Һәйкәл булачак

Яңавыл районы халкы үз көче белән билгеле якташлары, БАССРның һәм РСФСРның халык артисты Радик Гәрәевка һәйкәл куячак.  Әле шул максатта акча җыю игълан ителгән. 


Спонсорлар, җырчының иҗатын үз итүчеләр үз өлешен керткән, шулай ук проект урындагы казнадан финансланган. Һәйкәлнең хакы 500 мең сум чамасы тәшкил итә.

Радик Гәрәевның сынын скульптор, Башкортстан Рәссамнар  берлеге әгъзасы Халит Галиуллин ясаячак. Инде һәйкәлнең макеты расланган. Аны көзен  ачарга ниятлиләр. Быел март аенда Радик Гәрәевка 60 яшь тулган булыр иде.

Скульптура Яңавыл каласында җырчы белем алган мәктәп биләмәсендә урнашачак. 

 Мәктәп 1997 елдан бирле аның исемен йөртә, анда артистның музее ачылган.  

Instagram популяр татар җырларын җырлый

Instagram социаль челтәрендә татар җырларына багышланган флешмоб дәвам итә. 

 

Флешмоб катнашучыларына татар телендә иң яраткан татар җырын башкарып, Instagram челтәренә #ЯратканҖырым хэштэгы белән урнаштырырга кирәк. Флешмобның төп максаты – социаль челтәрләрдә татар теле кулланышын арттыру һәм татар мәдәниятен популярлаштыру.

Флешмобта катнашучылар саны артканнан-арта, анда катнашучылар географиясе Русиянең төрле шәһәрләреннән һәм чит ил татарларыннан гыйбарәт. Мисал өчен, Бельгия, Төркия, Америка Кушма Штатлары татарлары флешмобка кушылды.

Флешмобта катнашучылар Ришат Төхвәтуллин, Радик Юлъякшин, Салават һәм Фирдүс Тямаевның җырларын актив башкаралар.

#ЯратканҖырым хэштэгы белән видеоларын танылган Русия хоккеисты Наил Якупов, Русия кино һәм театр артисты Риналь Мөхәмәтов та куйган.

“Татар халкы җырларга бик ярата. Татар эстрадасы вәкилләре елдан-ел артып бара. Без бу феноменны Интернетта татар телен һәм мәдәниятен киңрәк таратуга юнәлтергә булдык. Яшьләребез интернетта туган телләрендә горурлык белән аралашсыннар иде”,–дип белдерә флешмобны оештыручылар.

Моңа кадәр “Минем яраткан татар телем” инициатив төркеме (@MinemYaratkanTatarTelem) интернетта берничә флешмоб оештырган иде. Мисал өчен, #ТИЗӘЙТКЕЧ флешмобында Русия актеры Марат Башаров, җырчы Хәмдүнә Тимергалиева һәм башка танылган татарлар катнашкан иде.

Флешмобтан видео җыелмасы:

https://youtu.be/SA9ixauJmAs

 

Җырчы Алсу өченчегә әни булды!

Тормыш иптәше Ян Абрамов белән ике кызларын – Микелла һәм Сафинаны – тәрбияләүче 33 яшьлек Алсу өченчегә малай алып кайтты. 10 август көнне Израильнең Тель-Авив шәһә-рендәге иң дәрәҗәле  Ихилов клиникасында дөньяга килгән улла-рына Рафаэль дип исем кушканнар. Әйт-кәндәй, Алсу үзенең икенче кызын да – Микелланы – 8 ел элек шушы ук клини-када тапкан иде.     

Бала тудыру йор-тына җырчының бә-хетле мизгелләрен уртаклашу өчен бар-лык гаилә әгъзалары, хәтта Бонни куша-матлы этләре дә килгән.

Исегезгә төшерәбез, Алсу 2006-нчы елда 28 яшьлек Ян Абрамовка кияүгә чыккан иде. Бу тату парның беренче кызлары Сафина – 2006-нчы елның сентябрендә, Микелла  2008-нче елның апрель аенда дөньяга килде.

Җырлы гомер

Быел татар музыка дөньясы билгеле композитор Сәяр Хәбибуллинның 85 яшьлек олуг юбилеен билгеләде. Сәяр Зыятдин улы 1931 елда Мәскәүдә дөньяга килгән. Ата-анасы башкалага Горький өлкәсенең Суыксу авылыннан килеп төпләнәләр. Балачагында башта гармунда, соңыннан музыкаль мәктәптә аккордеонда уйнарга өйрәнгән. 

Сәяр Хәбибуллин – Мәскәүдә яшәп иҗат итүче татар композиторы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе

Озак вакыт М. Горький ис. киностудиядә, Союзмультфильм киностудиясендә, Үзәк телевидениедә тавыш операторы булып эшли. 1963 елдан алып 1991 елга кадәр С. Хәбибуллин “Москонцерт”ның инструментчы-артисты була.  

Тулысынча:Җырлы гомер

Радик Юльякшин белән Гүзәлия арасында ни булган?

Радик Юльякшин (Elvin Grey) автор-башкаручы, композитор Гүзәлия тарафыннан иҗат ителгән җырларны бүтән башкармавы турында игълан итеп Инстаграмдагы аккаунтында язды.

 Сүз “Яныңа агылам”, “Югалтасым килми”, “Ай ли җанашым”, “Кабатла”, “Бәхетемнең йозагы”, “Карашлар арасында”, “Кара каш” кебек хит-җырлар турында бара. Әлеге низаг авторлык хокуклары аркасында килеп чыккан икән. Кызганыч, ә бит бу җырлар җыр ике якка да уңыш һәм зур җиңү китерде. Алар “Яныңа агылам” җырын “Татар җыры”нда башкарып, “Алтын барс”ка да ия булдылар. Бергәләп төшкән клиплары да төрле каналларда зур уңыш белән барды, тамашачы өчен бу дуэт чын мәгънәсендә зур ачыш булды.

Композитор һәм башкаручы арасындагы  аңлашылмаучанлык чишелсен иде дип телисе килә. Чөнки алар икесе дә бик талантлы иҗатчылар, безне моңнарыннан мәхрүм итмәсеннәр иде.

 Безнең партнерлар

   

Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
Филиал: Редакция газеты «Омет»- филиал государственного унитарного предприятия Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
450079, г. Уфа, ул. 50-летия Октября, дом 13, 9 этаж, тел. 273-94-38, 273-64-81, e-mail: omet-ufa@mail.ru
Вся информация и материалы, размещенные на сайте редакции газеты «Омет» защищены международным и российским законодательством
об авторском праве. Все сообщения газеты «Омет» предназначены для пользователей старше 12 лет.
При перепечатке или цитировании ссылка на газету «Омет» обязательна.
Дизайн сайта- Абдуллин Фаниль
>