Хәния Фәрхине сагынып

Күптән түгел генә арабыздан киткән татар һәм башкорт эстрадасы йолдызы Хәния Фәрхи иҗатын сөючеләр аның истәлегенә флешмоб һәм концерт оештыра. Бу чараны алар җырчы үлгән көннең «кырыгы»на Казанда һәм Уфада үткәрергә уйлый. Күпчелек кеше акция нигезе булып хитка әверелгән «Әлдермешкә кайтам әле» җырын сайлау кирәк, дип саный.

«Флешмоб биюдән дә, җырны башкарудан да тора ала. Моны соңрак хәл итәчәкбез. Баштарак Әлдермеш авылы янында җыелырга уйлаган идек, әмма бөтен кеше дә анда барып җитә алмый. Иң оптималь вариант – Камал театры мәйданчыгы, – дип хәбәр итә «Хәния Фәрхи. Мәңгелек Хәтер» төркеме оештыручылары.
Җырчының истәлегенә багышланган концерт датасы һәм урыны инде билгеле – бу чара 24 сентябрьдә Казан филармониясендә узачак. Кичәдә «Бәйрәм” ансамбле, татар эстрадасы артистлары, шулай ук кызы Алия Гәрәева катнашыр дип көтелә.
Хәния Фәрхи 2017 елның 27 июлендә 57 яшьтә вафат булды. Сәбәбе – тромб һәм йөрәк өянәге. Җырчы бу вакытта Башкортстанның Тәтешле районында гомер итүче әнисендә кунакта иде.

 Безнең партнерлар

   

Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
Филиал: Редакция газеты «Омет»- филиал государственного унитарного предприятия Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
450079, г. Уфа, ул. 50-летия Октября, дом 13, 9 этаж, тел. 273-94-38, 273-64-81, e-mail: omet-ufa@mail.ru
Вся информация и материалы, размещенные на сайте редакции газеты «Омет» защищены международным и российским законодательством
об авторском праве. Все сообщения газеты «Омет» предназначены для пользователей старше 12 лет.
При перепечатке или цитировании ссылка на газету «Омет» обязательна.
Дизайн сайта- Абдуллин Фаниль
>