Болезни глаз у человека. Известные болезни глаз лечение. Болезни глаз симптомы. Лечение простуды в домашних условиях. Самое быстрое лечение простуды. Простуда лечение лекарства. Хороший стоматолог отзывы. Самый добрый стоматолог отзывы. Ассоциация стоматологов отзывы. Занятия йогой дома. Быстрая йога для начинающих дома. Как правильно заниматься йогой дома. Обертывание в домашних условиях. Быстрое обертывание живота в домашних условиях. Обертывание в домашних условиях рецепты. Наборы спортивного питания. Вкусная спортивное питание для набора массы. Спортивное питание оптом. Как избавиться от перхоти. Хороший шампунь от перхоти отзывы. Как избавиться от перхоти навсегда. Зеленый чай для похудения. Главные свойства зеленого чая. Можно ли пить зеленый чай.

 

 

Кул радарлары тыелды

 

Агымдагы елның 30 июлендә Русия эчке эшләр министры Владимир Колокольцевның “ЮХХДИ хезмәткәрләре арасында коррупцияне искәртү һәм профилактика эшләре үткәрү” дип исемләнгән боерыгы дөнья күргән иде. Әлеге боерык төбәкләр идарәләре җитәкчеләренә җиткерелде.

 

Боерык нигезендә кул радарларын файдалану тыелды. Машина йөртүче һәркемнең куак артына качып кул радарлары белән эш итүче инспекторларны очратканы бар. Бу боерык 1 августтан үз көченә кергән иде. Ике-өч көн үтүгә Ставрополь краенда элеккечә эшләүче инспекторларны тотканнар. Крайның ЮХХДИ җитәкчесе Александр Сафонов: “Инспекторлар рөхсәт ителгән тизлекне 40 километрга арттыручыларны гына шулай ачыклый”, дип акланырга тырышкан. Бу хәлдән соң Русия Дәүләт автоинспекциясе җитәкчесе Виктор Нилов: “Министрның боерыгы бар төбәкләрдә дә төгәл үтәлергә тиеш” – дип чыгыш ясады.

– Инспекторларның төп эше авария булдырмау өчен көрәш һәм тупас рәвештә юл йөрү кагыйдәләрен бозучыларны ачыклау булырга тиеш  – дип тә өстәде.

Әйткәндәй, агымдагы елның 7 ае эчендә ил буйлап 89 мең 832 авария очрагы теркәлгән. Юл фаҗигасендә 10 мең дә 180 кеше һәлак булган, 114 мең 485 кеше тән җәрәхәтләре алган. 

 

“Автобус” операциясе тәмам

Агымдагы елның 15 июленнән 15 августка кадәр “Автобус” дип исемләнгән операция үткәрелде. Юл хәрәкәте хәвефсезлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре 1 ай эчендә 1695 төрле кимчелекләр ачыклады. Җитешсезлекләр башлыча “Маршрутка-Газель” автомобильләрендә. Аларның күбесе пассажирлар ташыганда хәвефсезлек чараларын үтәмәү, берсен берсе узарга тырышып полосадан полосага күчеп йөрүләр. 

Тулысынча:“Автобус” операциясе  тәмам

Нефть очсызлана– бензин кыйммәтләнә

Reuters агентлыгы аналитиклары нефтькә хакларның түбән тәгәрәвенең дөнья буйлап төрле илләрдә нинди нәтиҗәләргә китерүен чагылдырган тикшеренүләр үткәргән. 

Аналитикларны Русиядәге хәлләр бигрәк тә аптыраткан. Соңгы ике елда Русиядә бензинның хакы 11 процентка арткан. Шул ук вакыт аралыгында нефтькә хак 60 процентка төшкән. Америка Кушма Штатлары белән чагыштырып караганда, безнең илдә хакларның дөнья финанс законнарына туры килмәвен күзалларга була.  Чөнки АКШ та әлеге вакыт эчендә бензинга хак, киресенчә, 38 процентка төшкән. Аналитиклар билгеләвенчә бу бары тик Русия Хөкүмәтенең карарлары нигезендә генә эшләнә ала. Соңгы ике елда нефтькә хак төшү нәтиҗәсендә ил казнасына керем килү дә күпкә кимеде. Аны бары тик бензинга хак күтәрү белән генә тулыландырырга мөмкин. Агентлык аналитикларының исәпләвенчә, 2015 нче елда 

1 литр бензинга НДС һәм акциз күләме 9,1 сум тәшкил иткән. Ә менә  2016 нчы елда ул инде 12,6 сумга җиткән. Агымдагы елда гына да акциз хаклары ике тапкыр –гыйнвар һәм апрель айларында күтәрелде. Ел азагына бу казнага өстәмә 200 миллиард сум китерер дип көтәләр. 

Пилотсыз трактор

Ул тракторчыдан башка эшли ала, әмма әлегә кабинада кеше утыра.

Бу хакта махсус системалар эшли торган "Cognitive Technologies" компаниясе президенты Ольга Ускова белдерде. Авыл хуҗалыгы техникасының, күз күреме начар булган шартларда, төнге вакытка күчеп ныклап эшли алуы җитди көндәшлек тудыра дигән сүз. Бүген трактор көнгә уртача алты сәгать эшли, калган вакытта техника тик тора", – дип билгеләп үтте Ольга Ускова. Аның сүзләренчә, хәзер төп бурыч– кыр шартларында яңа системаны камилләштерү.

 Ел ярымнан комплекс сату өчен әзер булырга тиеш. Техниканы Русия, Һиндстан, Кытай һәм Төркия базарларында сату планлаштырыла. Барлык программа-аппарат комплексының гомум бәясе әлегә билгесез, әмма бу сумма трактор бәясенең 15 процентыннан артмаячак, дип хәбәр ителә.

 

Яңа кагыйдә эшлиме?

Агымдагы елның 8 нче июнендә юл йөрү кагыйдәләренә “хәвефле йөртү” дип исемләнгән өстәмә кертелде. Закон кабул ителсә дә, штраф күләме әлегә төгәл генә күрсәтелмәгән. Ул көзге айларда, мөгаен, сайлаулардан соң билгеләнәчәк. Кайбер белгечләр белдерүенчә 5 мең сум тирәсе булачак дип көтелә.


 – Закон март аенда ук кабул ителергә тиеш иде, ләкин халык фикерен  өйрәнү өчен без аны кичектереп тордык. Юлда үзләрен генә түгел, күбрәк башка водительләрнең гомерен куркыныч астына куеп, “хәвефле йөртү”челәр күбәйде. Нәкъ шундыйларны тәртипкә утырту өчен эшләнде дә инде әлеге өстәмәләр, – дип белдерде Хөкүмәт Рәисе Дмитрий Медведев.

Тулысынча:Яңа кагыйдә эшлиме?

 Безнең партнерлар

   

Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
Филиал: Редакция газеты «Омет»- филиал государственного унитарного предприятия Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
450079, г. Уфа, ул. 50-летия Октября, дом 13, 9 этаж, тел. 273-94-38, 273-64-81, e-mail: omet-ufa@mail.ru
Вся информация и материалы, размещенные на сайте редакции газеты «Омет» защищены международным и российским законодательством
об авторском праве. Все сообщения газеты «Омет» предназначены для пользователей старше 12 лет.
При перепечатке или цитировании ссылка на газету «Омет» обязательна.
Дизайн сайта- Абдуллин Фаниль
>