Авырлыклар чыныктырды гына....

Күкрәп үскән яшел болын печәнен уңган чалгычы покоска салган кебек, миллионлаган гомерләрне әҗәл чалгысы кыйраткан, тарихка ачлык елы дип кереп калган егерме беренче елның башларында туган кыз ул Гафия. Югары Карыш авылында гомер кичергән Фәрхиниса һәм Шәймөхәммәт Бакировларның 25 (!) баласыннан исән-сау үсеп буй  җиткергән нибары бишесенең берсе инде.

Ата-ана үзләре надан булгач, әлеге теремек, үткер һәм башлы күренгән, мәктәптә яхшы укыган  акыллы Гафияне зур укытасылары килә. «Укы, балам, тырыш. Укыган кешенең генә көне көн», – дип, кыз күңеленә дәрт салып үстерәләр. Бар эшкә дә кулы ятыш аның, кушылган эшне җиткереп төгәл үти шуңа күрә, укытучылары да аңа ышаныч белдереп, киләчәктә укытучы булуына өмет уяталар, урта белем алырга өндиләр.

 

Ул дәвердә балалар күп була. Һәр гаиләдә бер дистә диярлек. Гафия дә 16 сабакташы белән бергәләшеп Иске Балтач урта мәктәбенең 8 сыйныфына укырга килә. Уку  җиңел түгел, әмма тырышсаң була. Гафия укый-укый дәресләрне ятлап ук бетерә.

1939 ел. Дөнья тыныч түгел, сугыш җилләре исә. Фин сугышы куба. Ир-егетләрне фронтка ала башлыйлар. Иң беренче белемле укытучыларны яу яланына озаталар. Алар урынына мәктәпкә 9 сыйныф беткән 16 яшьлек сылулар баса. Гафияне дә дус кызы Хәмдүнә Нуриева белән Көмьязы башлангыч  мәктәбенә 2 сыйныф укытырга тәгаенлиләр. Мәгариф ветераны бу көнне бик яхшы хәтерли. 

– Сыйныф зур – 43 укучы! Үзем берни белмим, куркам. Калтырый ук башладым. Белгәнем дә баштан очып чыгып бетте инде. Шунда үземне чак кулга алып укытучыларыма охшарга тырышып чак дәресемне үткәрдем. Эшли башлагач аңлыйсың икән: белем җитми. 9 сыйныф белән генә кая барасың?! Укуны дәвам итәсем килеп, икенче елны Бөре педагогия техникумы студенты булу бәхетенә ирештем. 

 Хәерчегә җил каршы, дигән сүзләр дөрес. Инде морадыма ирешәм генә дигәндә, туган җиребезгә Гитлер явыз басып керде. Уку кайгылары калмады. Район җитәкчелеге студентларны кайтарып, яуга киткән ир-егетләр урынына янә укытырга куйды. Язмышлар борылыш алгач, нихәл итәсең, түзәсең!

...Гафияне  Тутагач мәктәбенә эшкә тәгаенлиләр. Башлангыч мәктәп. Сыйныфларда балалар күп. Барлыгы – 200! Укыту белән беррәттән мөдир дилбегәсен дә тартырга туры килә яшь кызга. Алай гынамы соң әле, өлкән пионервожатый, агитатор, политинформатордан тыш колхозның ревизия комиссиясе секретаре эше дә йөкләнә. Гафия һәм аның чордашлары корычтан коелган диярсең, барына да түзә, барын да эшли, тик сугыш җиңү белән тукталсын гына! Кич утырып солдатларга бияләй-перчатка бәйләү, тәмәке янчыгы тегү, бәрәңге киптерү, посылка әзерләп җибәрү, басу-кыр эшләрендә катнашу, балалар белән чүп утау, башак җыю, печән күбәләү, фермада сарык йоны кырыкканда йон үлчәп тору, фронт өчен кием-салым, азык-төлек җыюда, шулай ук салым планы үтәү эшендә башлап йөрү һәм башка санап бетмәслек мәшәкатьләр эчендә кайный укытучы кыз.

