Как выбрать внешний диск. Внешний жесткий диск как выбрать самый подходящий. Какой внешний диск выбрать. Какой принтер выбрать. Какой выбрать лазерный принтер сегодня. Какой цветной принтер выбрать. Готовые программы на java. Изучаем java с нуля быстро. Как начать программировать на java. Бесплатные игры для планшетов android. Качественный samsung android планшет. Планшет android цена. Отдых в турции отели. Самый лучший отдых в турции. Отдых в турции отели цены. Wow дк гайд. Лучший wow фрост дк гайд. Wow дк танк гайд. Рабочие программы на языке python. Изучаем python с нуля. Язык python для начинающих. Бесплатые плагины для Joomla. Скачать joomla плагины бесплатно. Где скачать самые последние плагины на joomla.

 

 

Сак-Сок язмышы

Редакция почтасына хатлар күп килә. Алар арасында әти-әниләрен хөрмәтләп, чиксез рәхмәтләрен белдереп язылганнары бихисап. Әйе, нәкъ менә, әти-әниләрен икесен бергә хөрмәтли балалары. Ләкин килгән хатларның берсе мине тирән уйга салды, төн йокымны качырды хәтта...

“Хөрмәтле редакция хезмәткәрләре, – дип башлана ул хат. – Сезгә Чакмагыш районы Иске Почкак авылыннан 83 яшьлек хезмәт ветераны, икенче төркем инвалид Әфләх Сәхипгәрәй улы Сәлимов бабагыз хат яза. 

Тулысынча:Сак-Сок язмышы

Чернобыль тәмугы

Утыз елга якын вакыт узса да, ул һаман хәвеф тудыра ди бу мәхшәрнең уртасында булган Бөре районы егете Әлмир Хафизов

Илебезнең атом энергетикасы тарихы 1986 елның апреленә һәм аннан соңгы берничә сәгать эчендә дөньяны куркуга салган “Чернобыль һәлакәте” чорларына бүленә. Чернобыль атом-электр станциясендә 1986 нчы елның 26 апрелендә 1сәгать 23 минут 49 секундта булган техноген һәлакәт үзенең күләме һәм фаҗигале  нәтиҗәләре буенча дөнья тарихында иң зурысы. Миллионнарча кешеләр әлеге фаҗигагә дучар булды. 


1986 елның 26 апреленә каршы төндә реактор һәм дүртенче энергия блогы бинасын ике көчле шартлау тетрәтә. Реактордан атом ягулыгы һәм утлы графит кисәкләре күккә атыла.  Янучы материаллар һәм газ баганасы бер километрдан артык биеклеккә күтәрелә. Реакторның актив зонасы тулысынча җимерелә. Атмосферага иксез-чиксез күләмдә радиоактив матдәләр күтәрелә. Дүртенче энергия блогы эчендә һәм аның янында радиация кыры микъдары сәгатенә меңнәрчә һәм дистә меңнәрчә рентген белән үлчәнә. Шартлау дулкыны җимергән биналарны ут чолгап ала. Шартлаудан соң һәлакәтнең ни сәбәпле килеп чыгуын беркем дә объектив аңлата алмый. Тәү чиратта радиация күләмен төгәл белү таләп ителә, әмма беркемдә дә кирәкле дозиметр приборлары булмый. Дүртенче энергия блогындагы һәм аның тирә-ягындагы хәлләрнең чын асылын беркем дә белми. Нәтиҗәдә, бик күпләр үзләрен тиешле дәрәҗәдә саклый алмыйлар. 

Тулысынча:Чернобыль тәмугы

Авырлыклар чыныктырды гына....

Күкрәп үскән яшел болын печәнен уңган чалгычы покоска салган кебек, миллионлаган гомерләрне әҗәл чалгысы кыйраткан, тарихка ачлык елы дип кереп калган егерме беренче елның башларында туган кыз ул Гафия. Югары Карыш авылында гомер кичергән Фәрхиниса һәм Шәймөхәммәт Бакировларның 25 (!) баласыннан исән-сау үсеп буй  җиткергән нибары бишесенең берсе инде.

Ата-ана үзләре надан булгач, әлеге теремек, үткер һәм башлы күренгән, мәктәптә яхшы укыган  акыллы Гафияне зур укытасылары килә. «Укы, балам, тырыш. Укыган кешенең генә көне көн», – дип, кыз күңеленә дәрт салып үстерәләр. Бар эшкә дә кулы ятыш аның, кушылган эшне җиткереп төгәл үти шуңа күрә, укытучылары да аңа ышаныч белдереп, киләчәктә укытучы булуына өмет уяталар, урта белем алырга өндиләр.

