Новая немецкая медицина. Советы от немецкая медицина. Клиника немецкой семейной медицины. Почему в израиле хорошая медицина. Главные новости медицины израиля. Медицина в израиле отзывы. Аденома простаты лечение. Быстрое народное лечение аденомы простаты. Аденома простаты и простатит. Легкий способ перестать курить. Как перестать курить уже сегодня. Как перестать хотеть курить. Уход за кожей лица. Качественный уход за кожей летом. Домашний уход за кожей. Боли на ранних сроках беременности. Быстрое лечение на ранних сроках беременности. Ощущения на ранних сроках беременности. Воспаленные гланды лечение. Чем лечить воспаленные гланды дома. Воспаленные гланды симптомы. Прыщи на лице как избавиться. Как навсегда избавиться от прыщей с лица. Прыщи на подбородке как избавиться.

 

 

Җилкәннәр җилдә сынала...

Без ифрат катлаулы, буталчык заманда яшибез. Табигатьтәге моңарчы күрелмәгән бәла-казалар, дөньяның бөек державалары арасында купкан олы җәнҗал, планетаның төрле нокталарында әледән-әле кабынган низаглар, хәрби бәрелешләр, бар кешенең котын алган йогышлы, ят авыруларның барлыкка килүе, халыкның зур тизлек белән байлар һәм ярлылар катламына аерыла баруы, адәм балаларының бер-берсен күрә алмавы, әхлаксызлык, наркомания, таксикомания, эчкечелек, фәхишәлек, сукбайлык һәм эшсезлек кебек яшәешнең тискәре күренешләре кешеләрне борчу-хафага сала, аларның җан тынычлыгын җуя һәм якты киләчәккә өметен сүндерә.

Бүгенге көндә бигрәк тә яшьләргә авыр, чөнки алар язмыш кочагына ташланып, чынбарлык тормыш сынаулары белән йөзгә-йөз очраша һәм еш кына бөгелеп төшәләр, сыгылалар, сыналар... Әлеге язмамның героена да бәхеткә ирешү өчен сикәлтәле, бормалы юллар үтәргә һәм берничә тапкыр “янып”, гүя феникс кошыдай үз көленнән яңадан яралырга туры килгән. Хәзерге вакытта Италиядә яшәүче һәм шул илнең халыкны социаль яклау, хезмәтләндерү учреждениеләренең берсенә җитәкчелек итүче Әлфия Әнвәр кызының корычтай ныклы ихтыяр көченә ия булуына сокланмый мөмкин түгел...

...Узган гасырның 60нчы елларында район үзәгендә гомер кичергән гади хезмәтчәннәр гаиләсендә дөньяга аваз сала Әлфия. Яраткан әти-әнисенең бердәнбер кызлары булгангамы, сөю-наз, хәстәрлек һәм курчалау тоеп, матур, җитеш тормышта үсә. Урта мәктәпне уңышлы тәмамлагач, ун ел буена бер парта артына утырып укыган иптәш кызы белән бергәләп, кояшлы Үзбәкстан якларына бәхет эзләп чыгып китә. Газиз ата-анасы үз дөньяларын ташламаска, яхшы белем алып, эшкә урнашып, арытаба ныклы гаилә корып, туган якларында яшәргә күпме генә үгетләсәләр дә, аларның сүзләренә колак салмый. Маңгайга язылганны күрми, гүргә кереп булмый, ди халык мәкале. Әлфия дә үтә катлау, кырыс, ачы язмышка дучар була, адәм балалары чыдый алмаслык бихисап сынаулар кичерә. Хәер, һәммәсен дә тәртип белән, тәфсилләп бәян итим әле, асылда хәл-вакыйгалар менә болайрак була.

Шулай итеп, бер-берсен сүзсез аңлаган ике ахирәт моңарчы күз күрмәгән, тик танышларыннан гына ишетеп белгән, Үзбәкстанга килеп урнаша. Бу мәмләкәт кызларга баштагы мәлдә оҗмах бакчасыдай тоелса да, җирле халыкка, аларның борын-борыннан, буыннан-буынга күчә килгән үзенчәлекле гореф-гадәтләренә һәм йолаларына ияләшүе, күнегүе авыррак була. Биредә бер еллап гомер иткәннән соң дус кызы Рәмилә Әлфиягә:

– Юк, җитте, сагынуыма башкача түзәр әмәлем калмады, сагышка саргаеп үләргә җыенмыйм, иртәгә үк Башкортстанга кайтып китәм! – дип белдерә һәм эшен ташлап, әйберләрен җыйнап, икенче көнне туган якка юллана. 

