Как правильно класть плитку. Как класть плитку на стену быстро. Класть плитку своими руками. Как выбрать ламинат для квартиры. Какой лучше выбрать ламинат сегодня. Какого цвета выбрать ламинат. Как правильно клеить обои. Как клеить обои на потолок вертикально. Как правильно клеить углы обоями. Интересные самоделки своими руками. Качественные самоделки своими руками фото. Самоделки для дома своими руками. Как сделать потолок в доме. Чем лучше утеплить потолок дома на сегодняшний день. Утепление потолка дома своими руками. Бизнес идеи с минимальными вложениями. Успешные идеи малого бизнеса с нуля. Прибыльные бизнес идеи. Как сделать мебель своими руками. Сделать деревянная мебель своими руками. Сделать мебель своими руками видео. Опалубка для фундамента. Как сделать опалубку для фундамента быстро. Опалубка для фундамента купить.

 

 

Иномаркалар арта

Русия автомобиль базары тарихында бездә җыелган чит ил машиналарының күләме 60 процентка җитте. Бу тенденция дәвам итәчәк, ди белгечләр. 2007 елда ул 18 процент кына тәшкил итә иде. Ни сәбәпле аларның саны арта соң?

Чөнки, бездә җитештерелгән чит ил маркаларына запас частьлар кертүгә пошлина түләнми башлады. Икенчедән, Русиядә җыелган иномарканы чит илгә сатканда, аны илнең чик буена кадәр алып бару бушлай үтәлә. Өченчедән, безнең ил машиналары, мәсәлән Лада Веста, Лада X-RAY, Лада Веста Кросс кебек модельләрнең бәясе чит ил машиналарыныкын куып җитте. Комплектлануына карап, кайсы берсе хәтта кыйммәтрәк тә. Мәсәлән, 27 сентябрьдә Германиянең Франкфурт шәһәрендә тәмамланган халыкара автомобиль күргәзмәсендә KiA Rio Volkswagen
T-ROC, Ford EcoSport модельләре күрсәтелде.

Тулысынча:Иномаркалар арта

Инспектор хезмәтендә яңалыклар

20 октябрьдә Русия Эчке эшләр министрлыгының 664 нче санлы приказы белән Юл хәрәкәте хәвефсезлеге дәүләт инспекциясенең яңа административ регламенты үз көченә керде. Анда инспекторларның водительләр белән ничек мөгамәлә итәргә тиешлеге язылган.

Яңалыкларның берсе – юл транспорт һәлакәтенә очраган водитель хәзер вакыйга булган урынга килгән автоинспекторлардан белешмә ала алмаячак. Ә страховкалау компанияләре иң беренче чиратта әлеге белешмәне таләп итә. Яңа административ документның төп яңалыгы – ДАИ хезмәткәрләре водительләрне, мотоциклчыларны теләсә кайда туктата алалар. Өстәвенә, аларга машина документлары, водитель таныклыгы һәм страховка полисын тикшерү белән беррәттән автомобильдә утырган барлык кешеләрнең дә шәхси документларын тикшерү хокукы бирелде.

Тулысынча:Инспектор хезмәтендә яңалыклар

Юл кагыйдәләрендә үзгәрешләр

Русия Президенты Владимир Путин җәяүлеләрне зебрадан үткәрмәгән өчен штраф күләмен 2,5 мең сумга кадәр җиткерү турындагы канунны имзалаган.

Закон нигезендә “җәяүлеләргә, велосипедчыларга һәм башка юл хәрәкәтендә катнашучыларга юл бирү кагыйдәләрен үтәмәү” өчен штраф 1,5 мең сумнан алып 2,5 мең сумга кадәр күтәрелде. Әлегә кадәр кагыйдә бозу-чылар 1,5 мең сум түли иде.
Боҗра (кольцо) буенча хәрәкәт итүдә дә үзгәрешләр бар. Боҗра буенча хәрәкәт итүчеләргә өстенлек би-релде. Боҗрага килеп җиткән водительләр анда хәрәкәт итүченең узып киткәнен көтеп торырга тиешләр. Элек, 2010 елда дөнья күргән закон буенча аңлашылмаучанлыклар килеп чыга иде. Ул закон буенча әгәр дә боҗра алдыннан “Уступи дорогу” билгесе торса гына боҗралардагыларга юл бирә идек. Әлеге билгене күреп өлгерми боҗрага барып керүчеләр аркасында еш кына аварияләр күзәтелде. Хәзер инде һәрчак юл бирелергә тиеш.

Тулысынча:Юл кагыйдәләрендә үзгәрешләр

Транспорт салымы артачак

“Транспорт салымы турында” төбәк законына үзгәрешләр кертеләчәк. Нәтиҗәдә, 2018 елда, физик шәхесләргә салым күләме артачак.

Бүген безнең округта 100 ат көченә кадәр булган двигательле машиналар өчен 1 ат көченә уртача 12 сум түлиләр. Бездә ул 7 сум 50 тиен тәшкил итә. Хөкүмәт җитәкчесе Рөстәм Мәрданов белдерүенчә, Республикада транспорт салымы ил буенча иң югары күрсәткечләрдән 2-6 тапкырга кимрәк икән. Бу үзгәрешләр төбәк бюджетына керемнәрне арттыру максатында эшләнә.

Тулысынча:Транспорт салымы артачак

Кытай машиналары баса

Европа, Япония һәм Корея автомобильләренә хаклар арту сәбәплеме, әллә инде сыйфаты яхшыра башлагангамы – соңгы вакытта Кытайда җитештерелгән машиналарны үз итә башлаганбыз. Хакы ягыннан да алар кызыксындырырлык шул.

Соңгы дүрт ай күрсәткечләре буенча Lifan моделе бик популярлашып киткән. Август аенда гына да 3 меңгә якын әлеге модель сатылган. Бу узган ел белән чагыштырганда 25 процентка күбрәк. Ел башыннан исәпләсәк, 20 меңнән артык Lifan үз хуҗасын тапкан.

Тулысынча:Кытай машиналары баса

 Безнең партнерлар

   

Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
Филиал: Редакция газеты «Омет»- филиал государственного унитарного предприятия Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
450079, г. Уфа, ул. 50-летия Октября, дом 13, 9 этаж, тел. 273-94-38, 273-64-81, e-mail: omet-ufa@mail.ru
Вся информация и материалы, размещенные на сайте редакции газеты «Омет» защищены международным и российским законодательством
об авторском праве. Все сообщения газеты «Омет» предназначены для пользователей старше 12 лет.
При перепечатке или цитировании ссылка на газету «Омет» обязательна.
Дизайн сайта- Абдуллин Фаниль
>