Новая немецкая медицина. Советы от немецкая медицина. Клиника немецкой семейной медицины. Почему в израиле хорошая медицина. Главные новости медицины израиля. Медицина в израиле отзывы. Аденома простаты лечение. Быстрое народное лечение аденомы простаты. Аденома простаты и простатит. Легкий способ перестать курить. Как перестать курить уже сегодня. Как перестать хотеть курить. Уход за кожей лица. Качественный уход за кожей летом. Домашний уход за кожей. Боли на ранних сроках беременности. Быстрое лечение на ранних сроках беременности. Ощущения на ранних сроках беременности. Воспаленные гланды лечение. Чем лечить воспаленные гланды дома. Воспаленные гланды симптомы. Прыщи на лице как избавиться. Как навсегда избавиться от прыщей с лица. Прыщи на подбородке как избавиться.

 

 

Чернобыль тәмугы

Утыз елга якын вакыт узса да, ул һаман хәвеф тудыра ди бу мәхшәрнең уртасында булган Бөре районы егете Әлмир Хафизов

Илебезнең атом энергетикасы тарихы 1986 елның апреленә һәм аннан соңгы берничә сәгать эчендә дөньяны куркуга салган “Чернобыль һәлакәте” чорларына бүленә. Чернобыль атом-электр станциясендә 1986 нчы елның 26 апрелендә 1сәгать 23 минут 49 секундта булган техноген һәлакәт үзенең күләме һәм фаҗигале  нәтиҗәләре буенча дөнья тарихында иң зурысы. Миллионнарча кешеләр әлеге фаҗигагә дучар булды. 


1986 елның 26 апреленә каршы төндә реактор һәм дүртенче энергия блогы бинасын ике көчле шартлау тетрәтә. Реактордан атом ягулыгы һәм утлы графит кисәкләре күккә атыла.  Янучы материаллар һәм газ баганасы бер километрдан артык биеклеккә күтәрелә. Реакторның актив зонасы тулысынча җимерелә. Атмосферага иксез-чиксез күләмдә радиоактив матдәләр күтәрелә. Дүртенче энергия блогы эчендә һәм аның янында радиация кыры микъдары сәгатенә меңнәрчә һәм дистә меңнәрчә рентген белән үлчәнә. Шартлау дулкыны җимергән биналарны ут чолгап ала. Шартлаудан соң һәлакәтнең ни сәбәпле килеп чыгуын беркем дә объектив аңлата алмый. Тәү чиратта радиация күләмен төгәл белү таләп ителә, әмма беркемдә дә кирәкле дозиметр приборлары булмый. Дүртенче энергия блогындагы һәм аның тирә-ягындагы хәлләрнең чын асылын беркем дә белми. Нәтиҗәдә, бик күпләр үзләрен тиешле дәрәҗәдә саклый алмыйлар. 

 

Блокның ике турбогенераторының  берсендә тәҗрибә үткәрү— һәлакәтнең сәбәбе дип атала. Чернобыльдә мондый тәҗрибәләр элек тә үткәрелгән була. Аварияне тикшерүче комиссия һәм МАГАТЭга (Халыкара атом энергетикасы буенча агентлык) отчет тапшырган комиссия һәлакәт Чернобыль АЭСы персоналының станцияне эксплуатацияләү тәртибен тупас бозуы сәбәпле килеп чыккан дигән нәтиҗә ясый. Әйткәндәй, һәлакәтнең икенче версиясе дә бар. Кайбер галимнәр Чернобыль АЭСына сейсмик тәэсир булу ихтималы турында әйтәләр. Алар фикеренчә, АЭС геофизик яктан хәвефле урында урнашкан. 

