Новая немецкая медицина. Советы от немецкая медицина. Клиника немецкой семейной медицины. Почему в израиле хорошая медицина. Главные новости медицины израиля. Медицина в израиле отзывы. Аденома простаты лечение. Быстрое народное лечение аденомы простаты. Аденома простаты и простатит. Легкий способ перестать курить. Как перестать курить уже сегодня. Как перестать хотеть курить. Уход за кожей лица. Качественный уход за кожей летом. Домашний уход за кожей. Боли на ранних сроках беременности. Быстрое лечение на ранних сроках беременности. Ощущения на ранних сроках беременности. Воспаленные гланды лечение. Чем лечить воспаленные гланды дома. Воспаленные гланды симптомы. Прыщи на лице как избавиться. Как навсегда избавиться от прыщей с лица. Прыщи на подбородке как избавиться.

 

 

Сак-Сок язмышы

Редакция почтасына хатлар күп килә. Алар арасында әти-әниләрен хөрмәтләп, чиксез рәхмәтләрен белдереп язылганнары бихисап. Әйе, нәкъ менә, әти-әниләрен икесен бергә хөрмәтли балалары. Ләкин килгән хатларның берсе мине тирән уйга салды, төн йокымны качырды хәтта...

“Хөрмәтле редакция хезмәткәрләре, – дип башлана ул хат. – Сезгә Чакмагыш районы Иске Почкак авылыннан 83 яшьлек хезмәт ветераны, икенче төркем инвалид Әфләх Сәхипгәрәй улы Сәлимов бабагыз хат яза. 

 

Без карчыгым белән биш бала тәрбияләп үстердек, аларга белем биреп, олы тормыш юлына аяк бастырдык. Мәүдә кызымны туйлап кияүгә биргәч, алар Сәгыйть кияү белән Воркутада яшәделәр. Берничә елдан үзебезнең якка әйләнеп кайтып, Чакмагышка урнашырга булдылар. Аларга диләнкәләр алып, үзебез буратып, өй салыштык, мунча салып бирдек, әле дә шунда яшиләр. 

Менә алар баеп беткәч, мәзәк хәлләр күренә башлады. Кыз белән кияү: әтәй-инәй, пенсия акчагызны Сбербанкка салыйк, үлемтегегезгә җыела торыр, диделәр. Без ышандык, 2004 елдан карчыгымның пенсиясен кассага сала бардык. 2014 ел җиткәч, “безнең акчалар күпме җыелды икән” дип банктан барып сораган идем, “нинди акча ул, кызыгыз һәр ай саен ала барды”, дип җавап бирделәр. Менә шулай итеп, карт көнебездә пенсия акчабызга “аю мае” сөрттеләр. 

Хәлләр моның белән генә тәмамланмады шул әле: 2014 елның 24 февралендә мине алдап, әнинең күзен врачка күрсәтәбез дип кенә, карчыгымны Чакмагышка алып киттеләр. Шуннан бирле аны күргәнебез юк: телефоннан шалтыратсак – алмыйлар, хәлен белергә дип барсак – урам капкалары бикле, кертмиләр. Без карчыгым белән бергә 59 ел тату гомер кичердек, төпчек улым, киленем белән бергә яшибез. 50 яшьлек инвалид улыбыз да бар. Улым белән икебез дә бик рәнҗибез...

Хатынымны Мәүдә кызыбыз, акчасына була, ел буена бикләп асрады. Акчага бер туйса, әнисен киредән кайтарыр дип өмет итәм, ләкин кайчан туяр, анысын бер Аллаһ белә...

Кадерле редакция! Мин сездән килеп туган мәсьәләне уңай хәл итүдә ярдәм сорыйм”.

Менә шундый хат... Гаиләләр күп, аларның һәркайсында хәл итәсе проблемалар бихисаптыр. “Ир белән хатын арасына кергәнче – янып торган утка кер” дигән  халык мәкале. Шуңа да без гаилә мәсьәләләренә артык  кагылырга тырышмыйбыз. Ләкин әлеге хат  бөтенләй икенче. 59 ел бергә яшәгән әби белән бабайны алдап аерганнар! Һәм моны бергәләп, кадерләп тәрбияләп үстергән кызлары эшләгән?! 

