Болезни глаз у человека. Известные болезни глаз лечение. Болезни глаз симптомы. Лечение простуды в домашних условиях. Самое быстрое лечение простуды. Простуда лечение лекарства. Хороший стоматолог отзывы. Самый добрый стоматолог отзывы. Ассоциация стоматологов отзывы. Занятия йогой дома. Быстрая йога для начинающих дома. Как правильно заниматься йогой дома. Обертывание в домашних условиях. Быстрое обертывание живота в домашних условиях. Обертывание в домашних условиях рецепты. Наборы спортивного питания. Вкусная спортивное питание для набора массы. Спортивное питание оптом. Как избавиться от перхоти. Хороший шампунь от перхоти отзывы. Как избавиться от перхоти навсегда. Зеленый чай для похудения. Главные свойства зеленого чая. Можно ли пить зеленый чай.

 

 

Кагыйдә үзгәрде

Шәхси машиналарда да, мәктәп һәм туризм белән шөгыльләнүче оешмалар автобусларында да балаларны йөртү кагыйдәләре еш кына үзгәреп тора. 

Берсенә күнегеп бетмибез, икенчеләре дөнья күрә. Русиядә, 12 июльдән, балаларны машинада йөртүдә яңа кагыйдәләр үз көченә керде. Хәзер яңа кагыйдәләр нигезендә 7 яшькә кадәр булган балаларны, ялгызларын гына автомобиль салонында калдырырга ярамый. Калдырылган машинада 7 яшькә кадәрге ялгыз бала булганда, ЮХХДИ хезмәткәрләре машина йөртүчене административ җаваплылыкка тартачак. Штраф күләме 500 сум тәшкил итә. Шулай ук, яңа кагыйдәләр нигезендә, 7 яшьтән өлкәнрәк балаларны куркынычсызлык каешы белән генә дә йөртергә рөхсәт ителә.
Җиде яшьтән кече балаларны махсус утыргычта йөртү мәҗбүри. Шул ук вакытта, 12 яшьтән кече балаларны мотоциклның арткы утыргычында йөртү рөхсәт ителми.

Табигатьтән каза күрсәң...

Быелгы кыш туктамый яуган карлары һәм көрт баскан урамнары белән истә калган иде. Яз һәм җәй айлары да табигать казалары белән истә калыр, мөгаен. Соңгы бер ай эчендә генә көчле давыл һәм яңгырлар күп кенә төбәкләргә сизелерлек зыян салды. Автомобиль страховкалаучылар бер айда төрле төбәкләргә зыян күрүчеләргә 200 миллион сум күләмендә акча түләгән.

Тулысынча:Табигатьтән каза күрсәң...

Безнең машинага кемнәр кызыга?

Соңгы ике елда машина хаклары 20-30 процентка кадәр күтәрелде. Моны Русия сумының түбән тәгәрәве белән бәйләп аңлаталар. Чөнки яңа модель машиналарда чит ил запас частьләре 60 процент диярлек алып тора. Аларны чит ил җитештерүчеләреннән валютага сатып алабыз. Машинагыз ватыла калса, шулай ук чит илдән кыйммәт хакка китерелгән частьлар куячаклар.

Тулысынча:Безнең машинага  кемнәр кызыга?

Ярдәмне кем тояр?

Русия Хөкүмәте автомобиль сатып алучыларга льготалы кредитлар бирү өчен өстәмә ярдәм күрсәтү буенча карар кабул итте.
Узган ел азагында 2017 елда ташламалы кредит алу бетереләчәк дигән сүзләр йөре-гән иде. Шулай да, бу тармактагы киерен-келекне аңлап, быел да ярдәм күрсәтергә карар иттеләр. Әлбәттә, ул башка еллар-дагыга караганда күпкә киметелгән. Шулай булуга карамастан, Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы бу тагын да 350 мең автомобиль сатарга мөмкинчелек бирәчәк дип хәбәр итә. Бу өлкәдәге белгечләр генә моңа бик ышанып бетми. Әлеге ярдәм генә елдан-ел түбән тәгәрәгән автомобиль җитештерү тармагына ярдәм итә алмаячак дигән фикердә алар. Исегездә булса, дәүләт ярдәме күрсәтелә башлаган елларда үзебезнең илдә җыелган 600 мең сумга кадәр булган автомобиль алу өчен льготалы кредит бирелә иде.

Тулысынча:Ярдәмне кем тояр?

Уфа аша “Ефәк юл”

Быел да халыкара “Ефәк юл” дип исемләнгән автомобиль узышлары Уфа аша үтәчәк. Ярышлар 7 июль көнне Мәскәүдә, ачыклап әйткәндә, Кызыл мәйданда тантаналы рәвештә башланып, 22 июль көнне Кытай Халык Республикасының Сиань шәһәрендә тәмамланачак. Бәйгеләр Русия, Казахстан һәм Кытай юлларында узачак. Юл озынлыгы 9608 километр.

Спортчылар 9 июль көнне Уфа шәһәрендә узышларның өченче этабын башлап җибәрү өчен җыелачак. Уфа –Кустанай этабы 876 километр тәшкил итә. Бәйгеләр җиңелдән булмаска охшаган. Бу этап табигать шартларының да, җир өслегенең дә төрлелеге белән аерылып торачак. Әйткәнемчә, узышлар Мәскәү шәһәрендә башлана, икенче этап Чебоксар – Уфа, өченчесе Уфа–Кустанай, аннары Астана, Семей, Урджар, Карамай, Хами, Өремче, Дуньхуан, Цзяюйгуань, Алашан–Юун, Чжун –Вэй һәм финишта Сиань шәһәрләре каршы алачак. Әлеге бәйгеләрнең юнәлешен Русия, Кытай, Казахстан һәм Франция һөнәри автоспортчылары төзегән. Оештыру комитетын билгеле Русия узышчысы, берничә тапкыр “Париж – Дакар” раллие җиңүчесе Владимир Чагин җитәкли. Спортчыларны бик мавыктыргыч бәйгеләр көтә.

 Безнең партнерлар

   

Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
Филиал: Редакция газеты «Омет»- филиал государственного унитарного предприятия Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
450079, г. Уфа, ул. 50-летия Октября, дом 13, 9 этаж, тел. 273-94-38, 273-64-81, e-mail: omet-ufa@mail.ru
Вся информация и материалы, размещенные на сайте редакции газеты «Омет» защищены международным и российским законодательством
об авторском праве. Все сообщения газеты «Омет» предназначены для пользователей старше 12 лет.
При перепечатке или цитировании ссылка на газету «Омет» обязательна.
Дизайн сайта- Абдуллин Фаниль
>