Как лечить бронхиальную астму. Советы как лечить астму. Где лечить бронхиальную астму. Чем лечить горло ребенку. Красное горло чем лечить быстрее. Чем лечить больное горло. Как лечить гнойную ангину. Скажите как лечить гнойную ангину ребенку. Как лечить ангину антибиотиками. Как лечить сухой кашель. У меня сильный кашель как лечить. Как лечить кашель народными средствами. Средства для возбуждения женщин. Быстрое возбуждение женщины. Признаки возбуждения у женщин. Волосы уход в домашних условиях. Быстрый уход за волосами и лицом. Уход за сухими волосами. Боли в спине лечение. Народное лечение спины дома. Лечение спины народными средствами. Лечение пальцев ног. Почему судороги в ногах причины лечение. Лечение ног народными средствами.

 

 

"Законнан бигрәк тәнкыйтьтән курыктык"

Радил Мөхәмәтдинов:

Тирән акыл, зур тәҗрибә туплап, үткәннәрне һәм бүгенгене чагыштырыр нигезе булган шәхесләр белән сөйләшеп утыру – үзе бер гомер. Аларның төпле фикере, дәлилләргә корылган һәр сүзе уйландырырлык та, бәхәс уятырлык та. Шундый шәхесләрнең берсе – Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, профессор Радил Кыяметдин улы Мөхәмәтдинов белән авыллар яшәешенең үткәндәге һәм бүгенге сулышы турында әңгәмә кордык.

– Сезнең хәзер подписка вакыты бит инде, кызу чор, – дип каршы алды мине әңгә-мәдәшем. – Район җитәкчесе булып эшләгән вакытларда 23 ел подписка белән шөгыль-ләнергә туры килде. Подписка чоры җитсә, миннән ит тә, сөт тә сорамыйлар иде. Төп бурыч – гәзит-журналларга яздыру планын тутырырга тиешсең. Ул вакытта идеология эше җитди куелды. Таләп көчле иде. Үзебез дә мәкаләләр яза идек. Әле дә авыл хуҗалыгы җитештерүе мәсьәләләренә кагылышлы язмаларым басылып тора, – дип, эш бүлмәсенә дәште.
– Ул вакытта тәнкыйть аз булган, диләр, – дим, 6 мең тирәсе китаптан торган китапханәсенә күз йөгертеп.

Тулысынча:"Законнан бигрәк тәнкыйтьтән курыктык"

Гомернең кап уртасы

Быелгы ел эстрадабызның бик күп танылган артистлары өчен юбилейлар елы булды. Юбилярлар арасында моңлы, халыкчан тавышлы талантлы җырчы, Башкортстанның атказанган артисты Ришат Галиханов та бар. Язгы матур бер чорда яраткан артистыбыз   үзенең 45 яшьлек түгәрәк датасын билгеләп узды.

Белешмә:
Туган елы – 1972, 10 март;
Яраткан ел фасылы – кояшлы, матур яз көннәре;
Яраткан төсе – яшел;
Яраткан музыкасы – классик һәм халык көйләре;
Тормыш девизы – Аллаһ боерса, бар да була;
Гаилә хәле – тормыш иптәше Рита, балалары: кызы Эльвина – 20 яшь, Санкт – Петербургта архитиктура-төзелеш институты студенткасы, уллары Эмиль – 17 яшь, Ильяс – 5 яшь;
Йөргән машинасы – Toyota Corolla.

Тулысынча:Гомернең кап уртасы

Рөстәм Гыйльманшин: ”Эшкуарлыкка тотынырга ярдәм итәбез

Бүген “Замандаш”ның кунагы – икътисад фәннәре кандидаты, «Уралстрой» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең генераль директоры, кече һәм урта бизнес мәнфәгатьләрен яклаучы РФ “Опора России” иҗтимагый оешмасының БР бүлекчәсе рәисе Рөстәм Гыйльманшин.
Рөстәм Альберт улы 1976 елның 29 июнендә Караидел районы Байкыбаш авылында гаиләдә өченче бала булып туган. Әнисе – шәфкать туташы, әтисе – хезмәткәр. Егетнең уе киләчәктә туган ягында авыл хуҗалыгын үстерү була. 1993 елда урта мәктәпне тәмамлау турында аттестат алганнан соң, шул хыялларына таба юл ала. Район юлламасы буенча Башкорт дәүләт авыл хуҗалыгы институтының икътисад факультетын бик тә уңышлы тәмамлый. Әмма егетне язмыш авыл хуҗалыгы тармагына алып китми...

Тулысынча:Рөстәм Гыйльманшин: ”Эшкуарлыкка тотынырга ярдәм итәбез

Иң мөһиме – үзеңне аңлау

Бүген таныштырасым килгән кунагыбыз – хокук белгече
Маликов Марат Фәйзелкадыйр улы. Юридик фәннәр докторы, ВЭГУның Дәүләт Хокукы кафедрасы профессоры, БашДУның шәрәфле профессоры, РФнең югары һөнәри белем бирү өлкәсенең мактаулы хезмәткәре.
Халыкара стандартлар һәм дөньяви демократик институтлар нигезендә Русиядә гражданнар җәмгыятен төзү эшен алга куйган галим ул Марат Маликов. Зур практикага ия тәҗрибәле юрист буларак, 400дән артык фәнни хезмәте басылган. 30 кандидат һәм 10 юридик фәннәр докторы әзерләгән. Сезнең игътибарга шәхес белән аралашудан бер өзек тәкъдим итәбез.

Тулысынча:Иң мөһиме – үзеңне аңлау

Тарихка кергән бер көн

9 нчы майга санаулы гына көннәр калганда, канкойгыч сугышта илебезне саклап, барлык Европа илләрен фашизм коллыгыннан  азат иткән каһарманнарыбызны, тагын бер тапкыр искә төшерик. Һәм, гомумән, безнең аларны онытырга хакыбыз юк. Тарихны ничек кенә үзгәртергә, каралтырга тырышсалар да, аны кире язып булмый. Яугирләребезнең батырлыгын кабат- кабат язып, яшь буынга җиткереп килгәндә генә дөрес тарихны саклап калып булачак. Шуңа күрә дә, тарихи чыганакларга таянып, яу яланнарында чын булган хәлләрне язып һәм сөйләп торыйк. Сугыш яланнарында батырлык күрсәткән шәхесләребез бик күп. Шулай булмаса җиңү дә килмәс иде. Дүрт елга сузылган сугышның бер көнендә күрсәткән батырлыгы мәңгелеккә тарихка кереп калган батыр яугирләр бар. Әлеге язма шуларның берсе хакында.

Тулысынча:Тарихка кергән  бер көн

 Безнең партнерлар

   

Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
Филиал: Редакция газеты «Омет»- филиал государственного унитарного предприятия Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
450079, г. Уфа, ул. 50-летия Октября, дом 13, 9 этаж, тел. 273-94-38, 273-64-81, e-mail: omet-ufa@mail.ru
Вся информация и материалы, размещенные на сайте редакции газеты «Омет» защищены международным и российским законодательством
об авторском праве. Все сообщения газеты «Омет» предназначены для пользователей старше 12 лет.
При перепечатке или цитировании ссылка на газету «Омет» обязательна.
Дизайн сайта- Абдуллин Фаниль
>