Болезни глаз у человека. Известные болезни глаз лечение. Болезни глаз симптомы. Лечение простуды в домашних условиях. Самое быстрое лечение простуды. Простуда лечение лекарства. Хороший стоматолог отзывы. Самый добрый стоматолог отзывы. Ассоциация стоматологов отзывы. Занятия йогой дома. Быстрая йога для начинающих дома. Как правильно заниматься йогой дома. Обертывание в домашних условиях. Быстрое обертывание живота в домашних условиях. Обертывание в домашних условиях рецепты. Наборы спортивного питания. Вкусная спортивное питание для набора массы. Спортивное питание оптом. Как избавиться от перхоти. Хороший шампунь от перхоти отзывы. Как избавиться от перхоти навсегда. Зеленый чай для похудения. Главные свойства зеленого чая. Можно ли пить зеленый чай.

 

 

АвтоВАЗда сату кимегән

Узган елның беренче кварталы белән чагыштырганда сату 25 процентка кимегән. 2014 нче елда бу чорга 91 мең машина саткан булсалар, быел нибары 68  мең машина сатылган. 


Шулай да компаниянең пре-зиденты Бу Андерссон  башка-лар белән чагыштырганда без әле тотрыклы эшләп киләбез, ди. Чит ил машиналарының хакы үсү аркасында бюджет өлкәсендә эшләүчеләргә безнең модельләр-не алырга туры киләчәк дип уйлыйм. Бүген сату авыр барса да, ел азагына 325-350 мең автомашина сатарга ниятләп торабыз дип белдерде ул. Үзебезнең илдә сату кимү сәбәпле чит илләргә сатуны арттыру ягында АвтоВАЗ җитәкчелеге. Безнең модель-ләрне эшләүне чит илләрдә оештыру мәсьәләсе дә карала икән. Бүгенгесе көндә Иран һәм Казахстанда машина җыю конвейерлары ачу турында киле-шүләр алып барыла.

КамАЗ заводы да үзенең машиналарын Казахстан һәм Африка илләренә сатуны арттырырга исәп тота. ГАЗ һәм КамАЗ, Иранга карата санк-цияләр туктатылса, үзләренең машиналарын анда җыюны күз уңында тота. Әлегә бу ниятләре тормышка ашармы, юкмы бил-гесез. Җыю цехлары ачылса да сатып алучылар табылырмы икән. Чөнки Иранга карата санкцияләр бетерелсә, анда башка ил компанияләре дә атлыгып тора бит.

Трасса (Шофер кыйссасы)

Төнге трасса буйлап элдерткәндә, Синюхин үзе дә сизмәстән кычкырып уйлый башлады:

–Өйгә кайтып керүгә хатынны култык астына кыстырам да... Юк, башта юынып чыгам. Шуннан соң аның башында шул уй гына бөтерелде, ләкин тагын ике сәгатьтән ул бу уена кайбер төзәтмәләр кертте:

– Ваннадан чыгуга хатын янына  җылы юрган астына чумам һәм... Юк башта ашап алам! Күңеленнән ике тәлинкә токмачлы аш ашап, кабымлыкка куелган тозлы кыяр кимерә-кимерә 3 нче стаканны каплап куйгач, ул тагын уйларына төзәтмә кертте:

–Юк, өч стакан күп була, чаманы белергә кирәк. Кухняда ук хатынны... Юк башта йокыны туйдырам: йоклыйм, йоклыйм, йоклыйм...

... Юл читенә төшеп капланган машинасы астыннан мүкәләп чыгып, бик озын итеп сүгенгәч, Синюхин уйларына соңгы төзәтмә кертте:

–Искә төшеп, игътибарны читкә җәлеп иткәне өчен башта хатынның ипи шүрлегенә менеп төшәм, аннан лыркылдатып күтенә тибәм, аннан юынам, ашыйм һәм йокларга ятам!

Страховкалау хаклары тагын артты

2015 елның 12 апреленнән автомобильләрне страховкалау хаклары 40 процентка артты. 


Югыйсә, аларның хакы узган елның октябрь аенда гына 30 процентка арттырылган иде бит инде. Җитмәсә, моңардан тыш, бу юлы страховкалау компанияләренә  5-20 процентка күтәрү үз карамакларына куелган. Шулай булгач кайбер компанияләр хакларны 40 процентка түгел, ә 60 процентка тиклем күтәрергә мөмкин. Хакларны күтәрүгә ике ай кала инде кайбер компанияләр, бланклар җитешмәү сылтавы белән, страховкалауны туктаткан иде. Ничә мең кеше юлда йөрергә хокуклы булып хокуксыз  торып калды. Чөнки полиссыз юлга чыгарга ярамый. Ә юлда инспектор туктатса страховкалау компанияләренең бланклары юк дип котыла алмыйсың бит. Рәхим итеп штраф түләгез дияргә кала. Машина хуҗалары да ахмак түгел, хаклары артасын белеп алар страховкасы бетмәсә дә, аны озайтырга килә башлый. Кайбер өлкәләрдә аларның саны гадәттәгедән өч тапкырга артып китә.

“Альфастрахование” компаниясе, бланклар юк дип тормаган, киресенчә башка компанияләрнең клиентларын да үзләренә аударып күп керем алуга өлгәшкән.

Кайбер ушлы кешеләр тагын да бер җаен тапкан. Страховка бетүгә 60 көн кала элекке килешүне туктатып иске хаклар белән яңа килешү төзергә була икән. Монысы инде алдагы көнгә сезгә дә сабак булсын дип әйтәм, чөнки хакларны агымдагы елның октябрь аенда тагын бер тапкыр күтәрү мөмкинчелеген карый башлаганнар.

