Әнием, тәмәке тартма!

“Әнием, тартма, мин буылам, тын җитми!” – дип дәшәргә телидер карындагы нарасый, булачак ана чираттагы сигаретасын кабызгач. Ләкин, кызганычка каршы, ул бу хакта кычкырып әйтә дә, әнисе авызындагы тәмәкене алып та ташлый алмый...

Кичә, кызым белән кичен ял итәргә дип паркка чыккач, чираттагы тәмәке көйрәтүче авырлы ханымны очраттым. Күренеп тора, яшерергә тырышып тарта. Ә минем әнә шундый булачак аналарны күрүгә күзләремә яшь тула: карындагы бала, әгәр әнисе авызына тәмәке капмаса, төтенгә буылып, җәфаланмас иде бит!

 

Олы кешегә үз сәламәтлеген сизелерлек какшатканга кадәр шактый озак вакыт тәмәке тартырга туры килсә, карындагы сабыйга моның өчен берничә атна төтен сулау да җитә. Никотин эмбрионның гомум үсешенә зыян салып кына калмый, шул ук вакытта аның психик сәламәтлеген дә какшата. Тәмәке тарту организмдагы кан әйләнеше системасында тайпылыш китереп чыгара һәм, нәтиҗәдә, баланың баш миенә кан начар йөри башлый. Ә бу исә нерв системасында һәм психикасында тумыштан ук тайпылышка ия балалар тууга китерергә мөмкин. Тәмәке көйрәтергә яратучы аналардан церебраль паралич белән авырган балалар күпкә ешрак туа. Шулай ук тарткан анадан дөньяга килгән сабыйлар арасында физик яктан гына түгел, ә акыл һәм хис-тойгылар ягыннан да калышкан балалар күбрәк туучан.

Авырлы вакытта тәмәке тарту шулай ук киләчәктә баланың пневмония һәм бронхит белән еш чирләвенә китерә, астма белән авыручылар да ешрак очрый. Тартучы аналардан полидактилия белән авыручы, башкача әйткәндә, кул һәм аяк бармаклары саны артык балалар ешрак туа. Әгәр авырлы хатын ир бала көтә икән, киләчәктә үзен оныклар сөю бәхетеннән мәхрүм итүе мөмкин. Ни өчен дигәндә, тәмәке тартырга яратучы анадан туган улларда сперматозоидлар күләме 40 процентка түбәнрәк була.

Кадерле булачак әниләр! Йөклелек – яңа тормыш яралту – әни кешенең теләге белән генә тормышка ашырыла. Тәмәке тартуны ташлау да тик сезнең теләктән тора. Сез моны туачак сабыегызның киләчәге, аның сәламәтлеге хакына эшләргә тиеш. Уйланыгыз һәм дөрес фикергә килегез: үлемечле бу начар гадәтегездән үз вакытында баш тартмасагыз, киләчәктә балаларыгыз күзенә кичек карарсыз?

Шунысын да онытырга ярамый: тарту аркасында килеп туган чирләр аркасында хатын-кызның гомере, уртача алганда, 7 елга кыскара. Ә инде әле дөньяга да килергә өлгермәгән сабыегызны тик сезнең әнилек җаваплылыгы, киләчәкне кайгырта белүегез генә коткара алачак. 

Зинһар өчен тәмәке тартуыгызны ташлагыз, кадерле әниләр! Балаларыгыз карыннан сәламәт булып тусын һәм мәхәббәттә генә үссеннәр!

 

Әнием, тәмәке тартма: 

мин бит буылам,

Мин бит исән, мин елмаям!

Аягым белән әкрен генә төртәм:

Әнием, кадерлем, 

 зинһар тартма, мин үтенәм!

 

Наталья Бражникова,

Уфа шәһәренең 5 санлы клиник дәваханәсенең медицина искәртүе бүлеге мөдире. 

 

 Безнең партнерлар

   

Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
Филиал: Редакция газеты «Омет»- филиал государственного унитарного предприятия Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
450079, г. Уфа, ул. 50-летия Октября, дом 13, 9 этаж, тел. 273-94-38, 273-64-81, e-mail: omet-ufa@mail.ru
Вся информация и материалы, размещенные на сайте редакции газеты «Омет» защищены международным и российским законодательством
об авторском праве. Все сообщения газеты «Омет» предназначены для пользователей старше 12 лет.
При перепечатке или цитировании ссылка на газету «Омет» обязательна.
Дизайн сайта- Абдуллин Фаниль
>