Болезни глаз у человека. Известные болезни глаз лечение. Болезни глаз симптомы. Лечение простуды в домашних условиях. Самое быстрое лечение простуды. Простуда лечение лекарства. Хороший стоматолог отзывы. Самый добрый стоматолог отзывы. Ассоциация стоматологов отзывы. Занятия йогой дома. Быстрая йога для начинающих дома. Как правильно заниматься йогой дома. Обертывание в домашних условиях. Быстрое обертывание живота в домашних условиях. Обертывание в домашних условиях рецепты. Наборы спортивного питания. Вкусная спортивное питание для набора массы. Спортивное питание оптом. Как избавиться от перхоти. Хороший шампунь от перхоти отзывы. Как избавиться от перхоти навсегда. Зеленый чай для похудения. Главные свойства зеленого чая. Можно ли пить зеленый чай.

 

 

Транспорт салымы үзгәрерме?

Русиядә транспорт салымы дәүләт казнасына зур тына файда китерә. Күп еллар инде автомобиль йөртүчеләр һәм сәясәтчеләр, депутатлар шул салым турында бәхәсләшә. Мәгълүм булуынча, 1 декабрьгә кадәр барлык төр салымнарны түләү каралган. Транспорт салымы да шулар исәбендә. Шуңа күрә дә соңгы көннәрдә бу мәсьәләгә игътибар тагы да арта төште.
Берәүләр аны берничә тапкырга күтәрергә кирәк дисә, икенчеләре бу салымны бөтенләй бетерү яклы. Шушы көннәрдә ЛДПР партиясе “Транспорт салымын түләүдә үзгәрешләр кертү яисә аны бөтенләй бетерү” дип исемләнгән закон проекты белән чыкты. Әмма Русия Хөкүмәте моңа катгый каршы. Бу салымны бетергәндә дәүләт казнасы 146 миллиард сум югалтачак, дип белдерәләр алар.

Транспорт салымының үзенчәлекләре

Транспорт чаралары булган кешеләр ел саен бу салымны түләп барырыга тиеш. Әлбәттә, көчле двигателе булган Mitsubishi Outlander машинасы хуҗасы Лада Калина автомобиленә ия булган кешегә караганда күбрәк түли. Һәм бу аңлашыла да – чөнки салым двигатель көченә, машинаның зурлыгы һәм авырлыгына карап исәпләнә. Өстәвенә, ул һәрбер төбәктә үзенчә исәпләнелә. Төрле ташламаларны да һәрбер регион үзе куярга хокуклы. Бүгенге көндә экологик яктан чиста булган автомобильләргә ташламалар бирергә кирәк дигән сүзләр дә йөри. Моңа электр энергиясе һәм газ ягулыгы белән эшләүче автомбильләрне кертергә уйлыйлар.
Русия транспорт министрлыгы “экологик электр транспорты” дигән кагыйдәләр җыелмасын Хөкүмәткә тапшырды һәм ул расланды да инде. Бу юл йөрү кагыйдәләренә өстәмә булып торачак. Өстәмәдә “электр транспортын тукталышы”, “электр транспорты зарядкалау станциясе” дип аталган знаклар да расланды һәм эшләнә башлады. Бүгенге көндә ил буйлап 1 мең 105 электромобиль теркәлгән. Аларның 45 процентын Nissan Leas автомобиле тәшкил итә. Үзебездә электр энергиясе белән эшләүче Лада Эллада машинасы эшләнә. Әлеге көнгә аны 93 кеше сатып алган. Экология ягыннан чиста машиналар күпләп сатылсын өчен, тиз арада зарядкалау урыннары һәм станцияләре булдыру кирәк тә инде. Русия сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров 2018 нче елда илдә ике компания электромобиль чыгара башлаячак дип белдерде. Тик ул компанияләрнең исемнәрен генә атамады.
Транспорт салымының тагын бер бәхәсле һәм четрекле ягы бар. Бу төр салымны бөтенләй бетермәсәләр дә, аны үзгәртү күптән сорала. Мәсәлән, бүген эшләп килгән кагыйдәләр нигезендә аена бер тапкыр машинага утырган кеше дә, еллар буе аңардан төшмәгән кеше дә бердәй салым түли. Бу салымның төп өлеше юллар төзекләндерүгә тотыныла. Сирәк йөрүче кеше дә бензин сатып ала. Ә ул бензин, я булмаса дизель ягулыгы акцизында да “юл төзекләндерүгә” дигән өлеш бар. Шулай булгач безнең ил кешеләре ике тапкыр салым түли булып чыга. Башка бер генә илдә дә мондый хәл күзәтелми. Чит илләрдә юл төзекләндерү бензин хакы эченә кертелгән. Кем күбрәк йөри шул юл өслегенә күбрәк зыян китерә. Димәк, ул күбрәк түләргә тиеш. Бу – иң дөрес юл. Күбрәк йөри, күбрәк ягулык сатып ала һәм шуның белән юл төзекләндерү фондына күбрәк керем китерә. Аек акыл белән уйлаганда күптән шулай эшләргә кирәк иде.

 Безнең партнерлар

   

Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
Филиал: Редакция газеты «Омет»- филиал государственного унитарного предприятия Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
450079, г. Уфа, ул. 50-летия Октября, дом 13, 9 этаж, тел. 273-94-38, 273-64-81, e-mail: omet-ufa@mail.ru
Вся информация и материалы, размещенные на сайте редакции газеты «Омет» защищены международным и российским законодательством
об авторском праве. Все сообщения газеты «Омет» предназначены для пользователей старше 12 лет.
При перепечатке или цитировании ссылка на газету «Омет» обязательна.
Дизайн сайта- Абдуллин Фаниль
>