“Кәрван”ның моңлы юлы

Заманында сәхнәләрне дер селкеткән легендар “Кәрвансарай” фольклор- эстрада төркеме чыгышларын кем генә онытыр икән?!  1989нчы елда сәнгать институтының театр факультетын тәмамлаган егетләр оештырган бу музыкаль төркем чын мәгънәсендә халык сөюен яулады, күп тапкырлар халыкара һәм бөтенрусия конкурслары җиңүчесе булып танылды. Фольклор белән эстраданы бергә уңышлы кушып эшләгәнгә, аларны яшьләр дә, өлкәннәр дә бердәй яратты.  Еллар узу белән коллектив үзгәрешләр кичерә торды – кемдер китте, кемдер килде. Ә инде 2007нче елдан иҗади состав, гомумән, яңарыш юлына басты.  Шулай да, башкорт телен, моңын гореф-гадәтләрен саклап калуга юнәлдерелгән кыйбласын югалтмады, репертуарындагы халыкчан җырлары белән тамашачыны сөендерүен дәвам итте.

Тулысынча:“Кәрван”ның  моңлы юлы

“Аты-баты…атны сатты, яки армия маҗаралары”

 

Ир-егетләребез бәйрәме якынлаша. Бу уңайдан Х. Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясе зур, күңелле тамаша  –  “Аты-баты…атны сатты, яки  армия маҗаралары” дигән  программа әзерли. Рәхәтләнеп көлеп, күңел ачып, йөрәкләрне матур җырлар белән хушландырып, кызыклы да, кызганыч та күренешләр, миниатюралар, биюләр  белән дәртләндереп,  кыскасы, онытылмаслык  ял  сәгатьләре   үткәрерлек тамаша булачак ул! 

Музыкаль-юмористик тамашада катнашачак “Кызык белән Мәзәкләр”, көлке десантлары, моңлы спецназ– Тимур Рамазанов, Эльмир Әбүбәкеров, Рөстәм Шаһыбалов, Марсель  Ко-тыев, Айтуган  Гайзуллин, Искәндәр Газизов, музы-кантлар-биючеләр– бары-сы да – сезне армия тормышындагы мәзәк хәл-ләр чолганышына алып керер. 

Кем уздыра кемне?

Халык тарафыннан һәр адымы үлчәнеп торган “йолдыз”ларга көндәлек тормышта җиңел түгелдер. Тик алар белән чагыштырганда, йолдызлы парларга тагын да авыррак. Тыныч кына яшәп ятканда да аларны әле “аералар”, әле “кушалар”. Ә инде чынлап аерылыша-нитә калсалар, кем әйтмешли, “бетте баш, калды муен тырпаеп”... Илсөя Бәдретдинова белән Илфак Шиһаповның шундый хәлгә таруын ишетмәгән-белмәгән кеше калмагандыр.

Тулысынча:Кем уздыра кемне?

50 яшьлек Джанет Джексон әни булган!

Майкл Джексонның кече сеңлесе Джанет сәхнәгә 7 яшендә чыга. 9 яшендә беренче контрактын төзи. Дөньякүләм танылуны аңа Control альбомы китерә. Әле ул дөньяда “иң күп сатыла торган” заманча поп музыка башкаручы җырчылар исемлегендә 11нче урында тора.

 

Шәхси тормышына килгәндә исә, Виссама аль-Мана – Джанетның өченче ире. Беренче тапкыр җырчы 1984 елда кияүгә чыккан. Әмма ире музыкант  Джеймс Дебарж белән бер генә ел бергә яшәп калган. 1991 елда биюче Рене Элизондога белән өйләнешкәннәр. Әмма ул гаилә дә 9 елдан соң таркалган. 

Виссама белән Джексон өйләнешү белән (2012 елда) бала турында уйлый башлый. Җырчы хәтта гас-трольләрен киметә. Ә былтыр апрель аенда гомумән “төп көчебезне ирем белән гаиләне планлаштыруга юнәлтәбез” дип чираттагы ту-рыннан баш тарт-кан. Авырлы икән дигән имеш-ми-мешләр сентябрьдә тарала башлый, ә кем әйтмешли, утсыз төтен чыкмый... 

Хәер, пенсия яшенә җиткәндә бала табучылар безнең заманда ул кадәр үк сирәк күренеш түгел. Мәсәлән, Селин Дион беренче тапкыр 33 яшендә әни булган, ә икенче улын 42 яшендә тапкан. Рус йолдызлары да калышмый. “Интерны” сериалы аша танылган Светлана Пермякова үзенең кызын 40 яшендә тапкан. Ольга Дроздова ире Дмитрий Певцовка 42 яшендә малай бүләк иткән. Гаилә бу хакта 15 ел хыялланган!

Сәхнәне дөбердәтеп!

Татар эстрадасында престижлы фестивальләрдә, хөкүмәт чараларында катнашып, чит илләрдә чыгыш ясап йөрүче бер төркем җырчылар бар. Икенче төркеме Мәдәният сарайларын тутырып халык җыя, концерт куя. Бу җырчы исә теге төркемгә дә, бу төркемгә дә керми. Аның клипларын да музыкаль каналларда соңга калып, әби-чәбиләр йоклап беткәч кенә куялар, чөнки “андый төр җырларга татар эстрадасында урын юк”. Милли эстрадада аеруча зур тәнкыйтькә дучар булган җырчыларның берсе ул – Әсхәт Дөбер Шатыр.

Тулысынча:Сәхнәне дөбердәтеп!

 Безнең партнерлар

   

Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
Филиал: Редакция газеты «Омет»- филиал государственного унитарного предприятия Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
450079, г. Уфа, ул. 50-летия Октября, дом 13, 9 этаж, тел. 273-94-38, 273-64-81, e-mail: omet-ufa@mail.ru
Вся информация и материалы, размещенные на сайте редакции газеты «Омет» защищены международным и российским законодательством
об авторском праве. Все сообщения газеты «Омет» предназначены для пользователей старше 12 лет.
При перепечатке или цитировании ссылка на газету «Омет» обязательна.
Дизайн сайта- Абдуллин Фаниль
>