Болезни глаз у человека. Известные болезни глаз лечение. Болезни глаз симптомы. Лечение простуды в домашних условиях. Самое быстрое лечение простуды. Простуда лечение лекарства. Хороший стоматолог отзывы. Самый добрый стоматолог отзывы. Ассоциация стоматологов отзывы. Занятия йогой дома. Быстрая йога для начинающих дома. Как правильно заниматься йогой дома. Обертывание в домашних условиях. Быстрое обертывание живота в домашних условиях. Обертывание в домашних условиях рецепты. Наборы спортивного питания. Вкусная спортивное питание для набора массы. Спортивное питание оптом. Как избавиться от перхоти. Хороший шампунь от перхоти отзывы. Как избавиться от перхоти навсегда. Зеленый чай для похудения. Главные свойства зеленого чая. Можно ли пить зеленый чай.

 

 

Сорау-җавап № 5, 3 февраль

Техосмотр таләпкә әйләндеме?

– Әйе, узган елның 26 октябрендә техник күзәтүгә кагылышлы закон проекты гамәлгә керде. Төзәтмәләр нигезендә, 1 гыйнвардан техосмотр кәгазе булмаган очракта 500 сум күләмендә штраф салыначак.  Моннан тыш, техник күзәтү үтмичә, шофер машинаны йөртә алмый. Әлегә кадәр машинаны страховкалаганда компаниянең үзендә 400-500 сум түләп полис ала идек. Техник күзәтү үтү-үтмәү мәҗбүри булмады. Күбебез шулай йөри бирде.

Тулысынча:Сорау-җавап № 5, 3 февраль

Күпфункцияле үзәктә яңа хезмәт

Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы белдерүенчә, 1 февральдән күпфункцияле үзәкләр бер яңа хезмәт күрсәтә башлый. Анда водитель таныклыгын алмаштырырга мөмкин булачак. Моңа кадәр аның белән ЮХХДИ идарәсенең имтихан тапшыру бүлекләре генә шөгыльләнә иде. Тик бу яңалык бик шома гына эшләп китәргә охшамаган. Чөнки үзәккә кимендә ике тапкыр барырга туры киләчәк. Беренчесендә сез кирәк булган документларыгызны тапшырасыз. Аны шул имтихан тапшыру бүлегенә җыеп җибәрәләр. Алар рөхсәт бирсә, үзәк сезгә яңа водитель таныклыгы бирәчәк. Икенче тапкыр аларны алыр өчен барырга туры киләчәк. Шул ук вакытта яңа таныклык өчен кайда фотога төшәргә икәне ачык кына күрсәтелмәгән. Аның өчен үзең фото алып килергәме, үзәктә төшәргәме, әллә инде элеккечә имтихан тапшыру бүлегендәме?

Юл йөрү кагыйдәләре һәм закон нигезендә кертелгән башка яңалыкларның уйланып бетмәгәнлеге аптырата. Ашыгып кабул ителгән карарларның төрле аңлашылмаучанлыклар китереп чыгарганын күреп тә, аңлап та торабыз. 

 

ОСАГОда үзгәрешләр көтелә

Узган елда полисларның хакы сизелерлек артса да, страховкалау компанияләре акча җитмәүгә зарлана. Елның-елында төрле яңа алымнар кулланып карыйлар. Күптән түгел  Русия Үзәк банкы җитәкчелеге иң зур страховкалау компанияләре директорлары белән очрашты. Очрашу барышында 1 марттан тагы да берничә үзгәреш кертү хакында сүз барды. Үзәк банк страховкалау компанияләренә үз автосервисларын булдырып авариягә очраган автомобиль хуҗаларына машиналарын төзекләндереп бирүне таләп итеп куя. Бу, бер яктан караганда, бик уңайлы булыр кебек. Чөнки акчалата алган очракта, машина төзекләндерергә җитмәвен күпләребез инде белә. Машина хуҗалары бу хәл белән килешмичә судка мөрәҗәгать итә. Берничә айга сузылган тарткалашулардан соң гына, суд карары нигезендә тагын берникадәр акча алып, машинасын төзәтә. Моның өчен күпме вакыт һәм сәламәтлек кирәген бу хәлгә тарыган кеше үзе генә белә. Икенче яктан караганда, әлеге килешү нигезендә  авариягә эләккән машинаны төзекләндерү өчен нинди запас частьләр куеласы хакында бер сүз дә юк. Шул ук вакытта төзекләндергәннән соң гарантия вакыты да билгеләнмәгән. Бүгенгесе көндә “авторазбор” дип исемләнгән оешмалар күбәйде.