– 1941­–42 елның кышы каты суык килде. Ашарга-киенергә юк. Укучы балалар бигрәк ябык, хәлсез. Сары сагыш тулы зур күзләр генә ялтырый. Ачлык. Чир күп. Кешеләр егылып үләләр. Дәрестә бер укучым һуштан язып ауды. Кулыма күтәреп алдым, кош кебек җиңел. Өйләренә илтергә булдым. Бала юлда кочагымда җан бирде! Шулчаклы авыр булды, сүзләр белән генә аңлатырлык түгел. Кәфенлек турында сүз дә юк, өстемдәге күлмәгемне салып  бирдем. Шуңа төреп җир куенына салдылар. Укырга – китап, язарга – дәфтәр, язу карасы, ручкалар юк. Класска бер китап, ул миндә. Тактага язып күчертәм, – дип әрнеп сөйли Гафия Шәймөхәммәт кызы.

Тормышлар искиткеч авыр, эшләр җаваплы булса да, яшьлек яшьлек инде. Сугыштан контузия алып кайткан яшь солдат Лотфирахман Сөләйманов белән таныша Гафия. Мәхәббәтнең илдә барган канлы сугышта эше юк шул. Ул яшьләр йөрәгендә бөреләнә һәм чәчәк ата. Алар өйләнешәләр. Бу 1943 ел була. Авылдашлары яугирне колхоз рәисе итеп сайлыйлар. Чөнки, ул бердәнбер укымышлы егет! Яралы 1 группа инвалид  егеткә рәислек җиңел түгел. Ярый әле Гафиясе һәр эшенә булыша. Терәк булгач, парлап тарткач, йөк җиңелрәк кузгала шул.

– Коточкыч елларда авыл халкы җанын  кызганмый тырышты. Фронтны тәэмин итте. Үзе көннәр буе авызына бер кабым  икмәк  капмый, кычыткан суы чөмереп колхоз эшендә үлсә-үлде, әмма җиңү таңы атар, тормыш яхшырыр дип өметләнеп яшәде. Ул чактагы авыл халкының һәрберсенә граниттан гына түгел, алмаздан һәйкәл куяр идем, – дип, өзгәләнә күз яшьләре аша ветеран.

Тормыш иптәше белән 25 ел парлы яшәп кала Гафия Шәймөхәммәт кызы. Яшьли алып китә Лотфирахманны сугыш яралары. Өч бала кочаклап ятим кала ана. Ул эшен һәм укучыларны яратып эшли. Ата-аналар да, мәктәп коллективы да Сөләйманованы хөрмәт итә. Намуслы, таләпчән, изге күңелле укытучы апа – авыл күрке.

Хаклы ялга туктагач та  Гафия Шәймөхәммәт кызы кул кушырып утырмый. Язгы-көзге кыр эшләре чорында, печән өстендә пешекче булып көч сала. Ризыкны тәмле-туклыклы итеп әзерләргә тырыша ул.

– 1941-42 елның кышы каты суык килде. Ашарга-киенергә юк. Укучы балалар бигрәк ябык, хәлсез. Сары сагыш тулы зур күзләр генә ялтырый. Ачлык. Чир күп. Кешеләр егылып үләләр. Дәрестә бер укучым һуштан язып ауды. Кулыма күтәреп алдым, кош кебек җиңел. Өйләренә илтергә булдым. Бала юлда кочагымда җан бирде! Шулчаклы авыр булды, сүзләр белән генә аңлатырлык түгел. Кәфенлек турында сүз дә юк, өстемдәге күлмәгемне салып  бирдем. Шуңа төреп җир куенына салдылар. Укырга – китап, язарга – дәфтәр, язу карасы, ручкалар юк. Класска бер китап, ул миндә. Тактага язып күчертәм, – дип әрнеп сөйли Гафия Шәймөхәммәт кызы.