Чернобыль АЭС зонасында авария нәтиҗәләрен бетерүдә 600 меңгә якын кеше катнаша. Һәлакәт нәтиҗәләре белән көрәшү өчен безнең республикадан да меңнәрчә ир-егет җибәрелә. Алар арасында бүгенге мәкаләбез герое да була. Башкортстан нәшриятында эшләп йөрүче Әлмир Әнвәр улы Хафизовны хәрби комиссариаттан, атна-ун көн эчендә чакыру көтегез дип, кулына повестка тоттырып кайтаралар. Әйтүе генә ансат: атна-ун көн, башка нинди уйлар гына килми? “Дөресен әйткәндә, яшь вакытта курку-хәтәр белмисең бит, башка шөбһәле уйлар килмәде. Мин бит армиядә дә авиация частендә хезмәт иткән идем. Хәрби комиссариат чакырган икән, иңгә янә солдат рюкзагын асып чыгып киттем. Без бармасак, кем барырга тиеш иде соң?!”—  дип гади итеп җавап бирде ул соравыма. 

 Уфа җыелма пунктыннан башка 100 кеше белән бергә китә Әлмир абзый. Булачак ликвидаторларны Ырынбур өлкәсенең Тоцк каласы янында хәрби лагерьга китереп урнаштыралар. Анде бер ай буена химик саклану буенча хәрби күнекмәләр алгач, Киевка озаталар. Вакыты шундый була, Киевтан шунда ук хәрби машиналарга утыртып, Чернобыльгә таба алып китәләр. Чернобыльгә керә башлагач, машиналар тизлекләрен арттыралар. “Кинәт чигәләр кыса башлады. Бер-беребезгә карасак, исләр китте—барыбызның да чәчләр үрә торып баскан. Тирә-якны карап барабыз: яшел наратлар сап-сары булган, радиация суккан. Водительләр радиация үткәрми торган кургаш киемнәрдә, ә без солдат формасында идек”,—дип хәтерли ул авыр көннәрне Әлмир Әнвәр улы. 

Урынга барып җиткәч, солдатларның мәгълүматларына карап, кайсын кайда эшкә тәгаенлиләр. Махсус киемнәр бирәләр. Шулай итеп Әлмир абзый һәм аның иптәшләре күзгә күренмәс дошман белән көрәшә башлый. Анда берәр метр тирәнлектә агуланган җирне алып “каберлеккә” төяп җибәрәләр. Агулы җирне кран машинага төйи. Үз ходы белән “каберлеккә” төшүче техникалар да була. Кургаш киемле водительләрнең күзләре турысында гына пыяла тәрәзә. 

Чернобыльдә өч ай эшләү дәверендә Әлмир абыйга төрле эшләр башкарырга туры килә. Урын-җир кирәк-яраклары да биреп тора, блок стеналарын сыекчалар белән юуда да, грунтлау эшләрендә дә катнаша.  

...Ликвидаторларның батырлыгы һәм каһарманлыгы нәтиҗәсендә Чернобыль АЭСының дүртенче энергия блогы тирәли саркофаг-каберлек стеналары үсеп чыга. Анда авария реакторы күмелә. “Укрытие” дип аталган объект үзенең кургаш-тимербетон куенында бүген 200 тоннадан артык атом-төш ягулыгын саклый. Әлеге конструкция уникаль дип аталса да, ул ашыгыч төзелеп, читтән торып монтажлау, плитәләрен роботлар һәм вертолетлар ярдәмендә беркетү сәбәпле, ярыклар, тишек-тошыклар кала. Мәгълүматлар буенча, бүген ул ярыкларның гомум мәйданы 200 квадрат метрдан артып китә. Алардан радиоактив аэрозольләр чыгуы дәвам итә.  “Каберлек” буенча тикшеренү эшләре 1992 елда туктатыла. Ул Курчатов исемендәге атом энергетикасы институты белгечләре белән берлектә алып барылган була. Урындагы фәнгә Украина бюджетыннан акча чыганаклары килми башлагач, 1994 елда эш бөтенләйгә туктатыла. Радиация ягулыгы калдыклары радиоактив су белән кушылуы дәвам итә, миграция процесслары бара, баетылган уран барлыкка килә. Ул критик авырлыктан артып китсә, реакторны һәм “Каберлекне” җимереп тагын шартлавы һәм һавага яңа радиация чыгаруга китерүе мөмкин.