Әлфия исә кире кайтырга гарьләнә, элек хыялында гына йөрткән «бәхет илендә» япа-ялгызы торып кала. Тормыш чынбарлыгына акрынлап төшенә барган кызый, бар сабырлыгын, ихтыяр көчен туплап, бирешмәскә, артка чигенмәскә карар итә: бер үк вакытта тегү фабрикасында эшли дә, югары уку йортына укырга кереп, читтән торып белем дә ала. Банк белгече һөнәрен үзләштереп, шундагы зур, саллы банкларның берсенә эшкә урнаша. Берничә ел дәвамында гади хезмәткәр була, тора-бара тырышлыгын лаеклы бәһалап, аны бүлек мөдире итеп куялар. Шушы вазифаны башкарган чорда ул үзенең мәхәббәтен очрата: һинд кинофильмнарындагы актерларга охшаган чандыр буйлы, дулкынланып торган кара чәчле, шомырттай кап-кара күзле бер бик чибәр үзбәк егете белән чәчләрен чәчкә бәйли. Яшь гаилә тормышына ямь һәм кот өстәп өч уллары туа. Еллар бер-бер артлы сизелми дә уза, Әлфия, эшендә тагын да югарыга үрләп, банк управляющие урынбасары, ә аннары банк управляющие итеп тәгаенләнә. Еш кына уйланып, хис-тойгыларга бирелеп утырганда, ул тормышта эзләгән чын бәхетен табуына инана, аңа күз тидермәс өчен күңеленнән генә ихлас куана. Кызганычка каршы, бу бәхет озын гомерле булмый... Илебез өчен болганчык, кан койгыч 90нчы елларда Үзбәкстанда милләтчелек тамыр җәя: урысларны, башкортларны, татарларны һәм башка милләт вәкилләрен эзәрлекли, аларны төрлечә мыскыллый, мәсхәрәли һәм үз туган якларына куалый башлыйлар. Шул рәвешле, Әлфия дә бер мизгелдә яраткан эшеннән һәм гаиләсеннән колак кага, санаулы сәгатьләр эчендә Башкортстанга кайтып китәргә мәҗбүр була. Көчле рухлы ханым үз гомерендә беренче тапкыр шулай “яна”, аның бар тормышы һәм бөртекләп җыйган бәхете челпәрәмә килә.

...Байтак еллардан соң туган йортына әйләнеп кайтуга, ул янә күңелсез күренешкә юлыга: әтисе күптән инде бакыйлыкка күчкән, ә әнисе акылыннан язган була. Фатирларында хуҗабикә булып йөргән яшь, чая хатын үзен урамга куып чыгарырга маташканда гаҗизлектән ни эшләргә дә белми өзгәләнә, бәгыре телгәләнә һәм бу якты дөньяда бер генә минут та яшисе килми аның, әмма монсына да тешләрен кысып түзә. Соңыннан әнкәсенең гомер буена тырнашып тапкан мал-мөлкәтен һәм йорт-җирен шул хаясыз хатын исеменә күчерү турында үз-үзен белештермичә васыятьнамә язганлыгы ачыклана. Әлфия үзен ата-анасыннан калган милекнең тулы хокуклы варисы икәнлеген суд нигезендә дәлилләп һәм әлеге документны гамәлдән чыгарып, ул хатынны фатирларыннан куып чыгаруга ирешә. Туган төбәктә яңа тормыш шундый көтелмәгән хәлдән килеп туган тавыш-гауга белән башлана...

Әлфия Әнвәр кызы кайтып озак та үтми, гүя кызы белән очрашуны гына көтеп яткан диярсең, көзге, кояшлы көннәрнең берсендә әнкәсе дә вафат була. Дөньядагы иң кадерле, иң якын кешесен җирләгәч, ул янә ялгызы кала, тик ничек кенә булмасын, яшәү көчен югалтмый. Борчылу, хафаланулардан бераз арынгач, эш сорап бара. Түрәләр аның саклык банкы филиалында эшләргә теләк белдерүен, кайчандыр эре банкта управляющий булган-

лыгы турындагы документларны, “качак белешмәсен” хушкүңеллелек белән генә карыйлар да: 