Хат килеп күп тә үтмәде, “Алло, “Өмет” тыңлый” телефонына Әфләх бабайның күршесе Тимерхан абый Гайнанов шалтыратты. “Бабаебыз күз алдында сүнә бит, әбине кайтарырга ярдәм итегез! Алар уллары Дилшат, киленнәре Мәүлидә белән  бик тату, матур яши иделәр, инде менә әбине алып киткән көннән бирле ут эчендә яналар. Килегез, күрегез, авылдашлар белән сөйләшегез-белешегез, искиткеч матур гаиләне акча-мал мәсьәләсе харап итүе бик үкенечле”,– диде Тимерхан абый. Бераздан Тимерхан абый үзе редакциягә килеп китте. Авылга килүебезне, барсын да үз күзебез белән күрүебезне үтенде. “Бабай жәл, яхшы кеше ул, әбекәй дә юаш, изге күңелле. Аларга карт көннәрендә бергә булырга ярдәм итегез”,– диде.

Без, бәлки, хәлләр ачыкланыр, әбекәйне дә өенә кайтарырлар, дигән өмет белән баруны шактый суздык. Ләкин хәлләр үзгәрмәде, бабаебыз шалтыратып, хәлләрне җиткереп торды, килүебезгә өмет итте.

Редакция берәүләрне яклап, икенчеләрне хурлау яисә гаепләү максатын куймый. Без бары тик ике якны да тыңлап, килеп туган хәлне киң җәмәгатьчелеккә бәян итә генә алабыз. Калганы инде һәркемнең үз намусында: аңлаган кеше хатасын төзәтә, кирәк икән, якыныннан гафу үтенә. Чакмагыш якларына шушы уйлар белән  юлга кузгалдык.

Иске Почкак – Бүздәк районы чигендә диярлек урнашкан бик тә матур, төзек авыл. Асфальт юлдан гына җилдереп, бик тиз барып җиттек. Әфләх бабайның йортын  тиз таптык: зур һәм күркәм, төзек йорт-куралар әллә кайдан үзенә игътибарны җәлеп итеп тора. Әфләх бабайга 83 яшьне бирмәссең дә: җитез хәрәкәтләренә, ачык, төпле фикерләвенә карап яшьләр көнләшерлек. Килене Мәүлидә, улы Дилшат та өйдәләр икән, гөрләшеп каршы алдылар. 

– Менә алар инде минем карт көнемдә терәкләрем,– дип күз яшен сөртә Әфләх бабай. – Кем уйлаган, яратып үстергән, гел ярдәмебез генә тиеп торган кызыбыздан картайган көндә шундый мөнәсәбәт булыр дип. Гомер буе тырышып дөнья көттек, минем хезмәт стажым 45 ел. Бригадир да булдым, озак еллар ферма мөдире булып эшләдем, тырыш хезмәтем өчен тапшырылган Почет Грамоталары, Рәхмәт хатлары фәлән кадәр (бабай кадерләп күкрәгенә кысып бер пакет Мактау кәгазьләрен күтәреп килде). Карчыгым Әгинәгә колхозда аз эшләргә туры килде, чөнки беренче төркем инвалид улыбыз Салават булгач, аны карады. Хәер, бергә тәрбияләдек: ул аның искесен юса – мин су кертеп, түгеп тордым, юындырдым. Аннан төпчегебез Дилшат Иске Биккенә кызы Мәүлидәгә өйләнде. Алар бик игелекле балалар булды: без төзегән йорт-җирне тагын да төзекләндерделәр, зурайттылар. Күршеләргә-дусларга да бик ярдәмчелләр. Мин гел генә карчыгым белән киленемнең тату булып, килешеп яшәвенә куанып бетә алмый идем...

– Бу нигезгә килен булып төшүемә мартта 30 ел тулды,– ди Мәүлидә.– Дилшат белән өч балабыз бар, улыбыз Ринат белән кызыбыз Миләүшә инде тормышлы, кечебез  Гөлнурга 23 яшь, ул – тумыштан инвалид. Мин пенсиягә чыкканчы хисапчы булып эшләдем, Дилшат – һөнәре буенча урманчы. Икебез дә гел эштә булдык, әнкәйгә зур рәхмәтлебез, ул безгә балаларны үстерешергә ярдәм итте. Тату яшәдек, сүзгә килешмәдек, бар туганнарга да ишек һәрвакыт ачык булды, белмим, хәлләр нигә болай килеп чыкты? Әнкәйне сагынабыз, кайтуын көтәбез...

