Таблетки для похудения эффективные. Эффективные зеленые таблетки для похудения. Таблетки для похудения отзывы цена. Сердечная недостаточность симптомы. Бывает ли острое сердечное недостаточность. Острая сердечная недостаточность причины. Народное лечение гипертонии. Лучшие методы лечения гипертонии. Артериальная гипертония лечение. Методы лечения алкогольной зависимости. Лечение алкогольной зависимости в домашних условиях. Быстрое лечение алкогольной зависимости отзывы. Мужское бесплодие причины. Важные бесплодие причины лечение. Психологические причины бесплодия. Ринопластика до и после. Сколько стоит ринопластика в россии. Рнопластика кончика носа. Сделать пластическую операцию. Где сделать пластическая операция лица. Сколько стоит пластическая операция. Лечение артериальной гипертензии. Артериальная гипертензия рекомендации от доктора. Артериальная гипертензия степени риска.

 

 

Ремонт өчен түләргәме?

Безнең йорт рәсми рәвештә авария хәлендә дип табылган. Безгә киләсе елда яңа фатирларга күченәсез дип аңлаттылар. Шулай булуга карамастан, капиталь ремонтка түләргә дигән квитанция килә. Нишләргә?

                 Таслия апа.

                Уфа шәһәре.

–Әгәр йорт авария хәлендә дип табылган икән,  капиталь ремонт өчен түләргә кирәкми. Бу җәһәттән РФ Дәүләт төзелеш комитетының махсус карары бар. Йортта яшәүчеләр нинди хезмәтләрдән файдалана – җылы һәм салкын су, электр, газ һәм башкалар – шулар өчен генә түләргә тиеш. Авария хәлендәге йортны сүткәннән соң, капиталь ремонт өчен түләнгән акчаны хуҗасына кире кайтарып бирергә тиешләр, тик моның белән беркем дә шөгыльләнмәячәк, – дип аңлата бу җәһәттән РФ Дәүләт Думасының торак сәясәте һәм торак-коммуналь хуҗалыгы буенча комитет рәисе урынбасары Павел Качкаев.

 

МСЭКтан белешмә сорыйлар

Исәнмесез, “Өмет” гәзите редакциясе! Бер сорау белән мөрәҗәгать итәм, бәлки, киңәш бирерсез. Каенатам Галимов Рафак Фатыйх улы 1954 елда өч ай дәвамында Тоцкий полигонында хезмәт иткән. 1997 елда Илеш районы военкоматы “Ветеран подразделений особого риска” дигән танытма юллап бирде. 1997-2005 елларда льготадан файдаланды. 2 группа инвалид иде. Елына бер мәртәбә курортка барды, ай саен пенсиясенә 1500 сум күләмендә акча өстәлеп килде. Газ һәм ут өчен түләгәндә 0,25% льготасы бар иде.

Каенатам вафат булгач, районның халыкны социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре каенанама аның льготалары күчми диде.

Быел Чакмагыш военкоматы каенанама 20 апрельдә “Вдова ветерана подразделений особого риска” дигән танытма юллап бирде.  Районның халыкны социаль яклау бүлеге МСЭК – медицина-социаль экспертиза комиссиясе аша үтүне сорый... МСЭКтан белешмә юллап алса, каенанамның пенсиясенә 700 сум акча өстәлә дип аңлатканнар. Сорау: ул белешмәне юллап алу мәҗбүриме? Ул нинди льготалар бирә?

Килене Рәзилә.

Илеш районы.

–МСЭК – гражданнарга инвалидлык тәгаенләүче орган. Әгәр кешегә инвалидлык төркеме бирелә икән, аңа закон буенча болай да льготалар тиеш, – дип аңлатты безгә бу уңайдан “Өмет” табибы, Куватов исемендәге республика клиник дәваханәсенең медицина статистикасы кабинеты мөдире, Башкортстанның атказанган табибы, Русиянең сәламәтлек саклау отличнигы Марат Идият улы СәЕтов. – Бу мәсьәләгә ачыклык кертү өчен Рәзиләгә үзе яшәгән урында участок терапевтына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

 

Кеше кадере...

