Новая немецкая медицина. Советы от немецкая медицина. Клиника немецкой семейной медицины. Почему в израиле хорошая медицина. Главные новости медицины израиля. Медицина в израиле отзывы. Аденома простаты лечение. Быстрое народное лечение аденомы простаты. Аденома простаты и простатит. Легкий способ перестать курить. Как перестать курить уже сегодня. Как перестать хотеть курить. Уход за кожей лица. Качественный уход за кожей летом. Домашний уход за кожей. Боли на ранних сроках беременности. Быстрое лечение на ранних сроках беременности. Ощущения на ранних сроках беременности. Воспаленные гланды лечение. Чем лечить воспаленные гланды дома. Воспаленные гланды симптомы. Прыщи на лице как избавиться. Как навсегда избавиться от прыщей с лица. Прыщи на подбородке как избавиться.

 

 

Сыгылсак та сынмадык

Адәм баласы авырлыкларга түзә, рәхәткә чыдый алмый, диләр апалы-сеңелле Әүсәнә һәм Мөнирә Сакаевалар.

Тормыш ямен, яшәү тәмен без өлкәннәр аша ачыграк тоябыз. Аларның акылы, тормыш тәҗрибәсе безгә гомер сукмагында абынмаска, Ходайның биргәненә шөкер итеп яшәргә өйрәтә, бар яхшылыкның тырыш хезмәт аша килүен аңларга ярдәм итә.

 

   Килен булып төшкән көннән якын иттем иптәшемнең ак яулыклы, нурлы йөзле, һәрчак ярдәмгә килергә әзер булган түтәләре Әүсәнә һәм Мөнирә апа Сакаеваларны. Алар минем кадерле кешеләремә, тормышта киңәшче-ләремә әверелде: шатлыкларымны да, хәсрәтләремне дә алар белән бүлештем, биргән киңәшләре яшь гаиләбез өчен бәяләп беткесез кыйммәтләр булды.

Апаларның язмышы җиңелдән язылмаган: Чакмагыш районы Аблай авылында Әүсәнә апа – 1932, Мөнирә апа 1935 елда дөньяга килгәннәр. 40нчы елда әтиләре Ибраһим, колхоз белән килешү төзеп, берничә авылдаш гаилә белән “Сталин төзелешенә” – Свердловск шәһәренә юл ала. 

– Миңа ул чакта 5 яшь иде, ләкин әтинең ат белән ком ташуын, әнинең төзелештә кирпеч өюен хәтерлим, – дип искә төшерә бүген Мөнирә апа. – Безгә баракта иркен бүлмә бирделәр, шунда күп балалар белән уйнап йөргәнне хәтерлим. 

Аблайлылар, ниһаять, туган авыл-ларын сагынуларын баса төшеп шәһәргә, эшкә күнегеп кенә барган вакытта Бөек Ватан сугышы башлана. Авылдашлар, тиешле хезмәт хакларын ала алмый, товар вагоннарына төялешеп, авылга кайтырга мәҗбүр була. 17-18 яшьлек егетләрне исә турыга яу яланына озаталар.

–Авылга 41нең сентябрендә кул төенчекләре белән кайтып төштек, ярый әле йортыбыз имин торган, – дип хатирәләргә бирелә Әүсәнә апа. – Зур дәдәбез сыерыбызны асраган, бакчасыннан җыйган бәрәңгесе белән бүлеште. Ләкин яшәп китәргә акча да кирәк бит: инәй зур сыерыбызны мең бәлаләр белән Уфага илтеп сатып кайтты, аннан авылда икенче сыер сатып алдык, бераз ашарлык та акча калды. 

Ул көннәрдә авылдан көн саен диярлек ир-егетләрне яуга алалар, Ибраһим Сакаевны вакытлыча бронь биреп, фронт өчен тире иләргә калдыралар. Ләкин ноябрь ахырында аны да алалар, тире иләү эшен ул киткәч әниләре Фатима язга кадәр дәвам итә әле.

Ибраһим абзыйны башта берничә авылдашы белән Туймазыга хәрби өйрәнүләргә җибәрәләр. Хатын-нары, аркаларына капчыклап со-хари асып, хәлләрен белергә бара.

– Солдатлар ат өстендә дә, ат астыннан үтеп тә чабалар, куркып карап тордык, дип сөйли иде әнкәй, – дип хәтергә төшерә Мөнирә апа. – Ул әнә шул баруында 3 көн торып, безгә энекәш алып кайтты да инде. Әткәй соңгы хатында: “Әгәр кыз тапсаң – Зәйнәп, малай тапсаң Таһир дип кушарсың. Командирыбыз Таһир исемле бик яхшы кеше” дип язган иде...