– Әллә гаиләдә ачуланышу булганнан соң күңеле төшеп, сезне ташлап киттеме икән Әгинә апа, –  дигән сорау бирәм мин аларга. “Һич юк, бер тавыш та булмады, Мәүдә апа аны күзләрен табибларга күрсәтәм дип кенә алып китте бит, без ышандык”, – ди алар бертавыштан.

Менә килеп туган хәлләргә үз фикерен белдерергә теләп, йортка бер-бер артлы күршеләр керә башлады. 

Халидә Садыйкова гаилә турында бик күп җылы сүзләр әйтте. 

– Озак еллар буена күрше булып яшәдек, гел бергәбез, мин аларның юри дә үпкәләшкән чакларын күргәнем булмады,– ди ул. – Зуринәй белән зурәтинең, Дилшат белән Мәүлидәнең тату гаиләсенә карап барсы да ак көнләшү белән көнләште. Элек Әфләх зурәти барсына да ярдәмчел иде, бүген Дилшатка күз терәп килә халык. Ул беркемне дә кире борып чыгармый. Зурнәй дә әйбәт кеше, тик артык юаш шул ул, шуңа Мәүдә апага каршы килә алмыйдыр, юкса, күзләре күрә, аяклары йөреп торганда нишләп картайган көнендә туган нигезеннән читтә яшәр иде ул? Әбиебез һәрчак пөхтә булды, күршегә чәйгә кергәндә дә ялтырап торган лаклы, шнурлы түфлиләрен киеп, муенына матур төймәләрен тагып керер иде. Шушы чәйгә йөрешкән көннәр кире кайтсын иде дип Ходайдан телим. Картайган көннәрендә әти-әнисен аерып, туганнарыннан аерылып, үзенә рәнҗү алмасын иде Мәүдә апабыз...

–Картлык кемгә дә килә, үләселәр дә бар бит әле, балам,– дип сүзен дәвам итә Әфләх бабай.– Ә мин хәзер әбием яки үзем үлеп китсәк, хәлләр ничек булыр, бер-беребез белән бәхилләшә дә алмабызмы, соңгы юлга да озата алмабызмы дип ут йота...

Әфләх бабайны Уфаларга кадәр килеп, кайгыртып йөрүче Тимерхан абыйның да әйтәсе сүзләре күп җыелган икән:

– Бу гаиләдә килеп туган хәлләр бар авылдашларны борчуга салды, – ди ул. – Элек авыл зур гына иде, бүген дә кеше яшәгән җитмешләп йорт бар. Авылдагы ике генә йортта гомер буена “Үрнәкле гаилә” дигән табличка торды, шуның берсе – Сәлимовларда иде. Ә бүген нәрсә? Әфләх абый гомере буе передовик булды, әбине авыр эштә эшләтмәде. Әгинә апа үзе дә олы кеше, ул да якыннарының күңеле, хис-кичерешләре турында уйлый белергә тиеш дим. Дилшат белән Мәүлидәгә килгәндә, аларга бар халык соклана: бер дә гаиләдә тере инвалид Салават бар дип авылдан чыгып качмадылар, ә әти-әниләрен хөрмәтләп, йорт-җирләрне зурайтып, гөл итеп  яшәп яталар. 

 

Менә Мәүдә дә, дин юлына киткән кеше буларак, шуны тирәнтен аңлап, картайган көннәрендә әти-әнисен аерым яшәргә мәҗбүр итмәсен иде...

“Мәүдә апа, әгәр дә ул чын Коръән кануннары буенча яши икән, әти-әниебезне аермасын, ә икесен бергә үзләренә кунакка алып барып, теләгән кадәр үзләрендә яшәтеп, кадер-хөрмәт күрсәтсен иде” дигән фикерне куәтли Дилшат белән Мәүлидә дә. Алар белән килешми мөмкин түгел: инде гомер көзенә аяк баскан Әфләх бабай белән Әгинә әби әле бер, әле икенче балаларында парлашып кына кунакта йөрер яшькә җиткәннәр бит...