...Авыл  өсләренә иман нуры тарала башлагач, Гафия апа да үзлегеннән дин сабакларын өйрәнә, намазга баса. Авылдашларына дини йолалар үтәүдә ярдәмләшә. Дин бары тик яхшыга өнди, әдәпле-әхлаклы булырга өйрәтә, ди ул. Ике кызын да үз артыннан иярткән, Зөһрә дә, Венария дә, килене Флүзә дә дин юлыннан өметле атлый.

Быел тормыш терәге Лотфирахманын югалтуына 50 ел тулды. Ялгыз канат кагулары җиңел түгел, бигрәк тә олыгайган көндә. Хөкүмәтебез сугыш ветераннарының тол калган хәләл җефетләрен кайгыртып, торак сертификаты бирә башлагач, Гафия әбинең балалары да документ әзерләп тапшыра. 2013 елда алар ананы Иске Балтачтан йорт  алып,  шунда яшәргә күчерә.

Җиде медаль иясе, хезмәт һәм тыл ветераны Гафия Шәймөхәммәт кызының күңеле рәхмәт хисе белән тулы. Барлык шартлары булган өйдә яши бүген. “Шунысы кыен, тазалык мактанырлык түгел, күзләр биреште, яшь олы бит. Элек эшләгән чаклар сагындыра. Оҗмах бит яшәве хәзер. Кадерен белергә генә кирәк”,  – ди күпне кичергән ил анасы.

Балалары әниләрен берәр айлап чиратлашып карыйлар икән. Мин барганда Уфада яшәүче олы кызы Зөһрә апа (74 яшь) иде. Ул Ижау шәһәрендәге Венария (65 яшь) сеңелен алыштырган икән. Яңа елга Екатеринбургтан Финур (70 яшь) иптәше Флүзә белән парлап кайтачак. “Анасы нинди – баласы шундый” дигән әйтем нәкъ бу урынга тап килә. Соклангыч әдәпле, акыллы эшсөярләр тәрбияләп үстергән Гафия әби! Татлы җимешләре – яшәвеңнең мәгънәсе, тыныч һәм бәхетле   картлыгы да! Бәхет бер килсә килә инде ул, дигәндәй, әби яңа күршеләреннән дә бик уңган. Нәфисә       һәм Әлфия апалар, Мөсәллия әби, Наил белән Зөлфияләргә рәхмәт укып туя алмый. Хәлемне белеп, кирәктә ярдәм итеп, ах итеп  торалар дип куана ул. “Ике киявемә дә рәхмәттән башка сүзем юк. Алар тәүфыйклы булмаса, кызларым мине айлап карап ята алмаслар иде. Биш оныгым һәм җиде туруным белән дә горурланам. Барысы да зур укып, вазифалы урын билиләр”.

– Бар теләгем шул: берүк сугышлар чыкмасын, без күргәнне башкача беркем күрмәсен. Бүгенге бик рәхәт тормыш кешеләрне бозмасын, җан тынычлыгында гомер итсен иде барысы да, – ди йөзъяшәр һәм ихлас елмаеп өстәп куя, – үзем картмын инде, һич кайгырмыйм. Ә менә балаларым олыгая дип пошынам.

 

Фируза Сираева.

Балтач районы, 

Иске Балтач авылы.

 

 Безнең партнерлар

   

Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
Филиал: Редакция газеты «Омет»- филиал государственного унитарного предприятия Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
450079, г. Уфа, ул. 50-летия Октября, дом 13, 9 этаж, тел. 273-94-38, 273-64-81, e-mail: omet-ufa@mail.ru
Вся информация и материалы, размещенные на сайте редакции газеты «Омет» защищены международным и российским законодательством
об авторском праве. Все сообщения газеты «Омет» предназначены для пользователей старше 12 лет.
При перепечатке или цитировании ссылка на газету «Омет» обязательна.
Дизайн сайта- Абдуллин Фаниль
>