....Ә ул афәтле 1986нчы елда, тумышы белән  Бөре районы Мансур авылы егете Әлмирнең ил кушуы буенча шушы Чернобыль реакторын үз күзләре белән күреп, сәламәтлеген куркыныч астына куеп эшләячәге мәңге башына килмәгәндер. Ул зур илебезнең төрле милләт егетләре белән иңгә-иң терәп фаҗигане бетерүдә ал-ял белми эшли. “Безнең  белән бергә Урта Азия һәм Кавказ егетләре күп эшләде. Союздаш булган республикалардан ник бер белорус, латыш яки эстон булсын?! Һәрхәлдә, һәлакәт нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан ул милләт вәкилләренең берсе белән дә танышырга туры килмәде миңа”,—ди якташыбыз. Ярый бигайбә, кем әйтмешли, боларын тарихка калдырыйк.

...Бүген: “Ликвидатор буларак, ул чакта сезгә йөзәр грамм хәмер салганнардыр? Аракы радиацияне куа бит”,— дип әйтеп, күңелен яралаучылар бар Әлмир абзыйның. “Ник шундый уйдырмалар тудыралар икән”,—ди ул әрнеп. Һич дөрес түгел бу фикер. Беренчедән, алар армия тәртибе буенча яшиләр. “Анда меңнәрчә ликвидаторлар эшләде, беркем эчеп йөрмәде, югыйсә, шулкадәр бәлане җиңеп булыр идеме соң?!”—дип сорауга сорау белән җавап бирә ул.

Әйе, Чернобыль фаҗигасе бәяләп беткесез бәла-каза китерә.  Радиация элеккеге СССРның  7млн.га якын кеше яшәгән 150мең кв.км. җирен каплап ала. Чернобыль казасыннан Русиянең 3 миллионлап кеше яшәгән 17 өлкәсе каза күрә. Чернобыль тирәли 30 километрлык тыю зонасы билгеләнгән, (Әлмир абзыйлар да Чернобыльдән 30 километр читтә палаткаларда яши) анда беркемгә яшәргә рөхсәт ителми. 400 мең кеше зарарланган районнардан чыгарылган. Галимнәр белдерүенчә, радионуклидлар белән зарарланган территория 300—400 елдан соң да яшәргә яраксыз булачак әле. 

Ул чакта зарарланган территориядә эшләүчеләргә күпме нурланыш алуын тикшерүче прибор—дозиметрлар— бирелә, әлбәттә. “Дозиметр минем итектә иде,—дип хәтерли ул.—Артык нурланыш алынмасын өчен гел карап-тикшереп торалар. Соңыннан аны штабка тапшыралар. Билгеләнгән микъдар җыелгач кына туган якка кайтырга рөхсәт итәләр. Нурланыш микъдарын тизрәк җыеп өйгә кайтып китү өчен, кайберәүләр  реактор түбәсенә менеп, көрәк белән графит ыргытырга да риза. Моның өчен нибары 45 секунд вакыт бирелә. Нибары 45 секунд... Кемдер менеп өлгерә, кемдер юк... Алай да, тиешле нурланышны җыйсаң да, алмаш килмичә кайтып китәм димә дә. Әлмир абзый да өч ай эшләгәннән соң, үзенә алмаш килүен ике атна көтә әле. Сентябрьдә йортыннан чыгып киткән Әлмир Әнвәр улы Яңа ел мәлләрендә аны сагынып көткән хәләл җефете Рита Гыйльмулла кызы, туган-тумачалары белән тазалыкта-исәнлектә күрешү бәхетенә ирешә.

