Болезни глаз у человека. Известные болезни глаз лечение. Болезни глаз симптомы. Лечение простуды в домашних условиях. Самое быстрое лечение простуды. Простуда лечение лекарства. Хороший стоматолог отзывы. Самый добрый стоматолог отзывы. Ассоциация стоматологов отзывы. Занятия йогой дома. Быстрая йога для начинающих дома. Как правильно заниматься йогой дома. Обертывание в домашних условиях. Быстрое обертывание живота в домашних условиях. Обертывание в домашних условиях рецепты. Наборы спортивного питания. Вкусная спортивное питание для набора массы. Спортивное питание оптом. Как избавиться от перхоти. Хороший шампунь от перхоти отзывы. Как избавиться от перхоти навсегда. Зеленый чай для похудения. Главные свойства зеленого чая. Можно ли пить зеленый чай.

 

 

Авария урыныннан качучылар күбәя


Русия юл хәрәкәте хәвефсезлеге дәүләт инспекциясе җитәкчесе Михаил Черников “2017 ел башыннан авария урынын ташлап китүчеләр саны 100 меңнән артып китте”, дип белдерде.
Бүгенге көндә мондый кешеләрнең водитель таныклыгын 1 елда 6 айга тартып алалар. Аларны 15 тәүлеккә ябып кую да каралган. Русия Югары суды мондый водительләргә карата тиз арада тотып медицина тикшерүе үткәрүне рөхсәт итте. Авария урынын ташлап китүчеләр, башлыча, я эчеп утырган яисә наркотик кулланган булып чыгалар. Инспекторлар куллана торган алкотестер водительнең наркотик кулланганын ачыклый алмый.. Димәк, аның кан анализын алырга кирәк булып чыга. Шуңа күрә дә күпләр анализ бирүдән качып йөри. Эчке эшләр министрлыгы “медицина тикшерүеннән баш тартучы яисә качып йөрүчеләргә җәзаны катылтырга кирәк” дигән тәкъдим белән чыгыш ясады.
Бүгенге кагыйдәләр буенча тикшерүдән баш тартучыларга 30 мең сум күләмендә штраф каралган. Суд карары нигезендә аларның водитель таныклыгы 1,5 елга алына. Яңа тәкъдим кабул ителә калса, штраф күләме 35 мең сум булачак. Водитель таныклыгыннан 3 елга кадәр мәхрүм итәргә мөмкиннәр.
Авария урынын ике очракта гына ташлап китәргә мөмкин. Беренчесе әгәр дә авария вакытында тән җәрәхәтләре алучылар булмыйча ике водитель дә европротокол буенча китерелгән зыян суммасы белән килешәләр икән. Икенчесе – әгәр дә юл читенә үз машинагыз белән төшеп китеп җәрәхәтләнүчеләр булмаган очракта бу урынны машинагыз белән (ул хәрәкәтләнерлек булса) я булмаса җәяүләп ташлап китәргә рөхсәт ителә. РФ Дәүләүт Думасы депутатлары “европротокол нигезендә казаның суммасын зурайту” турында закон проектын беренче укуда кабул иттеләр. Бүген авария вакытында тән яралары алучылар булмаган очракта 50 мең сумга кадәр казаны каплау хакында водительләр үзләре килешә. Закон проекты кабул ителеп гамәлгә куелса, каза суммасы 100 мең сумга кадәр күтәрелә. Мәскәү һәм Санкт-Петербург, Мәскәү һәм Ленинград өлкәләрендә ул 400 мең сумга кадәр күтәреләчәк. Кем әйтмешли, 400 мең сумы да кирәкми, исән-сау йөрүгә ни җитә.

 Безнең партнерлар

   

Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
Филиал: Редакция газеты «Омет»- филиал государственного унитарного предприятия Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
450079, г. Уфа, ул. 50-летия Октября, дом 13, 9 этаж, тел. 273-94-38, 273-64-81, e-mail: omet-ufa@mail.ru
Вся информация и материалы, размещенные на сайте редакции газеты «Омет» защищены международным и российским законодательством
об авторском праве. Все сообщения газеты «Омет» предназначены для пользователей старше 12 лет.
При перепечатке или цитировании ссылка на газету «Омет» обязательна.
Дизайн сайта- Абдуллин Фаниль
>