Тулысынча:Авырлыклар  чыныктырды гына....

Булмый терсәкне тешләп

(Булган хәл)

Без Әнисә белән сабакташ. Мин күрше авылдан, 8-9 сыйныфны алар авылы мәктәбендә тәмамладым. Ул чакта авылдан килгәннәр интернатта яши иде. Әнисә сыйныфның комсоргы. Бик җитди, таләпчән. Үзе бик яхшы укый. Укытучылар да: «Әнә, Әнисәдән үрнәк алыгыз. Аңарга иярергә тырышыгыз. Ул башлы кыз!»– дия торганнар иде. Кыз миңа гына түгел, хәтта 10 сыйныф егетләренә дә бик ошый. Күзләре гел Әнисәне күзәтә кебек тоела иде миңа. Ошамаслык та түгел шул, мәктәптә бөдрә чәчле, яңа туган сарык бәрәне кебек бөтеркәч саргылт чәчле, ап-ак йөзле, зур яшькелт күзле берәү генә иде... Аны яратып  сабакташлар «безнең бөтеркәч» дип кенә җибәрәләр иде әле. Мин дә төс-башка төшеп калганнардан түгел, өстәвенә баянда уйнаштырам, вальста биетә беләм. Әмма һич тә кыюлыгым юк шул, оялам, кызарам Әнисәгә карасам.  Ә ул, әллә юри, әллә чынлап, башта май кояшы кебек елмая да, аннан күп итеп комсомол поручениеләре бирә, үтәп кенә өлгер. Шушы бетмәс-төкәнмәс җәмәгать-мәктәп материаллары безне башта дуслаштырды, ә аннан гыйшык утында яндырыпмы-яндырды. Әйтерең бармы, бу янулар гомер буе мине «пешереп» килде…

Тулысынча:Булмый терсәкне тешләп

Язмышлардан узмыш юк бит ул...

Кеше гомерен аккан суга тиңлиләр. Чөнки гомерләр дә шулай нәкъ елга  кебек, язларында ташып – ташып ага да, көзләр җиткәч  үз ярына кайтып тынып кала. Язларыңда кем генә  елга кебек ургып – ташып акмый икән? Ә инде гомер көзләребезгә аяк баскач, язмышларың сары яфрак  буранына  утыртып сине тагын бер тирбәлдереп, уйландырып алучан. Менә шул чакларда инде кеше, кире кайтмас яшьлеген сагынып, бик еш хәтер сандыгын актаручан булып китә. Хәтер сандыгы  беркемдә дә буш түгел  шул  ул, дусларым...

Бүген менә мин нәкъ шушы теманы яктыртып гүзәл Аскын якларының Иске Казанчы авылында гомер сәйләнен ваклаучы, күпләр күңелендә соклану һәм хөрмәт тойгысы уятып яшәгән бер гаҗәеп ир-атның гомер сандыгын ачтыруга ирештем. Әмма шуны да әйтми булмый, ир-ат халкы үзе турында күп сөйләп бармый. Күбрәген якыннарыннан, дус-ишләре һәм күршеләреннән алдым дисәм, ялган булмас. Гадел Зиннәт улы Шабанов турында язмам. Ул инде тәүге карашта сәхнә кешесен хәтерләтә. Юбиляр бүген 70 яшь рубежына аяк басса да, төс ташламаган: урман ягында үскәнгәдер, карагай кебек төз, ыспай гәүдә, бүрек кебек, кара бөдрә чәчләренә күз салсаң, аны гомер буе вазифалы эштә генә эшләгәндер дип уйларга җирлек бар. Чынлыкта исә ул гомере буе зур КамАЗ машинасын йөгәнләгән уңган егетләрнең берсе.

Тулысынча:Язмышлардан  узмыш юк бит ул...

 Безнең партнерлар

   

Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
Филиал: Редакция газеты «Омет»- филиал государственного унитарного предприятия Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
450079, г. Уфа, ул. 50-летия Октября, дом 13, 9 этаж, тел. 273-94-38, 273-64-81, e-mail: omet-ufa@mail.ru
Вся информация и материалы, размещенные на сайте редакции газеты «Омет» защищены международным и российским законодательством
об авторском праве. Все сообщения газеты «Омет» предназначены для пользователей старше 12 лет.
При перепечатке или цитировании ссылка на газету «Омет» обязательна.
Дизайн сайта- Абдуллин Фаниль
>