Болезни глаз у человека. Известные болезни глаз лечение. Болезни глаз симптомы. Лечение простуды в домашних условиях. Самое быстрое лечение простуды. Простуда лечение лекарства. Хороший стоматолог отзывы. Самый добрый стоматолог отзывы. Ассоциация стоматологов отзывы. Занятия йогой дома. Быстрая йога для начинающих дома. Как правильно заниматься йогой дома. Обертывание в домашних условиях. Быстрое обертывание живота в домашних условиях. Обертывание в домашних условиях рецепты. Наборы спортивного питания. Вкусная спортивное питание для набора массы. Спортивное питание оптом. Как избавиться от перхоти. Хороший шампунь от перхоти отзывы. Как избавиться от перхоти навсегда. Зеленый чай для похудения. Главные свойства зеленого чая. Можно ли пить зеленый чай.

 

 

Транспортта түләүләр үзгәрмәкче

Кулакча белән түләү бетерелеп, карта ярдәмендә түләүләр генә калмакчы. Ачыклап әйткәндә, транспортта йөргән өчен элеккечә, транспорт картасыннан тыш, төрле банк карталары һәм телефоннардагы “мобиль кушымта”лар ярдәмендә дә түләргә мөмкин булачак. Льготалары булган пассажирлар бердәм социаль билет белән хисаплашачак. Мондый алым “Башавтотранс” дәүләт унитар оешмасының Стәрлетамак филиалында һәм “Стәрлетамак троллейбус идарәсе” муниципаль оешмасында сынау үткән дә инде. “Уфа электр транспорты идарәсе” генераль директоры Аскәр Фазлыев белдерүенчә, башкалада да шундый ук тәртип кертеләчәк икән.
–Бүгенге көндә без “Уралсиб” һәм “Саклык банкы” белән сөйләшүләр алып барабыз. Килешү төзелсә әлеге банклар карталары белән түләп булачак,”– ди генераль директор.
–Пассажирлар ташуны хезмәтләндерүче шәхси эшкуарлар гына әлегә бу яңалыкны кабул итәргә ашыкмый, чөнки киләчәктә салым түләүдән качып булмаячак бит, – ди Башкортстанның транспорт буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Азат Кәлимуллин.

Тулысынча:Транспортта түләүләр үзгәрмәкче

Штрафыңны вакытында түләмәсәң...

Суд приставлары еш кагыйдә бозучыларга каршы көрәш башлаган. Шунсыз мөмкин дә түгелдер, кайберәүләргә бер көн эчендә генә дә берничә протокол төзелә. Җитмәсә, алар еллар дәвамында җыелган штрафларын түләми.

Тулысынча:Штрафыңны  вакытында түләмәсәң...

Страховкалауда янә үзгәрешләр

Үзәк банк страховкалау компанияләренә, үз автосервисларын булдырып, авариягә очраган автомобиль хуҗаларына машиналарын төзекләндереп бирүне таләп итеп куя. Бу, бер яктан караганда, бик уңайлы булыр кебек. Чөнки акчалата алган очракта, ул сумманың машина төзекләндерергә җитмәвен күпләребез инде белә. 

Тулысынча:Страховкалауда янә үзгәрешләр

Нинди машиналар популяр?

Автостат агентлыгы Русия буенча 2006-2016 елларда кайсы марка автомобильнең күпме сатылуы хакында тикшеренүләр үткәргән. 

Тикшеренүләрдән күренүенчә, үзебезнең машиналарны сатып алучылар 3 тапкыр кимегән. Хәер, моны урамнардагы машиналарны күзәткәндә дә чамаларга була. Чит ил машиналарын сатып алучылар, киресенчә, 4 тапкыр арткан.

Шушы еллар арасында Япониядә җитештерелгәннәрен-2, Корея машиналарын сату 3 тапкырга үскән. Америка Кушма Штатларында эшләнгән машиналарга сорау, киресенчә, ике тапкырга кимегән. Соңгы елларда Русия юлларында Кытай машиналары күбәйгәне сизелә. Русиянең машина базарында 3 кенә процент алып торуга карамастан, соңгы 10 ел эчендә аларның саны 6 тапкырга арткан. Чит ил брендлары арасында Русия базарында сатылу арткан беренче биш урынны шушы компанияләр алып тора: Kia (+9%). Hyndai (+6%), Renault (+5%), WolKswagen (+4.5%) һәм Nissan (+4%).

