Новая немецкая медицина. Советы от немецкая медицина. Клиника немецкой семейной медицины. Почему в израиле хорошая медицина. Главные новости медицины израиля. Медицина в израиле отзывы. Аденома простаты лечение. Быстрое народное лечение аденомы простаты. Аденома простаты и простатит. Легкий способ перестать курить. Как перестать курить уже сегодня. Как перестать хотеть курить. Уход за кожей лица. Качественный уход за кожей летом. Домашний уход за кожей. Боли на ранних сроках беременности. Быстрое лечение на ранних сроках беременности. Ощущения на ранних сроках беременности. Воспаленные гланды лечение. Чем лечить воспаленные гланды дома. Воспаленные гланды симптомы. Прыщи на лице как избавиться. Как навсегда избавиться от прыщей с лица. Прыщи на подбородке как избавиться.

 

 

Булмый терсәкне тешләп

(Булган хәл)

Без Әнисә белән сабакташ. Мин күрше авылдан, 8-9 сыйныфны алар авылы мәктәбендә тәмамладым. Ул чакта авылдан килгәннәр интернатта яши иде. Әнисә сыйныфның комсоргы. Бик җитди, таләпчән. Үзе бик яхшы укый. Укытучылар да: «Әнә, Әнисәдән үрнәк алыгыз. Аңарга иярергә тырышыгыз. Ул башлы кыз!»– дия торганнар иде. Кыз миңа гына түгел, хәтта 10 сыйныф егетләренә дә бик ошый. Күзләре гел Әнисәне күзәтә кебек тоела иде миңа. Ошамаслык та түгел шул, мәктәптә бөдрә чәчле, яңа туган сарык бәрәне кебек бөтеркәч саргылт чәчле, ап-ак йөзле, зур яшькелт күзле берәү генә иде... Аны яратып  сабакташлар «безнең бөтеркәч» дип кенә җибәрәләр иде әле. Мин дә төс-башка төшеп калганнардан түгел, өстәвенә баянда уйнаштырам, вальста биетә беләм. Әмма һич тә кыюлыгым юк шул, оялам, кызарам Әнисәгә карасам.  Ә ул, әллә юри, әллә чынлап, башта май кояшы кебек елмая да, аннан күп итеп комсомол поручениеләре бирә, үтәп кенә өлгер. Шушы бетмәс-төкәнмәс җәмәгать-мәктәп материаллары безне башта дуслаштырды, ә аннан гыйшык утында яндырыпмы-яндырды. Әйтерең бармы, бу янулар гомер буе мине «пешереп» килде…

 

Әнисә белән техникумда да бергә укыдык. Укуымны бүлдереп, солдат шинеле киеп хезмәт итә башлагач та сөю-сагыну хатлары араларны тагы да якынайтып, беребез өчен икенчебез туган икәнен ныграк төшендерде. Әнисә мине солдаттан көтеп алды, бу вакытта инде ул хезмәт юлын башлап өлгергән иде. Ә миңа укуны дәвам итәргә кирәк. Кулыма диплом алу белән Әнисә яшәгән шәһәргә юллама буенча эшкә киттем.

Без инде мәхәббәтебезнең ныклыгын сынап өлгердек һәм яратышып, мәңге бергә булырбыз дип  антлар итеп өйләнештек. Бик матур, әйтергә кирәк, хәтта артыгы белән матур яшәдек. Тулай торактан малосемейка да биреп, сөенечебезне икеләтә арттырдылар.

Әллә күз тию дигән нәрсә хак булды, әллә үтә кызыл тиз уңа дигән әйтем туры килде, һичкемгә начарлык эшләми, үзебезчә саф шатлыкка чорналып гомер иткән мәлдә гаиләне кинәт яшен уты сукты диярсең. Барысы да бер минутта җимерелеп төште.

Курсташ егет, соңыннан беленүенчә, кайчандыр Әнисәгә гашыйк булып, эчтән генә яратып йөргән. Безнең әйбәт яшәвебез аңа үч алу оеткысы салган икән шул. Ул  пычрак ниятен тормышка ашырып куйды. Имеш, Әнисәң  хыянәт итә! Битен дә юмаган көе, йөземә – күземә карап әйтте дә эше бетте!