42нең августында туган малайга Таһир дип исем кушалар, шул ук көннәрдә әтисенең яу кырында һәлак булуы турында кара кәгазь килә. Бәбидән соң ук Фатима апа колхоз эшенә чыга, кызларының олысы аның белән басуга эшкә йөри, ә кечесе бишектәге энесен 

карый. Әни кеше йөгереп кенә баласын имезергә кайтып китә, кайчак кыз баланы үзе дә күтәреп алып бара.

– Сугыш туктарга уйламый да, авылда хәлләр мөшкелләнә бара. Инәй башта ат җигеп эшләде, тора-бара атларның аруларын фронтка озатып беттеләр, калганнары күтәртә башлады. Аннан сыер җигәргә чират җитте, – дип моңсу елмая Мөнирә апа. – И-и, ул сыерларның күргәне: аларны җигеп җирне сөреп-тырматып, игенен дә чәчәләр, сөтен, итен, маен да фронт өчен дип давайлыйлар, ашлык җыю пунктына иген дә ташыталар. “Ни генә күрми ир-егеткәй белән ат башы” дип җырлар язылган. Ә сугыш чорын искә төшерсәң: “ни генә күрмәде тол хатын-кыз белән сыер башы” дияргә кала.

– Иң авыр елларда да кешеләр бирешмәде: бар булганын бүлешеп, салкын кышларны үткәрү өчен күршеләр өйдәш булып яшәде, ләкин балаларын ятим итмәде, барсы да фронт өчен, ир-егетләребез җиңеп кайтуы өчен дип тырышты, – дип сүзне дәвам итә Әүсәнә апа. – Бер кышны чыгу өчен безгә күрше апа 3 баласы белән керде, икенче елны ерак Новосибирскидан әтинең сеңлесе 3 бала белән кайтып яшәде, өченче кышны Үзбәкстаннан балалары белән кайткан Мулла тутакай сыену тапты. Әнкәйнең барсына да күңеле киң булды, чөнки ихатада арык булса да сыер бар, бәрәңгене күп чәчәбез. Узганнарга караш ташлап шунысына шатланабыз: Аблайда сугыш чорында ачлыктан үлүчеләр булмады – безнең авыл халкы тырыш, уңган шул ул. Җирләребез дә уңдырышлы булды. Колхоз рәисе Миңлеәхмәт абзый да халыкка игелекле булды, башка рәисләр кебек үз халкын 

бер уч ашлык өчен зинданга җи-бәрмәде, ятимнәрне жәлли белде.

Сугыш чорында кышлар бик салкын була, ир-атсыз йорт тиз 

туза, анда җылы һич тормый, ә ягарга утын юк. Кешеләр өй җылыту өчен коры курай, салам ташырга мәҗбүр булганнар. 

–Ноябрь ахыры булгандыр, әнкәй белән авылдан ерак бер чәчелми яткан басуга кара әрем курае җыярга бардык, –дип күзләренә яшь эленә Мөнирә апаның. –Караңгы төшеп килә, күрәм: ерак та түгел, 3-4 эт йөри. Аларны күреп алган әнкәй, “этләр уйныймы әле, балам”, дип миннән сорый.Үзе җыйган әремне тиз генә кул чанасына төйи башлады, үзе мине ашыктыра. Кайтып җиткәч күрше Маһираәттәйгә сөйләгәнен ишеткәч кенә аңладым: тегеләр этләр түгел, бүреләр булган икән. “Кулымнан чалгымны төшермәдем, күршекәем, хәзер килеп балама ташланалармы, әллә үземәме дип курыктым”, ди.

Сугыш бетү хәбәрен 9 яше тулган Мөнирә апа басуда, авыл аксакаллары Сафа, Әкъбәр, Нәби бабайлар муеннарына тубал асып арыш чәчкән, әнисенең алар артын-нан сыер белән җир тырматкан, ә үзенең сыерны куалап барган чагында ишетә. 

–Сугышны җиңеп чыккач тор-мышлар шунда ук рәтләнер кебек тоелган иде, – дип хәтергә төшерә апалар.– Тик аннан соңгы елларда да бик авырга туры килде. Эшлисең, ә хезмәт хакы юк. Хезмәт көненә эшләдек, аны елына 300гә тутырмасаң, син әрәмтамак буласың. Аннан саман сугып фермалар төзедек, колхозны күтәрү өчен тырыштык. Ташлытаудан лом белән таш чыгарган чаклар бүген дә күз алдында. Бер кеше дә эштән куркып тормады. Адәм баласы бит ул бар михнәтләргә түзә, рәхәткә генә чыдый алмый. Бүген менә эшләгән кешегә мең юллар ачык, ни теләсәң – шуны ки, ни теләсәң – шуны аша. Тик күпләр шөкер итә белми, зарланудан бушамый. Безнең толлык ачыларын күргән әниләребез ни әйтер иде икән аларга?