... Ликвидаторлар дип аталган ул кешеләрнең бүген күпчелеге: конструкторлар һәм солдатлар, табиблар һәм янгын сүндерүчеләр, физиклар һәм вертолетчылар арабызда юклар инде. Алар үз гомерләрен куркыныч астына куеп, башкаларны коткарды. Безнең Башкортстанда да ликвидаторлар саны елдан-ел кими. Бүген, рәсми мәгълүматлар буенча, ике меңгә якын ликвидатор яши. Соңгы бер-ике елда гына аларның 60лабы дөньядан китте. Ә исән булганнарының кайберләре, кызганычка каршы, һаман булса тормышларын яхшыртуга мохтаҗ: кемдер фатир көтеп изалана, кемгәдер кыйммәтле дарулар кирәк, кемдер шифаханәгә юллама алу чиратын җиткерә алмый... 

Әлмир Әнвәр улы әйткәнчә, элек зур булмаса да, искә төшереп бәйрәмнәрдә бүләкләрен тапшырып торганнар. Быел исә икътисад кризисы тетрәтә дип, алдан ук акча юк дип әйтеп куйганнар. Ил чакырганда гомерләрен куркыныч астына куеп, бәяләп бетергесез хезмәт салучыларның мондый битарафлык күңелләрен китә. Еллар арты еллар үтеп, авырлыклар төссезләнә, батырлыкның кыйммәте җуела барган вакытта яшибез – шунысы кызганыч. Ил кыю улларын онытмаска тиеш тә соң... 

– Ә менә Кавказда Чернобыль һәлакәтен бетерүдә катнашучыларга инвалидлык бирелгән. Аларның пенсияләре дә күләмлерәк, ташламалары да бар. Безгә дә шундый ярдәм булса, зур булмаган пенсиябезгә яхшы өстәмә булыр иде. Ә бит чагыштырып караганда, тыныч тормышта эшләп медаль алучыларга властьлар ташламалар булдырган,— ди авариядән соң 24 ел үткәч  “Батырлык” орденына лаек булган, өч медаль иясе Әлмир Әнвәр улы. 

...Экспертлар исәпләвенчә, Чернобыль авариясе беренче ун елда  илгә 200 млрд. доллар күләмендә зыян сала. Бу безнең Чернобыль өчен түләгән бәябез... 

Резеда Кадикова.

Һәлакәт урынына иң беренчеләрдән булып янгын подразделениеләре килеп җитә. Аларның батырлыклары һәм каһарманлыклары нәтиҗәсендә атом станциясенең дүртенче энергия блогында янгын сүндерелә. Станция персоналы һәм янгынчылар зарарланмаган өч блокны саклап калу өчен кулларыннан килгән бөтен эшне башкаралар. Кискен нурланышка дучар булу нәтиҗәсендә В.П.Правик, В. Н.Кибенок, В.И. Тшиура, Н.И. Тытенок, Н. В. Ващук, В. И. Игнатенко һәлак була. Каза күрүчеләр арасында медицина хезмәткәрләре дә бар. Нәкъ менә алар шартлауның тәүге минутларында килеп каза күргән янгынчыларны, физикларны, кыскасы, станциядәге кешеләрне ут эченнән алып чыгарга булышалар.

 Безнең партнерлар

   

Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
Филиал: Редакция газеты «Омет»- филиал государственного унитарного предприятия Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
450079, г. Уфа, ул. 50-летия Октября, дом 13, 9 этаж, тел. 273-94-38, 273-64-81, e-mail: omet-ufa@mail.ru
Вся информация и материалы, размещенные на сайте редакции газеты «Омет» защищены международным и российским законодательством
об авторском праве. Все сообщения газеты «Омет» предназначены для пользователей старше 12 лет.
При перепечатке или цитировании ссылка на газету «Омет» обязательна.
Дизайн сайта- Абдуллин Фаниль
>