Болезни глаз у человека. Известные болезни глаз лечение. Болезни глаз симптомы. Лечение простуды в домашних условиях. Самое быстрое лечение простуды. Простуда лечение лекарства. Хороший стоматолог отзывы. Самый добрый стоматолог отзывы. Ассоциация стоматологов отзывы. Занятия йогой дома. Быстрая йога для начинающих дома. Как правильно заниматься йогой дома. Обертывание в домашних условиях. Быстрое обертывание живота в домашних условиях. Обертывание в домашних условиях рецепты. Наборы спортивного питания. Вкусная спортивное питание для набора массы. Спортивное питание оптом. Как избавиться от перхоти. Хороший шампунь от перхоти отзывы. Как избавиться от перхоти навсегда. Зеленый чай для похудения. Главные свойства зеленого чая. Можно ли пить зеленый чай.

 

 

ОСАГОда үзгәрешләр көтелә

Президент Владимир Путин Русия хөкүмәте һәм Русия банкына агымдагы елның 1 октябренә кадәр автомобильләрне страховкалауга үзгәрешләр кертергә кушты. 

Тулысынча:ОСАГОда үзгәрешләр көтелә

Яңа Нива – Lada Urban

Безнең илдә  генә түгел, чит илләрдә дә яхшы сатыла торган Нива автомобиле чыга башлауга 40 ел тулып килә. Шушы уңайдан аңа тагы да модернизация үткәрергә уйладылар. Lada Urban 2014 нче ел азагында сатуга чыккан иде. Аның заманча Нива икәнлеген күпләр сынап та карады инде. 

Тулысынча:Яңа Нива – Lada Urban

Дәүләт ярдәменең файдасы булырмы?

Соңгы ике елда автомобиль сәнәгате зур авырлыклар кичерә. Яңа төр машиналар эшләнеп торса да, аларны сату күпкә авырлашты. Моңа, әлбәттә, гомум икътисади көрчек тә гаепле. Шуны күз уңында тотып, Русия Хөкүмәте автомобиль предприятиеләре булган субъектларга субсидия бүләргә исәп тота. Бу хакта Премьер-министр Дмитрий Медведев хөкүмәт утырышында хәбәр итте.

Тулысынча:Дәүләт ярдәменең файдасы булырмы?

Штраф ташламаларыннан файдалан

Агымдагы ел башыннан юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен эләктергән административ штрафларны 20 көн эчендә түләгәндә 50 процент ташлама алырга мөмкин. Русия водительләренең күбесе бу мөмкинчелекне файдалана башлаган да инде.

Шулай да күп кенә аңлашылмаучанлыклар да килеп чыгып тора. Интернет челтәрендә алар белән танышырга була. Мәсәлән, билгеле җырчы һәм композитор Юрий Лоза үзе белән булган хәлне язган.

– Машинамны рөхсәт ителмәгән җирдә калдырган өчен штраф тукталышына алып киткәннәр. Мин 20 көн эчендә штрафны түләп карарга булдым. Ике атна буена ЮХДИИ сайтында штраф күренмәгәч штраф тукталышында бирелгән билгеләмәне тотып, банкка юлландым. Банк хезмәткәрләре, ташлама белән түләүне алырга әзер булуларын белдерсәләр дә, минем административ штрафны эзләп таба алмадылар. Димәк, махсус рәвештә 20 көн үткәч кенә сайтка  куярлар дип кайтып киттем. 

Билгеле җырчы кебек хәлгә калучылар күп булуы ачыкланды  аның язмасыннан соң. Русия Дәүләт Думасының конституция закончылыгы һәм дәүләт төзелеше комитеты рәисе урынбасары, ташламалы штраф нормалары авторы Вячеслав Лысаков моңа болай дип җавап бирде.