Әтиләрен сугышта югалту җит-мәгән, җиткән кыз булган Әүсәнә апаның күзенә зур зыян килә. Аннан 50нче елның язында тал кисәргә барган җирендә әниләрен инсульт суга. Мәктәптән соң ярдәмгә барган Мөнирә апа җирдә хәрәкәтсез яткан әнисен көч-хәл белән кул арбасына күтәреп салып, 6 чакрым араны елый-елый тартып кайта. Фатима апаны өшкереп тә, имләп тә карыйлар, ләкин хәле яхшырмый. Нәтиҗәдә, күз терәп торган сыерларын базарда сатып, аны Уфага дәваханәгә озаталар. Дәвалауның бераз файдасы тия: ул үзен-үзе йөртерлек булып кайта. Тик балаларына терәк, киңәшче булып 3 кенә ел яшәп кала шул, канатларын да ныгытырга өлгермәгән кызларын, 10 яшьлек Таһирын ятим калдырып, яшьли генә вафат була.

Кечкенә Таһирны балалар йортына тапшырырга дигән карарга киләләр авыл советында, тик апалары энеләреннән аерылуны күз алдына дә китерми, аны лаеклы ир-егет итеп үстерү өчен күп көч салалар. Укыталар, өйләндерәләр, 3 баласын үстерүдә дә зур ярдәм күрсәтәләр (кызганычка каршы, озак еллар агроном, механик, кибет директоры вазифаларында эшләп, халык арасында абруй казанган Таһир абый бик яшьли, 40 яшендә генә вафат була.).

Ятим калдык дип тормыш авырлыгына зарланып утырмый кызлар, икесе дә җиң сызганып эшли: Әүсәнә апа колхозның хуҗалык эшләрендә катнаша, Мөнирә апа ындырда эшли, аннан фермага бара. Сыерлы да булалар – фермада башта сарыклар караган, аннан алдынгы савымчы булган Мөнирә апага иң яхшы тананы бүләк итеп бирәләр. 

1961 елда Мөнирә апа Уфа егете, шофер Үзбәк Хәлимулла улы белән чәчен-чәчкә бәйли. 1962 елда уллары Мөдәрис, 1965 елда кызлары Эльвира дөньяга килә. Кызганыч, бәхетсез очрак 39 яшьлек кенә Үзбәк абыйның гомерен өзә, апабыз 35 яшендә  ике кечкенә баласын кочаклап, ятим кала. Мөнирә апа Уфага килү белән Ленин районы судына идән юучы булып эшкә урнаша һәм 30 ел эшләп, зур хөрмәт казанып, шуннан хаклы ялга чыга.

Шактый вакытлар фатирга интегеп яшәгәннән соң гаилә шәһәр үзәгендәге ике бүлмәле фатирга күченә. Аблайдан шәһәргә килгән, кунарга урыны булмаган һәркемгә урын табыла анда: игелекле Мөнирә апа, кайчандыр әнисе мохтаҗларны салкын кышларда үз йортына сыендырган кебек, барсын да ачык йөзе, сөтле чәе белән каршы ала.

Мөдәрис абый мәктәпне тәмамлаганнан соң теш табибы һөнәрен үзләштерә, алар хәләле Флорида белән Алмаз һәм Ренат исемле ике ул үстерделәр. Эльвира апа башта техникум бетерә, аннан гаиләсе, ике кечкенә баласы булуга карамастан, әнисе һәм авылдан яшәргә күчеп килгән Әүсәнә апалар ярдәме белән БДУның кичке бүлеген тәмамлый. Озак еллар җитәкче вазифаларда эшләде, бүген ул шәхси эшкуарлык белән уңышлы шөгыльләнә. Тормыш иптәше Әбүзәр абый белән Лилия һәм Ләйсән исемле кызлар тәрбияләп үстерделәр. Лилия бүген Мәскәүдә билгеле чит ил фирмасында хезмәт сала, Ләйсән исә Санкт-Петербург дәүләт университетын тәмамлаганнан соң, шунда яшәргә-эшләргә калды.

Бүген Әүсәнә апа белән Мөнирә апаларыбыз игелекле, үзләрен хөрмәт иткән балалары-оныклары белән бергәләп, бәхетле картлык-ларын кичерә, илгә-көнгә тынычлык теләп догалар кыла. Алар белән бер утырып сөйләшү – үзе бер гомер. Сау-сәламәт булып озак яшәгез, кадерлеләребез.

Гөлара Арсланова.

 

 

 Безнең партнерлар

   

Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
Филиал: Редакция газеты «Омет»- филиал государственного унитарного предприятия Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
450079, г. Уфа, ул. 50-летия Октября, дом 13, 9 этаж, тел. 273-94-38, 273-64-81, e-mail: omet-ufa@mail.ru
Вся информация и материалы, размещенные на сайте редакции газеты «Омет» защищены международным и российским законодательством
об авторском праве. Все сообщения газеты «Омет» предназначены для пользователей старше 12 лет.
При перепечатке или цитировании ссылка на газету «Омет» обязательна.
Дизайн сайта- Абдуллин Фаниль
>