– Гафу итегез, әлегә банкта бернинди вакансия дә юк! – дип чыгарып җибәрәләр, үзенең көчсезлегенә гарьләнеп, кайнар күз яшьләренә коенып елый-елый өенә кайта. Өс киемнәрен дә салмый диванга ава һәм стенадагы сәгатьнең текелдәвен тыңлап, кичкә кадәр кымшанмыйча, бик озак уйланып ята:

– Бер терәк-таянычым да булмагач, киләчәктә ничек яшәрмен соң, инде кая гына барып эшкә урнашырмын? – дигән сораулар, мәкерле, явыз корттай, баш миен бертуктаусыз бораулый аның. – Юк, балавыз сыгып ятудан хәлем җиңеләймәс, киләчәктә ничек тә булса яшәргә кирәк, мин көчле булырга тиеш! – дип ул кинәт кенә сикереп тора да, плащын, береткасын салып, ванна бүлмәсенә юнәлә...

Икенче көнне эш эзләп шәһәрдәге торак-коммуналь хуҗалык идарә-

сенә бара. Йорт алларын җыештыручы итеп эшкә алалар үзен. Шулай итеп, ач күзеңне, дөнья бу: кичәге банк җитәкчесе гади урам себерүчегә әйләнә... Хәер, эшнең гаебе юк, киресенчә, беркайда да эшләмичә, кемнеңдер җилкәсендә әрәмтамак булып яту гаеп. Ачы язмыш сынауларына дучар булган ханым бу мизгелдә нәкъ шул халык әйтемен хәтеренә төшерә һәм күңелендә бераз җиңеллек тоя. Әлфия Әнвәр кызы шушы кара эштә бик аз хезмәт хакына риза булып, язын, җәен, көзен, кышын төрле һава шартларында берничә ел буена тырыш хезмәт сала. Хәтта алай гына да түгел, урамда аунап яткан пластик, пыяла шешәләрне, алюминий сыра савытларын, төрле кибетләрдә товардан бушаган катыргы капларны икенчел чимал кабул итү пунктына тапшырып, бераз акча да җыя әле ул. 

...Көннәрдән бер көнне, иртә таң белән урам җыештырып йөргәндә, Әлфия Александр исемле чандыр буйлы, ыспай гәүдәле ир-егет белән таныша. Ул шәһәргә чит-ят тарафлардан килгән кеше булып чыга. Бу ирнең зәвыклы киеме, сөйкемле йөз-кыяфәте, матур, уйчан күзләре яшь хатынны тәмам әсир итә, аның искиткеч тәмле хушбуй исеннән хәтта башы әйләнә, моңарчы күргән кайгы-хәсрәттән туңган бәгыре эри, күңеле иләс-миләс килә. Бер сүз белән әйткәндә, Әлфия шул мизгелдә Александрга үлеп гашыйк була һәм көнозын аны хәтереннән чыгара алмый. Икенче көнне алар янә очраша. Чит яктан килгән ир бу юлы яшь ханымга бер-ике ай яшәү өчен фатир алып тору мәсьәләсе буенча мөрәҗәгать итә, кунакханәдәге бәяләрнең тешләшүе турында да әйтә. Әлфия каушавыннан башта ни дип әйтергә дә белми, аннары чатнатып:

– Бездә фатирлар да кыйммәт йөри ул, нигә әле шулкадәр акча туздырырга?.. Әйдәгез, үземдә генә яшәгез, өч бүлмәле фатирда ялгызым гына гомер йомгагын сүтәм ич мин! – дип әйткәнен сизми дә кала. Александр шатланып риза була һәм кичен бик матур чәчәк гөлләмәсе, бер шешә коньяк, шоколад, күчтәнәчләр күтәреп килеп тә җитә. 

