Как выбрать внешний диск. Внешний жесткий диск как выбрать самый подходящий. Какой внешний диск выбрать. Какой принтер выбрать. Какой выбрать лазерный принтер сегодня. Какой цветной принтер выбрать. Готовые программы на java. Изучаем java с нуля быстро. Как начать программировать на java. Бесплатные игры для планшетов android. Качественный samsung android планшет. Планшет android цена. Отдых в турции отели. Самый лучший отдых в турции. Отдых в турции отели цены. Wow дк гайд. Лучший wow фрост дк гайд. Wow дк танк гайд. Рабочие программы на языке python. Изучаем python с нуля. Язык python для начинающих. Бесплатые плагины для Joomla. Скачать joomla плагины бесплатно. Где скачать самые последние плагины на joomla.

 

 

Без күрмәгән берни калмады...


Хөрмәтле редакция! Күршемдәге өлкән апа турында язам. Ул – 1931 нче елгы Рәйсә Габдрахманова. Сугыш һәм аннан соңгы авыр елларны үткәргән буын. Аның янына кереп, хәлен белгәлим, чәй эчеп , сөйләшеп утырабыз. Яшьлегендә Рәйсә апа физик яктан көчле булган, ирләр белән беррәттән эшләгән.
–Бик ярлы идек, шунлыктан читкә типтеләр. 1925 нче елгы олы абыемны басудан эшеннән алып кайтып, чәй дә эчермичә сугышка алып киттеләр. Абыем Садыйк мине кочаклап, елап саубуллашты. Китте дә бер хәбәре дә булмады. Көзгелеккә хаты килде. Без сөенешеп, хатны күтәреп, абзыкайдан хат килде, дип әткигә каршы йөгердек. Беребез дә русча укый белмибез. Әтки, Габделкәрим, бу, балалар бер дә юньлелеккә түгелдер дип, хатны тотып сельсоветка китте. Анда барып хатны укытканнан соң, абыйның үлгәне билгеле булган. Әти егылып-егылып елады,– дип сөйли Рәйсә апа.

Тулысынча:Без күрмәгән берни калмады...

Хезмәтегез хөрмәт уята

Хезмәтегез хөрмәт уята
Гәзитне алучыларның күбесе “Өмет”не мактап туя алмый, игелекле хезмәтегез хөрмәт уята.
Әйе, яратып укыр нәрсәләр күп: “Әдәби манзара”, “Сезнең өчен”, балалар өчен “Чаткылар”, “Сихәт”. Без анда якташыбыз – табиб Гөлнара Фәйләс кызының язмаларын укып куанабыз. Сезнең гәзит күп файдалы киңәшләр бирә. “Елмаеп алыйк”ны күрше яшьтәшкә укытам да, и-и көләбез аннан рәхәтләнеп. Аны да язылырга кыстыйм.

Тулысынча:Хезмәтегез хөрмәт уята

Яхшы хәбәрләр дә көтәбез


Соңгы саннарда гәзиттә проблемалы язмалар күбәйде. Мәсәлән, дарулар белән тәэмин итүләр турында яздыгыз.
Антибиотикларны рецепт буенча гына алып булачак дигәнсез. Бу ничек була инде? Менә без карчыгым белән еш чирлибез, минем, озак еллар тарткан кешенең, ютәлем еш көчәя, аны антибиотикларсыз җиңеп булмый. Тиз генә даруханәдән сатып алып, дәваланам да, чирем шактый вакыт борчымый тора. Ә хәзер ютәл көчәйгән саен врачка язылып (язылып, аңа эләккәнче 2 атна вакыт үтә), аннан рецепт алып, барыбер шул сатып алырга бит инде аны. Ярый иде, бушка булса...
Юк, болай дәвам итә алмый, яхшырак хәбәрләр языгыз әле, шундыйларын көтеп калабыз.
Фәрит Рәхимов.
Уфа шәһәре.

Кызым да, оныкларым да жәл...

Гәзитнең 43нче санында “Телләрне саклауга бер адым” дигән язма дөнья күргәннән соң, “Өмет”кә хат язарга уйладым.
Телләр мәсьәләсе бүген шулкадәр кискенләште ки, хәтта киләчәктә 7 миллион халкы булган татарның үз телендә укытудан мәхрүм ителүе бар.
Начар милләтләр юк, ә туган тел һәркемгә дә газиз. Менә ничек инде мин, татар була торып, үз телемнән ваз кичим ди. Ничек балаларымны татар телендә укытудан, аларны татар җыр-моңнарында тәрбияләүдән баш тартыйм, аларның туган телләрен башкага алыштыруына юл куйыйм ди?! Моны хәтта иң куркыныч төшемдә дә күрергә язмасын.

Тулысынча:Кызым да, оныкларым да жәл...

“Өмет” – барыбызныкы да

“Өмет”не алганда яшьләр гәзите дигән сүзләр күзгә чалына. Безнең урамда аны әбиләр, бабайлар да чыга башлаганнан бирле алдыра һәм даими кызыксынып укып бара.

Һич сүз юк, ул беренче чиратта балалар, үсмерләр, яшьләргә тәгаенләнгән. Абруйлы тормыштагы күп мөһим мәсьәләләрне яктырткан, халык кызыксынып укый торган гәзит. Әйткәндәй, без кечкенә чакта, сугыш елларында һәм аннан соң да мондый басма юк иде. Ул заманда яшьләр өчен материаллар “Кызыл таң”да басылды. Без моның өчен аңа рәхмәтлебез. Хәзер “Өмет”нең игелекле эшләре хакында:
*Чикләү һәм читләтү юк. Үсмерләрдән алып хөкүмәт җитәкчеләре, күренекле галим, шагыйрьләргә кадәр гәзиттә басыла килә. Шәһәр, район, авылларда һәртөрле очрашу, кичәләр үткәрәсез. Халык анда теләп йөри. Борчыган сорауларына җавап ала. Журналист, укучы, хәбәрчеләрнең бергәләп эшләве халыкта канәгатьлек тойгысын тудыра. Нәтиҗәдә, тормышчан материаллар языла.

Тулысынча:“Өмет” –  барыбызныкы да

 Безнең партнерлар

   

Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
Филиал: Редакция газеты «Омет»- филиал государственного унитарного предприятия Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
450079, г. Уфа, ул. 50-летия Октября, дом 13, 9 этаж, тел. 273-94-38, 273-64-81, e-mail: omet-ufa@mail.ru
Вся информация и материалы, размещенные на сайте редакции газеты «Омет» защищены международным и российским законодательством
об авторском праве. Все сообщения газеты «Омет» предназначены для пользователей старше 12 лет.
При перепечатке или цитировании ссылка на газету «Омет» обязательна.
Дизайн сайта- Абдуллин Фаниль
>