Данир Сабировтан яңа программа

Декабрь башында пародияче, шоумен Данир Сабиров  чираттагы сольный концертын куйды. Быел, ниһаять, аның концертына Салават үзе килде.

– Быел Казандагы концертыма Салават Зәкиевичның килүе күңелемне күтәрде. Өч ел көттем бит. Быел да килмәс дигән идем. Концертымда рәхәтләнеп көлде инде (елмая.) Аннары иртәнге сәгать өчләргә кадәр сөйләшеп утырдык. Ул миңа киңәшләрен бирде. «Өч ел буе тамашачыны үзеңә каратып тотасың икән, бу бик әйбәт! Сабантуйда биш ел буе бер батыр калса, алтынчы елында аңа халык каршы акыра башлый. Иң авыры халык мәхәббәтен саклап калу. Молодец! Күптән болай көлгән юк иде», – дип көрәшче булуымны да күз уңында тотып әйтте булса кирәк. Быел Салават Зәкиевич килгәч, тамашачыларга аның белән бәйле булган бер хәлне сөйләп уздым. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында имтихан биргәннән соң, «Данир,  тавышың синең юк инде. Актерлык ягыннан да артык кыланып уйныйсың. Минем улым Рөстәм рәсем ясарга булышырга ярдәм сорый. Ә миңа рәсем ясау осталыгы бирелмәгән. Аңла: син артист булыр өчен тумагансың! Киләчәктә эшмәкәр, көрәшче итеп күрәм мин сине», –  дигән иде ул. Менә шушы сүзләрне мин Салават Зәкиевичка сәхнәдән әйттем. Аның кайчандыр әйткән сүзләре мине, киресенчә, алга этәрде. Рәхмәт аңа! Шулай дип әйткәч, бөтен халык кул чапты, Салават Зәкиевич торып кулымны кысты, –  диде шоумен.

Данир Сабиров быел сольный концерт программасына яңа пародияләр керткән. Салават, Айдар Галимов, Нәфкать Нигъмәтуллиннан кала, Габделфәт Сафин, Резеда Шәрәфиева, Айдар Фәйзрахманов, Илнар Сәйфиев кебек җырчыларга пародия эшләгән.  Шоуменның администраторы кем дип уйлыйсыз? Бу вазифаны тормыш иптәше Миләүшәгә ышанып тапшырган. Быел Казанда узган сольный концертларының тагын бер көтелмәгән яңалыгы: аның 4 яшьлек олы кызы Мәрьямнең нәфис гимнастика элементларын ясавы. Алма агачыннан ерак тәгәрәми, диләрме? Нәкъ шулай. Әтисе кебек сәхнә кешесе булыр, мөгаен. Гастрольләргә чыгып киткәндә, олы кызлары Мәрьям белән 11 айлык кече кызлары Дания Миләүшәнең әнисендә калалар икән.

 Иң кызыгы: Данир Сабиров 5 елдан бирле Салаватка пародия куя. Кайбер артистлар пародиячегә үпкә белдергән очракта да, остазы, киресенчә, аның үзенә карата эшләнгән пародиясеннән көлеп кенә утыра икән. Әле җитмәсә, Данир Сабировка үзенең күзлеген бүләк итәсен әйткән. Салаватның күзлеге “дешевый” түгеллеген дә белеп торыгыз. Ничә сумлык күзлек киеп йөрүен дә Данир ычкындырды бит – 30 меңнән дә ким түгел икән. 

Чын композитор

Нәжип Җиһанов –  сигез опера, өч балет, унҗиде күләмле симфоник әсәр, сюиталар, җырлар, күпсанлы камера, вокаль һәм инструменталь әсәрләр авторы.

Нәҗип Җиһанов 1911 елның 15 гыйнварында Җаек шәһәрендә туа. Атасы Гаяз Садриҗиһан улы Сембер губернасы, Кормыш өязе, Петрякс волосте, Сабачай авы-лыннан. Бик яшьли ата-ана назыннан мәхрүм кала: бер яшен-дә әтисе, биш яшь тулганда әнисе вафат була. Шуңа күрә балалык һәм яшүсмер еллары Уральск балалар йортында уза. Нәҗип кечкенәдән үзлегеннән пианинода уйнарга өйрәнә. 1927 елда ул Казанга килә, биредә аның апасы яши торган була. Ка-занда ул Татар сәнгать технику-мына укырга ке-рергә омтылып карый, тик берни дә барып чыкмый. Музыка грамота-сын белмәсә дә, бик талантлы бу баланы имтихан-нар вакытында мө-галлим Нина Ши-валина күреп ала һәм бер ел буена аның белән музыка мәктәбе курсын үтә. Шулай итеп, икенче елны Нәҗип Җиһанов, ниһаять, техникумга керә.