Әфләх бабай: “Мәүдәләр мине дә чакырса, берсүзсез барыр идем, чөкердәшеп кенә карчыгым янында торыр идем. Инде киленебез Мәүлидә дә хаклы ялга чыкты, инвалид улыбыз Салаватны күбрәк ул карый”, ди. 

Менә йортка Юмаш авыл советы биләмәсе башлыгы вазифасын башкаручы Елена Степановна Семенова килеп керде. 

– Без бу гаиләне беләбез һәм бик хөрмәт итәбез,– ди Елена ханым.– Әфләх абый авылның аксакалы. Дилшат белән Мәүлидә турында да тик җылы сүзләр генә әйтә алам. Аларны  борчыган әлеге мәсьәлә буенча Чакмагышта Мәүдә апаларда булдым мин. Аларның исә үз фикере: “әни бу гаиләдә бик арыган, тазалыгы да чамалы, үзебездә генә яшәтәбез”,– диләр. Кызганычка каршы, миңа Әгинә апаны бирегә кайтарып утырту хокукы бирелмәгән, теләгем шул гына: тиз вакыт эчендә ике як кара-каршы утырып аңлашсыннар, уртак бер фикергә килсеннәр иде...

Я,  Ходай, 20 чакрым аралыкта яшәгән, кайчандыр бер-берсе белән якын аралашкан, ярдәм итешкән кан туганнарга шулай ук авырмы икән ни соң бер очрашып, күзгә-күз карашып сөйләшү?

– Әгинәм белән телефоннан бер генә тапкыр сөйләшә алдым, Салаватны гарипләр йортына илтеп тапшыр, шуннан кайтам, дип әйтте, – дип күз яшен сөртә бабабыз.– Ничек аны күрәләтә илтеп ташлыйбыз, җаныбызның яртысы бит ул бала, синең сүзләр түгелдер бу, карчык, дидем.

Салаватны 85 елларда Учалыдагы гарипләр йортына бер илтеп тапшырган булган инде алар. Ләкин Әфләх бабай кайтып, андагы хәлләрне сөйләгәч, Әгинә әби идәндә тәгәрәп: “улыбызны берүк алып кайтыйк, бу гөнаһ белән ничек яшәрбез”, – дип елаган. Әнә шулай итеп, Салаватны алып кайтканнар. “Хәзер килеп әбием шушы баланы кабат тапшырырга куша, ләкин мин белеп торам, бу һич тә Әгинәмнең сүзләре түгел, аңа Мәүдә шулай дип әйтергә куша”, – дип ышана Әфләх абый.

Без Иске Почкакка килгән көннәрдә, Сәлимовлар Әгинә әбинең Чакмагыш үзәк дәваханәсенә ятуы хакында белгәннәр. “Әйдәгез, бергәләп барыйк, үзе белән дә сөйләшерсез”, – диде Әфләх бабай. Бергәләп юлга кузгалдык. 

Дәваханәгә килгәч, Әгинә әбинең хәлләре турында дәвалаучы табибтан сораштык. “Әбинең хәле канәгатьләнерлек, ләкин йөрәге тузган, яше дә бара, редакция хезмәткәрләре белән очрашканнан соң әбекәйнең хәле начараеп китүе мөмкин, күрешергә рөхсәт итә алмыйм”, – диде табиб. Безгә әби янына кереп киткән Әфләх һәм Тимерхан абыйлар артыннан сәлам тапшырырга гына калды...

– Әгинә бик матур сөйләшеп утырды, дәваханәдән чыккач та кайтырга исәбе бар, – дип  берникадәр тынычланып-өметләнеп чыкты хәл белешергә кергән абзыйлар.– Тик Мәүдә кайтармаячак инде аны... Их, яшь чаклар булса, урлар да кайтыр идек үзен!

