Болезни глаз у человека. Известные болезни глаз лечение. Болезни глаз симптомы. Лечение простуды в домашних условиях. Самое быстрое лечение простуды. Простуда лечение лекарства. Хороший стоматолог отзывы. Самый добрый стоматолог отзывы. Ассоциация стоматологов отзывы. Занятия йогой дома. Быстрая йога для начинающих дома. Как правильно заниматься йогой дома. Обертывание в домашних условиях. Быстрое обертывание живота в домашних условиях. Обертывание в домашних условиях рецепты. Наборы спортивного питания. Вкусная спортивное питание для набора массы. Спортивное питание оптом. Как избавиться от перхоти. Хороший шампунь от перхоти отзывы. Как избавиться от перхоти навсегда. Зеленый чай для похудения. Главные свойства зеленого чая. Можно ли пить зеленый чай.

 

 

Ташламаларны куллана белик


“Гаилә автомобиле” алыр өчен нинди ташламалар бирелә?


1 Льготалы кредит.
2 Машина хакына 10 процент ташлама.
3 Сатып алучының 2 яисә күбрәк баласы булу таләп булып тора. Аны паспорт һәм туу турында таныклак ярдәмендә тикшерәчәкләр.
4 Бер елда бер генә машина алып була.

2017 ел башыннан дүләт ярдәме белән 1 миллион 450 мең сумга кадәр автомобиль алырга мөмкин. Алар 2016-2017 елларда Русиядә җыелган булырга тиеш. Кредит 3 елга бирелә. Башлангыч түләү кирәкми. Кредит ставкасы 11,3 процент (калган өлешен банкка дәүләт түли). Бу очракта сатып алыначак автомобильләр саны чикләнми. Әгәр дә акчаң бар икән, 100 машина алсаң да була. Нинди машиналар керә соң бу хак аралыгына? Рөхсәт ителгән 1 миллион 450 мең сумга NissanX-Trail, Mazda CX-5, Volswag en Tiguan, Ford Kuga, Hyundai, Kia, Renault һәм Skodaның бик күп модельләрен сатып алырга була.

Тулысынча:Ташламаларны  куллана белик

91 яшьтә руль артында

Күптән түгел Лондон гражданнары Королева Елизавета II нең машина йөртеп китеп баруына тап блуганнар һәм фотога төшереп тә өлгергәннәр.
Быел 21 апрельдә Бөекбританиянең Берләшкән Инглиз Корольлегенең барлык гражданнары королеваны 91 яше белән котлаган иде. Өлкән яшьтә булуына карамастан, аны әледән-әле руль артында күрәләр икән. Моңа кадәр дә аны автомобиль йөрткәндә, хәтта атка атланып йөргән вакытларын чагылдырган фотлар күренгәләп тора иде. Бу осталыкның сәбәбен ачыклый китсәк бик күп нәрсә аңлашыла. Икенче Бөтендөнья сугышы вакытында Елизавета йөк машиналары йөрткән һәм автомеханик һөнәрен дә үзләштергән икән. Илдә, водитель таныклыгынннан башка да машина йөртергә хокуклы бердәнбер кеше Королева Елизавета II.

КамАЗның яңа моделе

Чаллы йөк машиналары заводында КамАЗ автомобиленең яңа моделе конвейердан чыкты.
Аның беренче 108 машинасын инде сатып та алганнар. Бүгенгесе көндә тагын 150 машинага заказ кабул ителгән. Чит ил транспорт компанияләре дә әлеге модель белән кызыксына башлаган. Яңа машинада водительгә эш шартлары яхшыртылган, заманча җиһазлар урнаштырылган. Иң төп яңалык – аның ике төрле ягулык белән эшләргә җайлаштырылган двигателе. Хәзер ул завод конвейе-рыннан ук дизель һәм газ ягулыгы белән эшләүгә көйләнеп чыгарыла. Бу экологик яктан да бик отышлы. Шуңа күрә чит ил оешмалары да аның белән кызыксына. Гомумән ,КаМАЗ машина-ларын күп илләр бик теләп сатып ала. Аның халыкара “Париж-Дакар” авто-мобиль узышларында күп тапкырлар җиңүе дә моңа этәргеч булды.

Мәскәүгә автобуста

Республиканың пассажирлар хезмәтләндерүче   “Башавтотранс” дәүләт оешмасы 2018 елның май аеннан Уфа-Мәскәү маршруты буенча турыдан-туры рейслар ачып җәибәрергә ниятли.

Әлеге вакытта автобусларның оешкан төстәге тукталыш урынын ачыклау буенча конкурс оештырыла. Аның нәтиҗәләре буенча автовокзал билгеләнәчәк.

Тулысынча:Мәскәүгә автобуста

Ничек кайтарырга?

– Инвалид бала тәрбиялим һәм аны дәваханәгә йөртү өчен һәрчак машина кулланам. Бу очракта машина страховкалаганда ОСАГО полисына түләнгән акчаның яртысын кайтарып була дип ишеттем. Әмма страховкалаучылар моны ишетергә дә теләми. Чынлап та безгә ташлама каралганмы?

– Русия Конституцион суды карары нигезендә сезгә ташлама каралган. Безнең илдә страховкалаучылар белән килешү бик авыр эш. Аларны бары тик суд карары нигезендә генә җиңеп чыгып була. Күпләребезнең суд юлында йөрергә вакыты да, хәле дә , сәләте дә юк. Ә тарткалашу берничә елга кадәр сузылырга да мөмкин. Чөнки аларга район һәм шәһәр суды карары “указ” түгел. Аларга Югары һәм Конституцион суд карарлары гына тәэсир итә. Халыкны социаль яклау хезмәте дә ярдәм итәргә ашкынып тормый. Сезнең очракта ташлама сорап нәкъ әлеге оешмга мөрәҗәгать итәргә кирәк. Агымдагы елда Конституцион суд карары нигезендә бу четерекле мәсьәлә хәл ителде дияргә була. Түбән Новгород өлкәсендә яшәгән бер ханым ике инвалид бала тәрбияли.

Тулысынча:Ничек кайтарырга?

 Безнең партнерлар

   

Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
Филиал: Редакция газеты «Омет»- филиал государственного унитарного предприятия Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
450079, г. Уфа, ул. 50-летия Октября, дом 13, 9 этаж, тел. 273-94-38, 273-64-81, e-mail: omet-ufa@mail.ru
Вся информация и материалы, размещенные на сайте редакции газеты «Омет» защищены международным и российским законодательством
об авторском праве. Все сообщения газеты «Омет» предназначены для пользователей старше 12 лет.
При перепечатке или цитировании ссылка на газету «Омет» обязательна.
Дизайн сайта- Абдуллин Фаниль
>