Ике ел техникумда укыганда Нәҗипнең уңышларына компо-зитор Александр Ключарев игъти-бар итә һәм аңа Мәскәүгә укырга барырга киңәш бирә. 1931 елда Нәҗип Җиһанов Мәскәү консер-ваториясе карамагындагы техни-кумның композиторлар әзерләү бүлегенә укырга керә. Аннан талантлы студентны консерва-ториянең өченче курсына кабул итәләр. Укуны тәмамлагач, Нәҗип Җиһанов кире Казанга кайта.

1938 елда композитор үзенең беренче операсын –“Качкын”ны яза. Ә бер елдан ул яңа гына ачылган Татар опера һәм балет театры сәхнәсендә куела. Казанда композитор татар шагыйре Муса Җәлил белән якыннан аралаша башлый. Шагыйрь Җиһановтан үзенең “Алтынчәч” поэмасына опера язуын сорый. Муса Җәлил моңа кадәр Мәскәүдәге бер композитордан да “Алтынчәч”кә көй яздыртып карый, әмма ул бик коры чыгып, Җәлил әсәре рухын чагылдыра алмый. Нәҗип Җи-һанов язган операның премь-ерасы исә Бөек Ватан сугышының беренче көннәрендә –1941 елның июлендә була. Соңрак композитор аның өчен Сталин премиясен алачак.

Муса Җәлилгә “сатлыкҗан” тамгасы салынганнан соң, Нәҗип Җиһанов драматург Әхмәт Фәйзи белән “Шагыйрь” исемле опера иҗат итә. Андагы төп герой Нияз Уралов Җәлил кебек үк фашист-ларга әсирлеккә эләгә һәм шунда һәлак була. Спектакль 1947 елда сәхнәгә чыга һәм зур уңыш белән бара. Әмма берникадәр вакыттан соң хакимияттә утыру-чылар бу герой “сатлыкҗан Җәлил”нең үрнәге булуын аңлый һәм әсәрне репертуардан төшереп калдыра. 1953 елда, инде шагыйрь исеме акланганнан соң, Җиһанов “Шагыйрь” операсы нигезендә “Җәлил” операсы яза. Ул Мәскәү-нең Зур театрында, ә 1960 елда Праганың милли театрында уйнала.

1957 елда композиторга СССР-ның халык артисты исеме бирелә. 1962 елда СССР Композиторлар берлеге сәркатибе итеп билгеләнә. 1981 елда Җиһановка Социа-листик Хезмәт Герое исеме бирелә. Нәҗип Җиһанов Казанда консерватория ачарга күп көч куя. Ул Мәскәүгә хатлар юллый һәм, ниһаять, 1944 елда Молотов кул куйган уңай резолюцияне көтеп ала. 1945-1988 елларда Нәҗип Җиһанов Казан консерваториясе ректоры булып эшли.

1939-1977 елларда ул Татарстан Композиторлар берлеге идарәсе рәисе була, өч тапкыр СССР Дәүләт премиясе, Ленин ордены, Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә.

Хезмәтенә күрә хөрмәте

Шушы көннәрдә безгә бик күңелле хәбәр килеп иреште – талантлы егетләребез, популяр җырчылар Ришат Галиханов һәм Әнвәр Нургалиевка – Башкортстан Республикасының атказанган, Азамат Гафаровка халык артисты дигән зур исемнәр бирү турындагы указга кул куелды. Бүләкләрне рәсми тапшыру тантанасы тиздән булыр дип көтелә. Без үз чиратыбызда гәзитебезнең тугры, якын дусларын чын йөрәктән лаеклы исемнәре белән котлыйбыз. Сәхнә күрке, яраткан артистларыбызга иҗат илһамы, тамашачы мәхәббәте телибез!