Ә мин, юләр баш, ашыгулык белән тимерне кызуында суктым. Фатирга кайтып бар кием-салымны җыеп,  вещьмешокка тутырдым да, «Сине гафу итә алмыйм, көтмә мине» дигән язу кисәген өстәл  өстендә калдырып, чыгып киттем…

Ерак туганнарым яшәгән шәһәргә урнаштым. “Әнисә белән сөйләшеп-аңлашап карарга кирәк сиңа. Бәлки, этлек эшләгәндер ул курсташың. Бар кайт, килешегез. Алай бер тарту белән генә бар җепләрне өзү дөрес түгел» ,– дип күпме ялынсалар да тыңламадым. Үз кирелегем, холыксызлыгым җиңде. Бу сыйфатымны бүген килеп аңгыралык– юньсезлек дип исәплим. Үкенәм, ләкин терсәкне тешләп булмый шул…

Яктырткан да, җылыткан да, яшәүгә көч биргән кояшым – Әнисәм хәзер юк инде,  кемгә өйләнсәм дә ярар дип, беренче очраган кызга кул бирдем. Юк, яратып түгел, ярата алмаячагымны белә торып, бары тик юлдан язмас өчен, гаилә булсын дип өйләндем инде. Хатыным сабыр кеше. Салкынлыгымны тойса да дәшмәде. Яраларын вакыт дәвалар дип уйлагандыр, мөгаен. Ә яралар еллар узган саен зурая гына торды, әрнеде, сызлады. Эзләде күңелем, көтте Әнисәне. Ә мин туң түмәр, утырган ботагымны чабып төшердем. Чабып, үтмәс балтам белән…

Еллар үз дигәнен итә, аккан судай ага гына. Синең кайгың юк аңарда. Бер-бер артлы ике малайга гомер бирдек. Хатыным акыллы, юкка-барга чәбәләнеп бармый. Түзем генә яши бирә. Мине ярата да әле. Ә мин аңа җан җылысы бирә алмыйм, күпме генә тырышсам да.

Ел саен отпускага туган якка кайтып тордык. Әмма Әнисәнең әти-әнисе, туганнары янына барырга  тәкәбберлегем аяк чалып торды. Ә шулай да авылдашларым, сабакташларыбыз аша сөйгәнемнең язмышы белән кызыксындым.

Әнисәм кинәт кенә бернинди аңлашусыз юкка чыгуымны бик авыр кичергән. Мине дөнья бетереп эзләгән.  Нәрсә булган, кем котырткан, нигә икәненә төшенә алмый, Себергә чыгып киткән. Нефтьчеләр оешмасына эшкә урнашкан. Геолог, украин егете белән тормыш корган, ике ул үстергәннәр.    Беренче мәхәббәт, беренче яшьлек яры бер генә була бит. Әнисәм дә ирен ярата алмагандыр, бары  ияләшеп кенә яшәгәндер дип уйлыйм. Минем кебек…

Коточкыч эссе килгән 2010 нчы елның җәе  тарихка иң кайнар ел булып кереп калды. Ул җәй ике гаилә өчен дә иң аяусыз, фаҗигале югалту алып килде. Әнисәнең ире георазведкадан кайтмый, сазлык аны үз эченә тартып ала. Иптәшләре коткара алмыйлар. Нәкъ шул көнне монда минем кече улым су кергәндә батып үлә. Коткаручылар да, «Ашыгыч ярдәм» дә ярдәм итәргә өлгерә алмыйлар. Язмыш усал шаяручан шул. Кайгы бит парлап килә, берәмләп китә диләр. Әтисе артыннан озак та тормый, зур улының рульдә барганда йөрәге тотып һәлак була. Әнисәм кан-яшь, ачы югалту газаплары кичерә.

Бер гыйбарә ишеткән идем. Әгәр дә бер-берсен өзелеп сөйгән ярлар, ниндидер сәбәп белән аерылышалар икән, аларның фәрештәләре гомер буе бер-берсенә талпына икән дә, очрашу көтә икән. Әллә шушы сиземләү, әллә Ходай кушуы туры килде инде. Ике гаилә дә югалтудан соң яшәгән җирләрендә кала алмый, икесе дә, тормыш корган, саф күңелдән ант биргән тәүге гаилә сукмагына – шәһәренә әйләнеп кайтты. Без дә, Әнисәм дә фатирлар сатып алдык. Ә Әнисә туган авылыннан искерәк кенә  өй сатып алып евроремонт үткәреп җәен авылда, кышын шәһәрдә яши икән. Кече улы Мәскәүдә студент. Ни гаҗәп, бер шәһәрдә яшәсәк тә, без очрашып күрешә алмадык. Ә мин очрашудан курка идем. Гаебем зур, беләм, әмма аны танырга булдыра алмыйм шул. Гомерем ут эчендә узып, Әнисәмә әйтер сүзләрем бер учка җыелса да юк инде, булмый. Юньсез, пешмәгән авыз.