Бәйрәмчә аш табыны артында кәефләнеп утырганда яңа танышы Әлфиягә, ачылып китеп, үзенең Украинадан килүе һәм биредә бик табышлы эш ачып җибәрергә җыенуы хакында барсын да бәйнә-бәйнә сөйли. Мондагы халыкны, тормыш-көнкүреш тәртибен яхшы белүен, сабый баладай беркатлы, үтә гадел һәм ачык күңелле булуын ассызыклап, ул аңа әлеге бизнеста үз кампоньоны булырга тәкъдим итә. Шул көннән бирле алар бергә яши дә, эшли дә башлыйлар. Уй-ниятләре, чыннан да, тормышка аша: тиз арада искиткеч зур уңыш казаналар һәм икесе дә райондагы абруйлы эшкуарларга әвереләләр. Акча дигәнең тама гына түгел, елга булып агыла башлый, аның исе хәтта Украинага кадәр барып җитә. Александрның туган төягендә торып калган хатыны, ачу-нәфрәт белән йодырыкларын төйнәп, зәһәрен чәчеп хәләл җефетен юллап килә һәм җәнҗал куптарып, алардан зур суммада акча таләп итә башлый, ахыр чиктә бизнесларын пыран-заран китереп, юкка чыгара. “Уртак малны эт җыймас”, ди халык мәкале. Әлфия Әнвәр кызы өчен дә уртак эшнең ахыры шулай бик күңелсез тәмамлана, икенче тапкыр шулай “яна” ул...

Бичара хатын язмышның бу сынавына да ничек кирәк алай түзә. Тик сөмсере коела, үз төягендә яшәүдән бөтенләй ваз кичә, шунлыктан фатирын якын туганы карамагына калдыра да, туып-үскән шәһәре белән саубуллашып, кояшлы Италиягә юллана. Анда халыкны социаль яклау, хезмәтләндерү учреждениесенә гади хезмәткәр булып эшкә урнаша һәм берничә ел дәвамында чит илнең көзге көндәй еш үзгәрүчән холыклы, көйсез картларын һәм карчыкларын йортларына барып тәрбияли: ашарга әзерли, киемнәрен, урын-җир әйберләрен юа, өйләрен җыештыра, гади рус-итальян сүзлеге ярдәмендә алар белән аралашып, итальян телен ныклап өйрәнә. Шул рәвешле, зур сабырлык, түземлек таләп иткән четрекле хезмәтне җиренә җиткереп башкарып, учреждение җитәкчелеге һәм клиентлар арасында зур абруй яулый. Хәзер исә Әлфия Әнвәр кызы ул учреждениегә үзе җитәкчелек итә.  

Бу көчле рухлы ханымның катлаулы язмышы белән танышкач, мин ирексездән, үзем кайчандыр укыган диңгез карлыгачлары турындагы хикәятне искә төшердем: 

...Һәр елны диңгез карлыгачлары башта төньяк полюстан көньякка, ә аннары берничә айдан янә көньяк полюстан төньякка очалар. Алар меңәрләгән километр юл үткәндә, еш кына өчәр мең чакрымга сузылган арада бер генә коры җир кисәге дә булмый. Ул кошлар олы гигант корабларны аударырдай биек, ярсу дулкыннар өстеннән очып узарга да курыкмый, карлы-бозлы җил-давыл өермәләренә дә бирешмиләр. Хәтта поляр экспедицияләрне түзә алмыйча кире борылырга мәҗбүр иткән кырыс табигать шартлары да диңгез карлыгачларын туктатмый, гомумән, бернинди авырлыклар да аларны буйсындыра һәм үз юлларыннан тайпылдыра  алмый. Иртәме-соңмы, бу кошлар күз төбәгән урыннарына барып җитәргә үзләрендә көч табалар, шундый коточкыч киртәләрне үтеп, үз максатларына ирешәләр. Әлфия Әнвәр кызына да бу тормышта бихисап язмыш сынаулары аша узарга, сикәлтәле, бормалы юллар үтеп, чын бәхеткә ирешү өчен, нәкъ шул искиткеч чыдам диңгез карлыгачларыдай, күпме түземлек, кыюлык, максатчанлык һәм, әлбәттә, корычтай ныклы ихтыяр көче кирәк булган...

Рәфил Саматов,

Русия һәм Башкортстан Журналистлар берлеге әгъзасы.

Дүртөйле районы. 

 Безнең партнерлар

   

Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
Филиал: Редакция газеты «Омет»- филиал государственного унитарного предприятия Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
450079, г. Уфа, ул. 50-летия Октября, дом 13, 9 этаж, тел. 273-94-38, 273-64-81, e-mail: omet-ufa@mail.ru
Вся информация и материалы, размещенные на сайте редакции газеты «Омет» защищены международным и российским законодательством
об авторском праве. Все сообщения газеты «Омет» предназначены для пользователей старше 12 лет.
При перепечатке или цитировании ссылка на газету «Омет» обязательна.
Дизайн сайта- Абдуллин Фаниль
>