Марсель сынатмады

Башкорт дәүләт филармониясе солисты, популяр җырчы Марсель Котыев “Жайык DAUYSY” халыкара музыка фестивале лауреаты дип танылды.  Фестиваль Казахстанның Атырау  шәһәрендә үтте.

 

Бәйгедә Марсель Котыев “Уралым” җырын һәм “Бабалар” исемле  казах халык җырын башкарган. Конкурста Казахстан, Русия, Әзербайҗан, Кыргызстан, Украина вәкилләре дә катнашкан.

Марсель Котыев – күп кенә конкурслар, шул исәптән “Ирәндек моңнары” төбәкара бәйгесе, “Гәлсәр һандугас” телевизион фестивале, “Урал моңы” төрки яшьләр конкурсы, Хакасиядә үткән “От ыры” Бөтенрусия конкурсы  җиңүчесе.

Лилианадан Сабантуй

Җырчы Лилиана Ирназарова тормыш иптәше Азат, уллары Назар һәм Диар белән Башкортстанның Дүртөйле шәһәрендә үз йортлары белән яши. Өй янында зур бакчалары да бар икән, Лилиана анда яшелчә, җиләк-җимешләр һәм 20 сорт чәчәк үстерә! Гомумән, җырчы бик тырыш һәм һәркая да өлгер булуы белән аерылып тора. Мәгълүм булганча, Дүртөйледә аның балалар өчен ачылган театр-студиясе һәм өч гаилә кафесы матур гына эшләп килә.

Быел Лилиана туган ягы – Дүртөйле районы Иске Баеш авылында Сабан туе оештырган. “Бер көндә өч Сабан туенда эшләргә туры килде. Иске Баеш авылындагысы кич белән узды. Ул иҗатташ дусларым Мирхәт Гайсин һәм Илшат Яппаров ярдәме белән оештырылды. Бик күңелле булды, авыл халкы канәгать калды”, – дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Лилиана.

Иҗаттагы яңалыкларына килгәндә, Лилиана Ирназарова “Биибез” исемле җырына клип төшерүен белдерде.

Җырчы язмышы кошлар язмышына тиң

Габдулла Рәхимкулов. Бу исем безнең буын балаларының күңеленә уелган, чөнки әти-әниләребезнең яраткан җырчысы иде ул. Без үскәндә аның кабатланмас тавышы һәм искиткеч матур, мәгънәле җырлары һәр өйдә диярлек яңгырап тора иде. “Кайтыгыз, торналар”, “Сания апа”, “Зәңгәр күлмәк”, “Агымсу”, “Балкый Шәйморза утлары”, “Кара карлыгач микән?”...җаннарны айкый-чайкый торган моң белән башкарылган шушы җырлар ничек онытылсын ди инде!?! 

  Мәшһүр  җырчы һәм гаҗәеп кеше Габдулла  Рәхимкулов инде күптән арабызда юк.

Тулысынча:Җырчы язмышы  кошлар язмышына тиң

Җир кешесе мин

“Йолдызлар сере” рубрикасында бүген Русиянең атказанган, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Илсөяр Газетдинова йөрәк серләрен ача.

Тулысынча:Җир кешесе мин 

Дүртенчесе булырмы?

Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Уразова һәм “Гүзәл-Илдар” җыр театры директоры Илдар Хәкимов 1 июнь –  Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан Казанның “Уникс” концертлар залында кабат “Улым” программасын тәкъдим итәчәк. Артистлар юкка гына 1 июнь көнен сайламаган: бу көнне алар чын балалар бәйрәме уздырырга җыена.

– Программаны сентябрь аеннан куя башладык. Бик күп төбәкләрдә өстәмә концертлар булды. Хәтта Себергә дә ике тапкыр барып концерт куеп кайттык. Туган якларны әйтмим дә инде, Уфада гына да 5 концерт тәкъдим ителде. Казанда тамашачылар соравы буенча алтынчы тамашабыз көтелә. Бүгенге көнгә 200ләп концерт куйдык. Програм-маны, чыннан да, яратып кабул итәләр. Авылларга да чакыралар, шуңа күрә дәвамы булмый калмас дип уйлыйм, –  ди Гүзәл.

Яраткан артистларыбыз-ның дүртенче бәби алып кайтырга җыенуы турында имеш-мимешләр күбәйгән икән, бу хакта  да ачыклык кертте Гүзәл:

 

– Бу сүзләр үземә дә килеп иреште һәм каян килеп чыкканын чамалыйм. “Улым” концертында Илдар тагын бер бәби теләвен белдерә. Әлбәттә, Ходай Тәгалә ни кушкан, шул булыр. Бала-ларымны бик яратам!

 Безнең партнерлар

   

Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
Филиал: Редакция газеты «Омет»- филиал государственного унитарного предприятия Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
450079, г. Уфа, ул. 50-летия Октября, дом 13, 9 этаж, тел. 273-94-38, 273-64-81, e-mail: omet-ufa@mail.ru
Вся информация и материалы, размещенные на сайте редакции газеты «Омет» защищены международным и российским законодательством
об авторском праве. Все сообщения газеты «Омет» предназначены для пользователей старше 12 лет.
При перепечатке или цитировании ссылка на газету «Омет» обязательна.
Дизайн сайта- Абдуллин Фаниль
>