Ә шулай да ачы кайгы Әнисә белән очраштырды, шәт. Быелгы каты суык гыйнвар ае. Олы улым чирләшкә булды, асматик. Ул аптекага кереп дару алган һәм чыгу белән тротуарга егылган. Приступ!

Әнисәм янәшә бинадагы «Сбербанк»ка кергән, кредит түләгән. Чыккан. Кулында машина ачкычы. Машина ишеген ачканда йөрәге тотып чайкалып китә һәм карга  ава… Кешеләр «Ашыгыч ярдәм» чакырта, ә ул ике җансыз гәүдәне берьюлы алып китә.

Нәрсә бу?  Саф мәхәббәтебезнең кадерен белмәгән тәкәбберлегем өчен язмыш сынавымы? Икебез ике җирдә бәхетсез булганыбыз гына җитмичә, Ходай җибәргән җәзамы яралы җаныма, нәрсә бу? Шулчаклы туры килү була микәнни? Акылдан язып барыр чиккә җиткән, ташка әйләнгән баш эчендәге мидә мең төрле сорау. Ә җавап бары бер шикелле. Сиңа шул кирәк!?

… Морг. Как өстәлдә янәшә ике кадерле кешем ята. Мин үз-үземне белештерми, «Әнис-ә-ә!?» дип җан авазы белән бар көчемә кычкырып җибәрдем дә аның гәүдәсе өстенә ташланып кочаклап алдым. «Гафу ит мине, сөеклем! Мин генә гаепле болай булуыбызга, гафу ит, зинһар, рәнҗеп китмә!» – дип үкседем. Туганнарым да, Әнисәнең якыннары да авыз ачып шаккатты. Алар ничек җитсә, шулай  мине Әнисәнең җансыз гәүдәсеннән аерып алып, үгетләп, һушка китерде. Бу йөрәк өзгеч күренешне медицина хезмәткәрләре дә күзәткән һәм минем өчен куркып та куйган. Акылына зыян килмәгәе…

Улымны җирләп бетерү белән үк, Әнисәмне соңгы юлга озатырга, каберенә туфрак салырга дип ашыктым. Әмма, кызганыч, өлгерә алмадым, үз кулларым белән кабергә төшерә алмадым шул. Ул минутларда башымда бер мәгънәсез уй чуала иде, кабергә төшәм дә Әнисә белән янәшә ятам…. Үләм.

Әйтеп кенә аңлатырлык түгел. Бик авыр миңа. Кичә җидесен уздырдык, башта улымныкын, аннан авылда сөеклемнекен…

Ачы кайгыларга  бирешми хатыным түзә әле. Чи тирегә ут капмый. Якты дөньяда без икәү генә калдык. Хатыным һәм мин. Йөрәкләр генә күпмегә түзәр…

Юньсез горурлыгым өчен үкенәм, тик булмый терсәкне тешләп. Ә язмыш җәзасын кабул итә алмасаң да, ризалык бирмәсәң дә, иртәме-соңмы барыбер чабудан тарта икән…

Бәхетсез ир-ат сөйләгәннәрне таң калып язып алды 

Коточкыч эссе килгән 2010 нчы елның җәе  тарихкка иң кайнар ел булып кереп калды. Ул җәй ике гаилә өчен дә иң аяусыз, фаҗигале югалту алып килде. 

Фируза СИРАЕВА.

Иске Балтач.

(Вакыйга Нефтекамада барды).                                                                                                            

 

 Безнең партнерлар

   

Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
Филиал: Редакция газеты «Омет»- филиал государственного унитарного предприятия Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
450079, г. Уфа, ул. 50-летия Октября, дом 13, 9 этаж, тел. 273-94-38, 273-64-81, e-mail: omet-ufa@mail.ru
Вся информация и материалы, размещенные на сайте редакции газеты «Омет» защищены международным и российским законодательством
об авторском праве. Все сообщения газеты «Омет» предназначены для пользователей старше 12 лет.
При перепечатке или цитировании ссылка на газету «Омет» обязательна.
Дизайн сайта- Абдуллин Фаниль
>