 

“Уфа-Казан юллары”

Җырлап торган шушы исемдәге күләмле музыкаль проект Баш-кортстан һәм Татарстанның иң чагу эстрада йолдызларын бер сәхнәгә җыйды. Проектның идея авторы – популяр җырчы Равил Галиев. Программада – Резидә Шәрәфиева, Наил Шәймарданов, Радик Динәхмәтов, Закир Шаһбан, Азамат Тимеров, Виталий Агапов, Дияна Ишниязова һәм концертларның махсус кунагы – легендар җырчы Газинур Фарукшин катнаша. Афишаның исеменнән үк аңлашыла ки, программа тугандаш халык-ларыбыз арасындагы дуслык юлларын якынайту, ныгытуга юнәлтелгән. Концертлар зур уңыш белән Казан, Әлмәт, Азнакай, Түбән Кама, Яр Чаллы һәм Төмән шәһәрләрендә үтте инде. Ярыйсы гына мәшәкатьле бу эшне, ягъни ике республика артистларын бергә очраштыру, оештыру, концерт залларын сөйләшү, афиша-билет мәсьәләләрен хәл итү Татарстан ягыннан Виталий Агапов иңнәренә төшкән иде. Хәзер җырлы сәфәрләр Башкортстан буйлап узачак һәм мондагы шул ук мәшәкатьләрне популяр композитор-җырчы Наил Шәймарданов үз өстенә алган. Наил Шәймарданов үз-үзенә һәм баш-каларга карата үтә таләпчән, нинди генә эшкә алынса да аны җиренә җиткерә торган кеше. Бу юлы да концертлар гаме белән янып йөрүен күргәч, кызыксынып берничә сорау бирдем үзенә: – Наил, “Уфа-Казан юллары” кай тирәдән, нинди юнәлеш-тәрәк үтә? –Башкортстан буйлап биш концерт күрсәтәбез – Алексеевка мәдәният йортында, Үрге Яркәй, Яңавыл, Раевка һәм БДПУның концерт залында. – Казан сәхнәсе, Татарстан шәһәрләре ничек кабул итте уртак эшегезне? – Кайда гына чыгыш ясасак та, искиткеч җылы очрашулар, тулы заллар, көчле алкышлар озата йөрде төркемебезне. Казанда безнең Радик Динәхмәтовны шулкадәр яраттылар, кабат-кабат җырлавын сорадылар. Гомумән, андагы тамашачы кайсы гына артист сәхнәгә чыкса да, күтәреп алды, зурлады. Хәзер үзебезнең тарафтан да шундый ук кунакчыллык күрсәтәсе, ягъни тулы заллар белән Татарстан артистларын каршы-лыйсы килә. – Уңышлар телибез!

Моң алиһәсе

Бүгенге эстрада чуарлыгында чын сәнгать үрнәкләрен күрү, кабатланмас яңгырашлы җыр-көйләр ишетү зур хәзинәгә тиң күренешкә әйләнде. Сәхнәдәге исәпсез-хисапсыз җырлаучылар, очсызлы такмак- такмазалар ярыйсы гына туйдырды хәзер. Шуңадырмы, соңгы вакытта күңелләр гайрәтле моңга сусый башлады, “тере” тавыш ишетергә омтыла. Сәнгатьне табыш алу чыганагы итеп кенә күрүчеләр белән беррәттән, ярый әле бәхеткә, милләтебезнең югары әзерлекле чын осталары, мәдәниятебезнең йөзек кашлары бар!

Билгеле композитор, талантлы музыкант һәм педагог, БРның атказанган мәдәният хезмәткәре Альбина Имаева нәкъ шун-дыйлардан. Композиторның күпь-еллык иҗаты да милли музыка сәнгате өчен рухи хәзинәгә тиң. Туган шәһәре Туймазыда “Альбина” балалар җыр һәм бию студиясен җитәкләүче Альбина Имаеваның җырларын бүген Башкортстан һәм Татарстанның иң танылган җырчылары башкара. Дүрт дистә елдан артык стажы булган, музыка аша балалардан шәхес тәрбияләүче абруйлы педа-гогның исеме төрле фестиваль-конкурсларда, концерт залларын-да һәрдаим яңгырап тора. 500дән артык җыр авторының(аларның күбесе балалар өчен язылган) һәрбер җыры үзенчәлекле яңгырашлы, скрипка һәм форте-пиано пьесалары, хор әсәрләре темалары белән төрледән-төрле.

Тулысынча:Моң алиһәсе

Еще статьи...

  1. Музкүз

 Безнең партнерлар

   

Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
Филиал: Редакция газеты «Омет»- филиал государственного унитарного предприятия Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
450079, г. Уфа, ул. 50-летия Октября, дом 13, 9 этаж, тел. 273-94-38, 273-64-81, e-mail: omet-ufa@mail.ru
Вся информация и материалы, размещенные на сайте редакции газеты «Омет» защищены международным и российским законодательством
об авторском праве. Все сообщения газеты «Омет» предназначены для пользователей старше 12 лет.
При перепечатке или цитировании ссылка на газету «Омет» обязательна.
Дизайн сайта- Абдуллин Фаниль
>