Хочу продать квартиру. Ипотека можно ли продать квартиру быстро. Можно продать долю в квартире. В каком банке брать ипотеку. Стоит ли брать ипотеку сегодня. На какой срок брать ипотеку. Утепление стен своими руками. Быстрое утепление стен пенопластом своими руками. Технология утепления стен. Ремонт видеокарты ноутбука. Быстрый ремонт видеокарты своими руками. Сколько стоит ремонт видеокарты. В каком банке взять автокредит. Где выгоднее взять автокредит без проблем. Бесплатный сервер wow. Рейтинг серверов wow сайт. Сервера wow mangos. Чертежи самодельных станков. Скачать чертежи станков для холодной ковки. Сверлильный станок чертеж. Договор аренды квартиры. Стоимость аренды квартиры в Москве. Снять в аренду квартиру.

 

 

Моң алиһәсе

Җыр сәнгатенең йөзек кашы, Татарстанның халык артисты Зәйнәп Фәрхетдинова 17нче августта үзенең алтын юбилеен билгеләп узды.

Яраткан җырчыбыз Үзбәкстанның Ташкент өлкәсендә туа. Берникадәр вакыт узгач, әти-әнисе Татарстанның Азнакай районы Сарлы авылына күченеп кайта. Бар гомерен сәнгатькә багышлаган моң алиһәсенең чагу иҗаты ике тугандаш респуб-
ликада – Татарстанда һәм Башкортстанда да – бердәй якын кабул ителә.
Игътибарыгызга җырчының гомер бәйрәме уңаеннан аның турында кызыклы фактлар тәкъдим итәбез.

Туган җире – Үзбәкстан, Ташкент өлкәсе, Красногорск.
Зәйнәпкә әтисе башта “Сиринә” исемен куштырмакчы булган.
Паспорттагы фамилиясе – Билалова.
Һөнәре буенча – дирижер-хоровик.
Тәүге тапкыр зур сәхнәгә чыгуы – 1991 ел, “Татар җыры”. Конкурс ул вакытта
Боз сараенда узган.
Ике улы да (Булат, Фоат) җыр-моңга һәвәс.
Ире Зөфәр Зәйнәпнең телефонында “Папа” дип язылган.
Яраткан җырчысы – Elvin Grey.
Студент елларындагы кушаматы – Зоя.
Тәбигый чәч төсе – кара.
Яраткан киеме – пальто.
Аяк киеме үлчәме – 38.
Начар гадәте – кешегә тиз ышана.
Яраткан ризыгы – пылау.
Яраткан эчемлеге – чиста су.
Яраткан китабы – төрле энциклопедияләр.
Хоббие – рәсем төшерү.
Җырчы Инстаграм, Вконтакте һәм Фейсбук социаль челтәрләрендә теркәлгән.
Тормыш девизы: “Котылгысыз хәл була алмый”.

Рэпер-җырчы Тимати бизнесын киңәйтә

Кара бургерлар белән дан казанган рэпер Тимати ашау белән генә чикләнмәячәк! Хәзер инде ул Stars Mobile дигән шәхси элемтә операторын ачарга җыена. Black Star компанияләр төркеме һәм аның җитәкчесе Тимати мобиль элемтә операторын булдыра. Аның белән бергә интернет-банкинг, кэшбэк программасы да булачак. +

Әлеге хезмәтләрнең барысы да бер мобиль кушымта аша эшләячәк, әле Stars Mobile дигән виртуаль мобиль операторын ачып җибәрү өчен «Теле2», «МТС», «Вымпелком», МегаФон» ширкәтләре белән сөйләшүләр бара икән. Яңа элемтә операторын кемнәр кулланыр соң? Әлегә ул 16-24 яшьлекләрдә популяр булыр дип уйлыйлар.

Тулысынча:Рэпер-җырчы Тимати бизнесын киңәйтә

Сочидан диплом белән кайттылар

Башкорт дәүләт филармониясе карамагындагы “Салават” балалар бию академиясе Сочида балалар һәм яшүсмерләр иҗатының XXIII “Иҗади Олимпта” халыкара фестиваль-конкурсында берьюлы дүрт дипломлы булды.
Х. Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясендә эшләп килгән “Салават” балалар бию академиясе 2015 елда оештырылган. 2016 нчы һәм 2017нче елларда биючеләр отчет концертлары белән чыгыш ясады.

“Башмагым” – “Нур”ның абруе

Кичә, ягъни 29 июньдә, “НУР” татар дәүләт театры үзенең юбилей мизгелен тәмамлады. Җәйге ялларга пәрдә төшәр алдыннан коллектив тамашачыларына юбилей сезонының иң чагу әсәре – “Башмагым” спектален уйнады.

Тулысынча:“Башмагым” –  “Нур”ның абруе

Романслар остасы

Рөстәм Яхин (1921-1993) – татар романсына нигез салучы күренекле композитор, Татарстан Дәүләт Гимны авторы.


Ул 1921 елда Казан шәһәрендә туган. Рөстәм Яхин кечкенәдән үк музыка белән кызыксына башлый. 3 яшендә пианинода үзлегеннән халык көйләрен уйнарга өйрәнә. 13 яшендә музыка мәктәбенә укырга керә һәм 7 еллык мәктәпне 3 елда тәмамлый. Бик сәләтле, тырыш бала була. Рөстәм Яхин – оста пианист. Ул тирән эчтәлекле җырлар, фортепиано өчен әсәрләр авторы.
Танылган әсәрләре:

Тулысынча:Романслар остасы

 Безнең партнерлар

   

Яндекс.Метрика
Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
Филиал: Редакция газеты «Омет»- филиал государственного унитарного предприятия Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
450079, г. Уфа, ул. 50-летия Октября, дом 13, 9 этаж, тел. 273-94-38, 273-64-81, e-mail: omet-ufa@mail.ru
Вся информация и материалы, размещенные на сайте редакции газеты «Омет» защищены международным и российским законодательством
об авторском праве. Все сообщения газеты «Омет» предназначены для пользователей старше 12 лет.
При перепечатке или цитировании ссылка на газету «Омет» обязательна.
Дизайн сайта- Абдуллин Фаниль
>