Романслар остасы

Рөстәм Яхин (1921-1993) – татар романсына нигез салучы күренекле композитор, Татарстан Дәүләт Гимны авторы.


Ул 1921 елда Казан шәһәрендә туган. Рөстәм Яхин кечкенәдән үк музыка белән кызыксына башлый. 3 яшендә пианинода үзлегеннән халык көйләрен уйнарга өйрәнә. 13 яшендә музыка мәктәбенә укырга керә һәм 7 еллык мәктәпне 3 елда тәмамлый. Бик сәләтле, тырыш бала була. Рөстәм Яхин – оста пианист. Ул тирән эчтәлекле җырлар, фортепиано өчен әсәрләр авторы.
Танылган әсәрләре:
– «Дулкыннар, дулкыннар», «Күңелем өзгәләнгән минутларда» һ.б. җырлары, романслары өчен Рөстәм Яхин Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек була. Беренче чиратта ул – романслар авторы. “Дулкыннар, дулкыннар” романсы – җырчы Мөнирә Булатова тарафыннан иң яратып башкарылганы, “Күзләрем тик сине эзлиләр” романсы күп җырчыларның репертуарында лаеклы урын алды. “Китмә, сандугач”, “Киек казлар” җырлары шулай ук онытылмас ядкарьләр исемлегендә.
– Җәлил тематикасын тормышка ашыру өлкәсендә әлегә Яхинның вокаль циклына тиң булырлык әсәрләр юк. Циклның беренче кисәге «Җырларым» - шагыйрьнең үлемсезлегенә чын мәгънәсендә гимн булып яңгырый. Аннан соңгы ике кисәге «Тик булса иде ирек» һәм «Үткәндә кичергән» әсәрләре сагышлы һәм тәэсирле булуы белән аерылып тора. Дүртенче кисәге «Соңгы җыр» тоткынлыктагы шагыйрьнең тормыш матурлыгы һәм үлемнең котылгысыз булуы турында уйланулары. Циклның соңгы кисәге «Катыйльгә»дә шагыйрьнең дошманга карата аяусыз нәфрәте яңгырый. Ул үзенең образлылыгы һәм тәэсир итү көче ягыннан опера монологының иң яхшы үрнәкләренә якыная.
– Фортепиано һәм скрипка өчен язган концерты – иң зур күләмле әсәре.
Рөстәм Яхин 1993 елда Казанда вафат була. Шәһәрнең бер урамы аның исемен йөртә.

 Безнең партнерлар

   

Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
Филиал: Редакция газеты «Омет»- филиал государственного унитарного предприятия Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
450079, г. Уфа, ул. 50-летия Октября, дом 13, 9 этаж, тел. 273-94-38, 273-64-81, e-mail: omet-ufa@mail.ru
Вся информация и материалы, размещенные на сайте редакции газеты «Омет» защищены международным и российским законодательством
об авторском праве. Все сообщения газеты «Омет» предназначены для пользователей старше 12 лет.
При перепечатке или цитировании ссылка на газету «Омет» обязательна.
Дизайн сайта- Абдуллин Фаниль
>