килограммга, сөт ризыклары күләме 0,25кә бүленә торган булу зарур.

Моңа кадәр   социаль челтәрләрдә бәясе 10 йомыркалык шакмак тышлыклардагы 9 йомыркадан халыкның көлеп хәле бетте. Тышлык  үзгәрүгә карамастан, аларга бәяләр элекке күләме өчен кала бирә (артмаса бик яхшы әле!) Әгәр әле 9 йомырканы исәпләү авырга төшмәсә, мәсәлән, сөтнең күләмен җиңел генә үлчәү мөмкин түгел.

Белгечләр фикеренчә, тышлык үзгәрү хакларның тиз темпларда үсүе белән бәйле. Мәсәлән, Росстат мәгълүматлары буенча, былтыр йомыркага бәяләр 26% арткан.

Lenta.ru

Фото социаль челтәрләрдән алынды.

 

Татар халкының легендар җырчысы Илһам Шакиров озакка сузылган көчле авырудан соң 84 яшендә бүген 16.00 сәгатьтә вафат булды. 

Илһам Шакировны җирләүне оештыру буенча хөкүмәт комиссиясе оештырылды. Аны ТР премьер-министры Васил Шәйхразиев җитәкли. Беренче утырыш бүген 18.00 сәгатьтә булачак. 

Татарстан һәм Россиянең халык артисты Илһам Шакиров 1935 елның 15 февралендә Татарстан АССРның Сарман районы Яңа Бүләк авылында тимерче гаиләсендә туган.

tatar-inform.tatar

 

 

Русия чикләрен чыкканда 500 сум күләмендә салым алырга тәкъдим итәләр. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Тәкъдим белән «АВАНТИ» бизнес-патриотизмны үстерү буенча эшмәкәрләр ассоциациясе чыкты. Оешма әлеге мөрәҗәгатьне Дәүләт Думасы һәм Федерация Советы рәисләре Вячеслав Володин һәм Валентина Матвиенкога, шулай ук Ростуризм җитәкчесе Олег Сафоновка юллаган.

Документ авторлары фикеренчә, салым нигезендә «чагыштырмача кыска вакыт эчендә Русиянең туристлык тармагын яңартырга һәм аның дөньякүләм конкурентлыгын арттырырга мөмкинлек бирә».

Ассоциациядә катнашучылар туристлык тармагының интенсив үсешенә карамастан, чит илдә ял итүче Русия гражданнарының саны арта баруын, артуның шул исәптән үзебезнең туристлык хезмәтләренең сыйфаты аларның бәясенә туры килмәү аркасында да булуын искәртә. Әлеге проблеманы хәл итү өчен өстәмә финанслау кирәклегенә ышаналар.

«АВАНТИ» әгъзалары үз идеяләрен дөнья тәҗрибәсенә таянып нигезләүләрен җиткерә. Илдән чыгу салымы Япониядә, шулай ук кайбер төр җыемнар Индонезия, Һиндстан, Израиль, Коста-Рика, Перу һәм кайбер башка дәүләтләрдә бар.

Татар-информ.

Фото: Интернет. 

Башкорт рәссамы Камил Бузыкаев ясаган карикатурада Казан мэры Илсур Метшинны куып баручы Уфа башлыгы сурәтләнгән. Бу рәсемне ул Башкортстан башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбировның Уфа мэры Өлфәт Мостафинга әйткән сүзләреннән соң ясаган.

 - «Мин киләсе елда бездән 520 километр ераклыкта урнашкан матур шәһәрнең мэры үксеп елавын телим. Өлфәт Мансурович, мине һәм Уфа халкын бәйрәмчә иллюминация белән шаккатырыгыз әле. Бу шаяру, әлбәттә, әмма моның өчен эшне хәзердән үк башларга кирәк», - дигән Радий Хәбиров.

Instagram социаль челтәрендә дөнья күргән рәсемдә Казан мэры Илсур Метшинны куып баручы Уфа башлыгы сурәтләнгән. Шул рәвешле, карикатурачы Башкортстан Башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручының шаян сүзләрен визуальләштергән. 

Карикатура Камил Бузыкаевның Инстаграмыннан алынды. 

Татар-информ.