– Хөкүмәт әгъзалары, банклар һәм ЮХДИИ җитәкчеләренә ташламалы административ штрафларны түләү эшчәнлеген  җайга салу өчен бер ел вакыт бирелгән иде. Әле булса штраф түләү буенча кытыршылыклар килеп чыгып тора. Әлеге яңалыкны кертергә әзерләнгәндә без беренче чиратта кәгазьдәге документ әйләнешен киметүне күз уңында тоткан идек. Әгәр дә гади водитель “gosuslugi.ru”, яисә ЮХДИИ сайтында теркәлгән икән, юл йөрү кагыйдәсен бозу хакындагы билгеләмә аңа бик тиз килеп җитәчәк. “Бәхет хаты” көтеп утырасы да булмый. Әйе, чынлап та, кайбер вакытта почта хезмәтендә дә аңлашылмау-

чанлыклар булып тора. Почта аша штраф килгәнен көтсәң, штраф түләргә бирелгән 20 көн үтеп тә китәргә мөмкин бит. Минемчә, водитель почта хезмәтеннән штраф хакында билгеләмәсен алган көннән 20 көнне исәпләгәндә дөресрәк булыр иде. Конвертка сугылган почта мөхере буенча кешенең аны кайчан алганлыгын бик тиз ачыклап була бит.

Русия ЮХДИИ хезмәткәрләре белдерүенчә агымдагы елның гыйнвар аенда гына ил буйлап юл йөрү кагыйдәләрен бозучыларга 3 миллионнан артык административ штраф салынган. Шуларның 95 процентын ташламалар белән түләп булыр иде. Февраль азагына шул 3 миллионның 900 меңе штрафын түләгән. Түләнгән штрафларның 700 меңе нәкъ 50 процент ташлама белән түләнгән. Димәк, яңалыкны файдаланырга тырышучылар саны күбәя. Юл хәрәкәте дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре алдагы көндә штрафларны алдан түләү гадәткә керсә, без дә сирәк тәртип бозучылардан, еллар дәвамында дистәләгән меңнәр бурыч түләмәүчеләргә күчәр идек диләр. Юл йөрегәндә тупас рәвештә кагыйдә бозучылар файдалана алмый бу яңалыктан.

Кайсы очракта ташламалар каралмаган:

*махсус дәүләт хезмәте  генә урнаштыра ала торган яктылык фонарьлары һәм  сирена куючылар;

*светофорның кызыл утына чыгучылар;

*рөхсәт ителгән тизлекне 40 чакрымга арттыручылар;

*каршы юлга чыгып йөрүчеләр;

*дәүләт теркәве үтмәгән транспортта җилдерүчеләр;

*җәяүленең сәламәтлегенә зыян китергән очракта;

*эчкән килеш машина йөрткәндә тотылучылар.

Юлларда иминлек тикшерелде

Агымдагы елның 14нче мартында Русия Президенты Владимир Путин Ярославль шәһәрендә Дәүләт Советы Президиумының “Юл хәрәкәте хәвефсезлеге”нә багышланган махсус утырышын үткәрде. 

– Соңгы ун елда гына да төрле юл һәлакәтләрендә 350 мең кешенең гомере өзелгән. Бу бит тулаем шәһәр дигән сүз. Шул вакыт аралыгында юлларда 3 миллион кешенең сәламәтлегенә төрле дәрәҗәдә зыян китерелгән. Аларның күбесе водительләр гаебе белән эшләнгән. Шуңа күрә дә җәяүлеләр йөрер өчен тәгаенләнгән урыннарда юл йөрү кагыйдәлерен бозучы водительләргә карата җәзаны катылатырга кирәк. Каршы як юлга чыгып авария булдыручыларның да җаваплылыгын арттырырга кирәк, – дип ассызыклап үтте ил Президенты. Чынлап та, нәкъ шушы ике кагыйдәне бозу аеруча һәлакәтләргә китерә.

Тулысынча:Юлларда иминлек тикшерелде

 Безнең партнерлар

   

Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
Филиал: Редакция газеты «Омет»- филиал государственного унитарного предприятия Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
450079, г. Уфа, ул. 50-летия Октября, дом 13, 9 этаж, тел. 273-94-38, 273-64-81, e-mail: omet-ufa@mail.ru
Вся информация и материалы, размещенные на сайте редакции газеты «Омет» защищены международным и российским законодательством
об авторском праве. Все сообщения газеты «Омет» предназначены для пользователей старше 12 лет.
При перепечатке или цитировании ссылка на газету «Омет» обязательна.
Дизайн сайта- Абдуллин Фаниль
>