Музыка коралларын яңартуга акча бүленә


Вакыт узу белән музыка кораллары да туза, сафтан чыга. Профессиональ коллективларда исә бу проблеманы булдырмау бик мөһим. Шул җәһәттән республиканың алдынгы иҗат коллективларына музыка коралларын яңартуга акча бүленә.

Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитовның карары буенча моннан алып ел саен урта махсус мәдәният һәм сәнгать белем бирү йортлары, Милли симфоник оркестр, Башкорт опера һәм балет театры, Башкорт дәүләт филармониясе өчен музыка кораллары сатып алуга 30 миллион сум акча бүленәчәк.
Опера һәм балет театры директоры Илмар Әлмөхәммәтов хәбәр итүенчә, театрның симфоник оркестрына бүленгән 5 миллион сумга алар яңа арфа, фагот, флейта һәм валторн алачак.

 Безнең партнерлар

   

Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
Филиал: Редакция газеты «Омет»- филиал государственного унитарного предприятия Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
450079, г. Уфа, ул. 50-летия Октября, дом 13, 9 этаж, тел. 273-94-38, 273-64-81, e-mail: omet-ufa@mail.ru
Вся информация и материалы, размещенные на сайте редакции газеты «Омет» защищены международным и российским законодательством
об авторском праве. Все сообщения газеты «Омет» предназначены для пользователей старше 12 лет.
При перепечатке или цитировании ссылка на газету «Омет» обязательна.
Дизайн сайта- Абдуллин Фаниль
>