Илһам балкышы

Бу язмам күренекле опера җырчысы, Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган артисты Илһам Вәлиев турында. Соңгы елларда күп кенә данлыклы опера театрлары сәхнәләрендә төрле опералардан иң катлаулы партияләрне зур уңыш белән башкарып, сәнгать дөньясында якты йолдыз булып балкыган артист ул.

Тулысынча:Илһам балкышы

Танылган династиянең лаеклы дәвамчысы

Виолончельдә уйнаучы Элина Фәсхетдинова – Япониянең Яшьләр симфоник оркестры артисткасы булды. Мәскәү дәүләт консерваториясен тәмамлаган Элина Япониянең Осаки шәһәренә юллана һәм анда яңа яшь коллективка тыңлаулар үтә.  

Элина Фәсхетдинова – республикада  танылган династия вәкиле. Аның картәтисе –баянчы Редик Фәсхетдинов,  әнисе – виолончельдә уйнаучы, укытучы Лариса Фәсхетдинова.

Элина  Мәскәү консерваториясе янындагы Үзәк музыка мәктәбен тәмамлый. Е.Светланов исемендәге дәүләт академия симфоник оркестры артисткасы була.

“Башкортымның үлмәс моңы”

Башкорт халык җырларын оста башкаручы уникаль тавыш иясе, халыкара һәм республика конкурслары лауреаты Марсель Котыев тамашачыларга  ноябрь аенда – “Башкортымның үлмәс моңы” дигән концерт программасы тәкъдим итә.

“Гәлсәр сандугач”, “Башкорт җыры” телевизион фетивальләрендә, “Урал моңы” һәм “Жайык DAUYSY” халыкара музыка фестивалендә   призлы урыннар яулаган  Марсельнең филармониядә узачак концертында  иҗатташ дуслары Азамат Тимеров, Рөстәм Шаһыбалов, Тимур Рамазанов, Дамир Таипов, Эльвира Хәйретдинова (орган),  курайчылар квинтеты   катнаша.

 

Халкыбызның моң алиһәсе

 Сара Садыйкова 1906 елның 1 ноябрендә Казан шәһәрендә туа. Шул заманның данлыклы кызлар гимназиясендә – Фатиха Аитова мәктәбендә – белем ала. Аны тәмамлагач, ул Казан педагогика техникумында укый. Техникумда җыр дәресләре алып барган остазы – татар халкының беренче композиторы С. Габәши – Сараны хорда җырларга чакыра. 

Тулысынча:Халкыбызның моң алиһәсе

Бәширә Насыйрова үзенә “Галкин” тапкан!

Пугачева белән Галкинга ияреп, сәхнәдә яңа иҗади тандем барлыкка килде! Татарстанның атказанган артисты Бәширә Насыйрова белән яшь җырчы Алмаз Хәсәнов уртак концерт оештырырга булган.

– Алмаз Хәсәновның җырлавын ишеткәч тә, тавышына гашыйк булдым. Алмаз җырны профессиональ дәрәҗәдә башкара, аның тавыш мөмкинлекләре зур. Үзе дә бик чибәр егет ул. Башта бу талантлы егетне концертларымда чыгыш ясарга чакырдым. Ә күптән түгел Алмаз: “Бәширә апа, сезнең белән эшләве җайлы, рәхәт”, – дип уртак концертлар оештырырга тәкъдим итте. Шулай итеп, “Бергә, бергә“ исемле яңа программа барлыкка килде, – дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Бәширә ханым.

 Безнең партнерлар

   

Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
Филиал: Редакция газеты «Омет»- филиал государственного унитарного предприятия Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
450079, г. Уфа, ул. 50-летия Октября, дом 13, 9 этаж, тел. 273-94-38, 273-64-81, e-mail: omet-ufa@mail.ru
Вся информация и материалы, размещенные на сайте редакции газеты «Омет» защищены международным и российским законодательством
об авторском праве. Все сообщения газеты «Омет» предназначены для пользователей старше 12 лет.
При перепечатке или цитировании ссылка на газету «Омет» обязательна.
Дизайн сайта- Абдуллин Фаниль
>