   Дәваханәдән чыккач  без Мәүдә апалар йортына юл тоттык. Капкалары ачык икән, веранда ишеген шакыйбыз. “Кем анда?” дигән тавыш ишетелде эчтән. Безнең редакциядән килүебез хакында ишеткәч: “Ишек ачмыйм, ирем өйдә юк, куркам, кем белә сезне...” дип җаваплады апа ишек аша гына. Менә шуннан соң ул: “Менә бүген Рәкәгать кичәсе, аның нинди көн икәнен беләсезме, ә хәзер нинди ай башланды? Сез бит “Өмет” гәзитендә эшлисез, белергә тиешсез, нинди ай, нинди кичә икәнен, Мәхәммәт пәйгамбәрнең кемлеген” дип безгә дин турында сораулар яудыра башламасынмы?! Минем: “Мәүдә апа, ә динебез карт көннәрендә әти-әнине аеруга ничек карый, аларның бит тагын 80 ел яшисе калмаган” дигән соравымны ишетми дә... “Без әни турында гәзиттә дә яздырдык, укыдыгызмы?” – дип сораулар бирүен дәвам итте ул. Әйе, Мәүдә апа тырышкан, әнисе турында район гәзитендә язма дөнья күргән булган. Әфләх бабай безнең алда шушы гәзитне кулына тотып елады хәтта: нигә биредә Әгинәнең гаиләсе: минем, 30 ел бергә тату гомер кичергән балаларыбыз турында бернинди дә сүз юк, дип...

“Әнием нык чирли, Уфада дәваланып кайтты”, – дип сүзен дәвам итте апабыз. “Әтиегезнең картлык көнендә әниегез белән бергә буласы килә, кызым чакырса, бик теләп анда яшәргә барыр идем ди, аны үзегезгә яшәргә чакырасызмы?” дип кат-кат сорау бирәм апага, ә ул сүзне ерактан урата: “Шуның өчен әйтәм бит, барсы да Аллаһ ризалыгында, Аллаһ ярдәмендә, кулдан килгән эшләрне эшләдек, Аллаһка шөкер, кем нәрсә сөйли, кем нәрсә әйтә, бернидән куркырга кирәкми. Әтиебез бик әйбәт, без бөтенебез дә бик әйбәт, безнең семьябыз да бик әйбәт иде. Бар да киленнән китте, ул гына ...” дип киленен тиргәп китте апабыз.   “Бездә прокуратурага әзерләнгән язулар бар, әгәр берәр жалоба булса, сразу гариза язабыз да, барсын да күтәрәбез. Соцобеска кердем, анда миңа: әтиеңнең  әниең белән яшисе килгәч, пусть читләр әтәң-инәң  йортын освобождают  дип әйттеләр. Барсы да моннан ярты ел элек инвалид энебезгә инәйнең опекун түгеллеге билгеле булгач башланды... (Автордан: сөйләшү ничек булды, шулай тәкъдим ителә).

Шуның белән сөйләшү тәмамланды. Апабыз безнең капкадан чыгып киткәнне тәрәзәдән карап калды...

Юкәдә икән бит чикләвек. Мәүдә апаның “читләр” дигәне, мөгаен, 30 ел төп нигездә яшәп, өлкәннәр салган йортны зурайтып-бөтәйтеп, авылда бер итеп яшәгән Дилшат белән Мәүлидә була торгандыр инде. Ә менә соцобес хезмәткәрләренең гомерләрен төп нигездә үткәргән энекәшегезнең гаиләсен куып чыгарып, йортны “освобождать” итәргә киңәш итүләре һич тә безне ышандырмады, Мәүдә апа... Аннан, яше сиксәннән узган әниегез инде инвалид улына опекун булып теркәлә алмыйдыр, моның өчен яшьрәк, сәламәтрәк кеше билгеләнүе гадәти хәлдер.  

Без әлеге командировка материалы белән кемнедер яклап, кемнедер карайту максатын куймадык. Безнең максат – һәр ике якны да тыңлау, һәр ике якның да килеп туган хәлләргә карата фикерләрен гәзит битләрендә бирү иде. Почкаклыларның олысы-кечесе үз фикерен яшерми ачыктан-ачык белдерде. Кызганычка каршы, Мәүдә апа гына тәрәз пәрдәләре артына басыпмы, посыпмы, безгә йөзен күрсәтми торып калды...