Базардагы шундый үзгәрешләр “АвтоВАЗ” компаниясенә зур югалтулар алып килгән. Ун ел элек әлеге компания автомобильләре Русия машина базарының яртысын диярлек биләп торган. Соңгы елларда бу сан 17 процентка, димәк, 30 процентка төшкән. Соңгы ике елда, “Лада”ның яңа модельләре эшләнә башлагач, берникадәр җанлылык сизелде, әлбәттә. Әмма соңгы айларда сату тагын кимегән. Чөнки әлеге машиналарның бәясе чит ил машиналарыныкын куып җитте.

Башкортстанда машина базарында хәлләр ничегрәк соң? Шул ук “Автостат” агентлыгы тикшеренүләреннән күренүенчә, 2016 елда яңа машина сатып алу буенча без җиденче урында торабыз икән. Төбәктә яшәүче мең кешегә исәпләп чагыштырганда, Мәскәү, Санкт-Петербург, Татарстанда 16 автомобиль туры килгән. Дүртенче урында –Самара, бишенчедә – Мәскәү, алтынчыда – Ханты-Мансы өлкәләре. Бездә һәр мең кешегә яңа сатып алынган 11 автомобиль килеп чыга. 

 

Прокуратура автобусларны тикшерә

Белүегезчә, агымдагы елның 1 гыйнварыннан  мәктәп балаларын төркемләп йөртү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелгән иде. Әле берничә ел элек кенә юлда берәр хәл була калса, барлык гаепне водительгә яга килделәр. Соңгы еллардагы үзгәрешләр нигезендә җаваплылык бермә-бер артты. Бүгенгесе көндә водитель дә, мәктәп директоры да, сәфәрне оештыручы да җавап тота.

Республика прокуратурасы хезмәткәрләре бу өлкәдә күп кенә җитешсезлекләрне ачыклаган. Тикшерү нәтиҗәләре юл хәрәкәте хәвефсезлеге дәүләт инспекциясе идарәсенә җибәрелгән.

Мәсәлән, Бишбүләк районында эшләп килүче “Парус” спорт мәктәбе җитәкчелеге балаларны Уфа шәһәренә спорт ярышларына хәвефсезлек чараларын тупас бозып чыгарып җибәргән. Автобус белән тиешле эш  стажы булмаган егет идарә иткән. Алай гына да түгел, әлеге водитель  тулысынча эшкә урнашып та бетмәгән булган.  Димәк , ул бернәрсәгә дә җавап бирми булып чыга. Авыргазы районының Степановка авылы мәктәп автобусында да күп кенә җитешсезлекләр табыла. Анда иминлек каешларының төзек булмавы, тавыш сигналының эшләмәве ачыклана. Башка районнарда да, хәтта чагыштырмача яхшы дип саналган Уфа мәктәпләре транспортында да кимчелекләр җитәрлек. Яңа законнар буенча бу җитешсезлекләр өчен штрафлар йөзәр мең белән исәпләнә башлады. Шулай булгач кагыйдәләрне җентекләп өйрәнеп, таләпләрне үтәргә генә кала инде. Балалар гомере сезнең кулда.

 

 Безнең партнерлар

   

Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
Филиал: Редакция газеты «Омет»- филиал государственного унитарного предприятия Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
450079, г. Уфа, ул. 50-летия Октября, дом 13, 9 этаж, тел. 273-94-38, 273-64-81, e-mail: omet-ufa@mail.ru
Вся информация и материалы, размещенные на сайте редакции газеты «Омет» защищены международным и российским законодательством
об авторском праве. Все сообщения газеты «Омет» предназначены для пользователей старше 12 лет.
При перепечатке или цитировании ссылка на газету «Омет» обязательна.
Дизайн сайта- Абдуллин Фаниль
>