Тулысынча:ОСАГОда үзгәрешләр көтелә

Машина сатып алучыга

Соңгы ике елда машина хакларының кинәт үсеп китүе күзәтелә. Шуңа күрә дә кеше кулыннан бераз йөрелгән машина сатып алучылар арта башлады. Тик бу бик четерекле мәсьәлә. Чөнки гәзитләрдә дөнья күргән игъланнар, машина базарында, хәтта рәсми автосалоннар аша сатып алган очракта да алданырга мөмкинсең. Машинаның “чиста” булуына алар да төгәл генә ышандыра алмый. Шуңа күрә кулдан автомобиль сатып алырга теләгән кешеләргә берничә киңәш артык булмас дип уйлыйм. 

Иң башта, әлбәттә, машинаның документларын җентекләп тикшерергә кирәк. Кирәкле документларсыз машина бары тик тимер өеме генә, кем әйтмешли “күчемсез милек”.

Тулысынча:Машина сатып алучыга

Машина эвакуацияләүдә үзгәрешләр

Русиянең монополиягә каршы көрәш Федераль хезмәте рөхсәт ителмәгән урында калдырылып штраф тукталышына эвакуацияләнгән машиналар өчен түләү тарифларына үзгәрешләр кертү хакында белдерде. 

 

Яңа исәпләү методикасында автомобильне эвакуацияләү, штраф тукталышында саклау һәм штраф түләү вакыты күрсәтелгән. Штраф күләме һәрбер регионда эвакуация оешмалары арасында тендер үткәрү юлы белән расланачак. Русия Дәүләт Думасы әлеге тарифларны көзге сессиядә караячак һәм хаклар түбәнрәк булачак дип көтелә. Белгечләр әйтүенчә ул 2-3 мең сум аралыгында булырга тиеш. Бүгенгесе көндә Мәскәү шәһәрендә машина эвакуацияләү 7 мең сум  тәшкил итә. Яңа методика 1 сентябрьдән үз көченә керәчәк. Шуңа кадәр, монополиягә каршы көрәш федераль хезмәте әлеге документны тулысынча әзерләп бетерергә тиеш. Әлегә аның якынча варианты гына дөнья күрде. Федераль хезмәт әлеге документка регионнарның мөнәсәбәтен ачыклагач аны Дәүләт Думасына җибәрәчәк. Әйткәндәй, узган ел ЛДПР барлык регионнарда да бер төрле кагыйдәләр һәм бер хаклар булырга тиеш дип үз тәкъдимен керткән иде. Ләкин бу тәкъдим кабул ителмәде. Русия хөкүмәте 20 августта шулай ук: яңа закон проекты кертте. Әлеге проектта эчкән килеш тотылып, автомобиле штраф тукталышына куелган кешеләр турында бәян ителә. Узган елның 1 июлендә беренче тапкыр исерек килеш тотылган водительләргә 30 мең сум штраф салына һәм алар 1 ел да 6 айга водитель таныклыгыннан мәхрүм ителәләр иде. Яңача проектта язылганча алар иң башта әлеге 30 меңне, аннары машина эвакуацияләгән хакны түләргә тиешле. Аннан соң гына машиналарын штраф тукталышыннан алып чыга алачаклар.

 Безнең партнерлар

   

Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
Филиал: Редакция газеты «Омет»- филиал государственного унитарного предприятия Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
450079, г. Уфа, ул. 50-летия Октября, дом 13, 9 этаж, тел. 273-94-38, 273-64-81, e-mail: omet-ufa@mail.ru
Вся информация и материалы, размещенные на сайте редакции газеты «Омет» защищены международным и российским законодательством
об авторском праве. Все сообщения газеты «Омет» предназначены для пользователей старше 12 лет.
При перепечатке или цитировании ссылка на газету «Омет» обязательна.
Дизайн сайта- Абдуллин Фаниль
>