Барыбыз да дөнья күргән кешеләр: Әгинә әбинең үзенең 60 еллап (!)  көткән дөньясын, гомер иткән ирен, 30 ел буена килешеп, бер түбә астында яшәгән килене белән улын, оныкларын һәм, әлбәттә, бала хөкемендәге инвалид улы Салаватны калдырып китүенең дә  үз сәбәпләре бардыр. Сигез дистәне ваклаган апаның инде җегәре дә кимегәндер, бәлки, чынлап та тынычлыкта, кызының түрендә генә яшисе дә киләдер. Аны моның өчен гаепләп тә булмас иде. Ә бәлки, сәбәпләр бөтенләй башкадыр... Минемчә, туганнарга тиз көннәрдә түгәрәк өстәл артына утырып, аңлашырга, мәсьәләне хәл итәргә тырышырга кирәк: үзләрен кадерләп үстергән, кулларыннан килгән кадәр ярдәм иткән, инде олыгаеп, көчләре китеп барган кадерле ата-аналары хакына! Моны аларның үзеннән башка беркем дә, республика гәзите хезмәткәре дә, урындагы властьлар да, ут йотып кайгырган күршеләр дә эшли алмый. Һәм бу очракта мин гаиләдә өлкән кыз туган булган, барсына да матур үрнәк күрсәтеп, барсын да килештереп яшәргә тиеш булган Мәүдә ападан анык акыл, әйдәүче ролен үзенә алуын теләр идем. Өлкән апа бит әле ул киләчәктә дә бар туганнарын үз янына туплыйсы, әни урынына каласы кеше... 

Динебез дә, тормыш вәзгыятьләре дә ата-ананы бердәй олыларга, кайгыртырга куша. “Анаңны гына кайгырт, атаң хакында уйлап та бирмә” дигән берәр гыйбарә ишеткәнегез бармы, дуслар? Юк, әлбәттә. Аның урынына, ата-анага хөрмәт турында халык мәкальләре бихисап: “Бу дөньяда өч нәрсә эзләп табылмас: бере – ата, бере – ана, бере – карендәш”, “Ата-анасына игелек күрсәтмәгән, олыгайгач үзе дә игелек күрмәс”, “Ата сүзен тыңламаганны атауга ыргытканнар”, “Атаңны башыңда тот, анаңны учыңда тот!”,“Атасын алдаган, илен дә алдар”, “Атасы барның бәхете бар!” Һ.б. Минемчә, аларны укып гыйбрәт алырга бик тә кирәк. 

“Дөнья малы – үгез каны, ага да бетә” дигән сүз бар безнең халыкта. Шуңа да ата-аналарыбызның, туган-дусларның кадерен белеп, һәр мизгелнең кадерен белеп яшәсәк иде, дуслар.

Материалны гәзит битләрендә бирер алдыннан без тагын бер кат Иске Почкакка шалтыратып, хәлләрне белештек. Бәлки, Әгинә әби инде авылдадыр, бабае, балалары янына кайтып, гөр килеп яшәп ята торгандыр. Ләкин, кызганычка каршы, Әгинә әбиебез кайтмаган, ә Әфләх абыебыз, хәле начараеп, бүгенге көндә Уфаның кардиология диспансерында ята булып чыкты. “Бу катлаулы хәлләр әткәйнең сәламәтлеген бик нык какшатты, аның өчен бик тә борчылабыз”, – диде безгә Мәүлидә белән Дилшат телефонның теге башында.

Гөлара Арсланова.

Фәнил Абдуллин фотолары.

Уфа-Иске Почкак-Уфа.

Дөнья малы – үгез каны, ага да бетә дигән сүз бар безнең халыкта. Шуңа да ата-аналарыбызның, туган-дусларның кадерен белеп, һәр мизгелнең кадерен белеп яшәсәк иде...

 Безнең партнерлар

   

Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
Филиал: Редакция газеты «Омет»- филиал государственного унитарного предприятия Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
450079, г. Уфа, ул. 50-летия Октября, дом 13, 9 этаж, тел. 273-94-38, 273-64-81, e-mail: omet-ufa@mail.ru
Вся информация и материалы, размещенные на сайте редакции газеты «Омет» защищены международным и российским законодательством
об авторском праве. Все сообщения газеты «Омет» предназначены для пользователей старше 12 лет.
При перепечатке или цитировании ссылка на газету «Омет» обязательна.
Дизайн сайта- Абдуллин Фаниль
>