Тагын бер яңалык, 2015 нче елның июль аеннан, полисларны электрон рәвештә алырга булачак икән.

Күпме тели, шулай күтәрәчәкме?

Юл кагыйдәләрен бозган өчен штраф күләмен һәр төбәк үзе билгели, дигән закон үз көченә керсә, бу юлларда анархиягә китермәсме?

Юл кагыйдәләрен бозган өчен штрафларны төбәкләр карамагына куярга җыеналар. Ягъни яңа закон пректы буенча, бүгенгесе көндә кулланылган түләүләрдән тыш, өлкәләр һәм республикалар аларны күтәрү хокукы алачак. Әгәр дә кайбер өлкәдә тизлекне арттыру аркасында юл кагыйдәләре ешрак бозыла дип исәплиләр икән, нәкъ тизлекне арттырган өчен штрафны күтәрә алалар. Русия Дәүләт Думасының конституция һәм дәүләт төзелеше комитеты әлеге закон проектына карата халыкның карашын ачыклап, нәтиҗә ясау белән мәшгуль. Әлеге закон урындагы җитәкчеләргә юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен түләүләрне күтәрү ягына гына түгел, аларны киметү ягына да рөхсәт бирәчәк икән. Арттырырга рөхсәт бирелгәндә киметү ягы белән үзләренә эш арттырып, вакланып утырырлар микән, ай-һай, ышануы кыен. Әгәр бу закон үз көченә керә калса, Русия төбәкләре белән беррәттән, Федераль карамактагы зур шәһәрләр дә бу яңалыкны куллана ала. Закон эченә аерым положение өстәргә дә онытмаганнар. Аннан күренүенчә, урындагы җитәкчеләр зур керемнәр алу белән мавыгып китмәсеннәр өчен түләүләр барысы да Федераль бюджетка күчерелергә тиеш. Аларның төбәк казнасына бер файдасы да булмагач, зур үҗәтлек күрсәтелмәс дигән ышанычта каласы килә. Шулай да, өстән кушылганны икеләтә арттырып үтәп премия алырга теләүчеләр табылмас димә. Бу уңайдан бер танышымның фикере белән кызыксындым.  Ул инде күп еллар суыткычлы фурасы белән Ленинград өлкәсеннән ысланган, туңдырылган балык ташый.

–Бу законга, әлбәттә, мин каршымын. Мәсәлән, Уфадан Ленинград өлкәсенә, кайвакыт Калининград өлкәсенә барган чакта миңа Русиянең берничә төбәге аша үтәргә туры килә. Аларның һәрберсендә үз законы була башласа, мин бит балык төяп әйләнеп кайту түгел, хәтта бер якка да барып җитә алмаячакмын. Юлга һәм ягулыкка дигән барлык акчаларым штраф түләүгә китеп бетәчәк. Үзең уйлап кара инде: Татарстанда, Чувашстанда, Ленинград өлкәсендә нинди кагыйдәне бозганга нинди штраф каралганын Уфада яшәүче кеше каян белергә тиеш? Юл йөргәндә төрле хәлләргә тап булырга туры килә. Кайбер инспекторлар инде күптән кертелгән юл кагыйдәләрен дә үз файдасына аударырга тырыша. Әз генә каушап төшсәң, акчасыз каласыңны көт тә тор. Мәсәлән, урып-җыю вакытында бер өлкәдән узып барам. Алдан тезелешеп, бер-берсенә терәлеп дигәндәй сигез комбайн бара. Аларның тизлеген беләсең инде, иң күбе сәгатенә 25 чакрым чамасыдыр. Шулай озак кына артларыннан барганнан соң, боларны узып китәргә уйладым. Узып та киттем, гүя җир астыннан инспектор килеп тә чыкты. 

– Сез юл кагыйдәсен боздыгыз, болай узарга ярамый, штраф,–  ди бу  миңа.

–Узарга ярамый дигән билге юк бит, нинди штраф ул, –  димен.

–Сез комбайннарны берәм-берәм генә узарга тиешсез? – ди бу.

–Соң, мин әйтәм, алар бит бер-берсенә терәлеп дигәндәй хәрәкәт итә, егерме метрга якын машинам белән мин ничек итеп аларның арасына керим дә, ничек итеп берәмләп узыйм, – дим.

–Анысы сезнең проблема,– ди бу миңа. Ярты сәгать башны катыргач тәки штраф язып бирде.

 

–Әйтеп торам бит, күптән китапка язылган кагыйдәләрне дә санга сукмаган очраклар күп. Зур машина, акчасы күп, дип уйлыйлардыр инде. Югыйсә, минем кемгәдер эшләүче гади водитель икәнемне белеп торалар бит. 

 Безнең партнерлар

   

Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
Филиал: Редакция газеты «Омет»- филиал государственного унитарного предприятия Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
450079, г. Уфа, ул. 50-летия Октября, дом 13, 9 этаж, тел. 273-94-38, 273-64-81, e-mail: omet-ufa@mail.ru
Вся информация и материалы, размещенные на сайте редакции газеты «Омет» защищены международным и российским законодательством
об авторском праве. Все сообщения газеты «Омет» предназначены для пользователей старше 12 лет.
При перепечатке или цитировании ссылка на газету «Омет» обязательна.
Дизайн сайта- Абдуллин Фаниль
>