“Алло, “Өмет” тыңлый” бәйләнеше вакытында нинди генә үтенечләр белән шалтыратмый укучыларыбыз. Аларның барсы да үзләренә ярдәм итүне үтенә. Ә менә чит-ятлар турында кайгыртучылар, кызганычка каршы, бармак белән санарлык...

Редакциядә чираттагы тапкыр телефон шалтырады. Трубканы алуга бик дулкынланган ханым тавышы ишетелде: “Ишетеләме, туганым, сезгә бер зур үтенечем бар иде, зинһар тыңлагыз әле,–диде ул. – Уфадан Нәзирә апагыз булам. Көзен туганымның Кушнаренко районы Гуровка авылындагы бакчасына ял итәргә барган идек. Кайтканда урамда эскәмиядә боек йөзле апаны күреп, хәер бирергә тукталдык. Сөйләшеп киттек, шунда мин Җәмилә апаның күзләре бик начар күрүе, гомере буе колхозда эшләп хаклы ялга чыгуы, беренче төркем инвалид улы белән генә яшәве хакында белеп бик тетрәндем. Күптән түгел өлкәннәр көне үткән иде, гомере буе эшләгән кешене хәтта шул бәйрәмгә дә чакырмаганнар!

Тулысынча:Кеше кадере...

“Сездән ярдәм көтәбез”

Исәнмесез, кадерле дуслар! Менә көзне дә тәмамлап киләбез. Көз – уңышларны барлар, киләчәккә планнар кору чоры. Ләкин кайчакта уңышлар белән бергә чарасызлык дигән нәрсә йөрәккә кадый шул, үз көчең белән генә хәл итү мөмкин булмаган проблеманы чишүдә кемнәндер ярдәм өмет итәсең. Әйе, кулыңнан килгән эшне тотасың да, башкарып та куясың. Әгәр кайсыберенә көчең җитми һәм җаваплы кешеләр проблеманы хәл итүдә бармакка-бармак та сукмый икән, нишләргә? Кемнән ярдәм сорарга?

Менә шул вакытта инде укучыларыбыз җаннарына тынгы бирмәгән сораулар белән редакциягә мөрәҗәгать итә. Без, әлбәттә, кулдан килгән кадәр ярдәм итәбез: хәлгә ачыклык кертүне сорап район-шәһәрләргә шалтыратулар башлана, рәсми хатлар җибәрелә. Әлбәттә, редакция коллективы һәр шалтыр-атучының проблемасын хәл итеп бетерә алмый, бу мөмкин дә түгел. Моның өчен дәүләт органнары бар. Ләкин мөрәҗәгатьләрнең берсе дә игътибарсыз калмый, монысы хак. Үзебезнең яктан сезгә дә үтенечебез бар: редакциягә сорау белән хат язсагыз да, шалтыратсагыз да, хак исем-шәрифләрегезне күрсәтегез. Башка кеше исеменнән, яисә аноним рәвештә түрәләрен “пешекләп” язылган шикаять хатлары безгә еш килә. Шалтыратучылар да исем-фамилияләрен күрсәтергә тырышмый, арада хәтта, “әгәр минем исемне гәзиттә язып чыгарсагыз, редакциягезнең астын-өскә китерәм” дип янаучылар да очрый әле. Монысы инде чын кәмит! Сезнең максат – үзегезне борчыган сорауларга тәгаен җавап алу. Ә редакция журналистлары кешенең исеме билгеле булганда гына урыннарга мөрәҗәгать итеп, төгәл җавап ала бит.

 Хәзер исә “Алло, “Өмет” тыңлый” ышаныч телефо-нына яңгыраган мөрә-җәгатьләргә тукталып китик. Алар арасында төрлесе бар. Кемнедер үзенә тиешле булган пенсия күләме борчый, кемдер юллар торышы начар булуга зарлана, кемдер кайнанасы белән яшәүдән туюы яисә иренең “кырын төяргә”, читкә йөрергә яратуыннан зарлана. Социаль темаларга караган кайсыбер сораулар шактый. Алар социаль проблемалар бүлегенә тапшырыла. Бәйләнеш вакытында яшәеш, көндәлек тормышка кагылган, кем өчендер бәлки көлке булып тоелган шалтыратулар да шактый. Аларның һәрберсендә күпме әрнү, җан тынычсызлыгы ярылып ята һәм дә шатлык-куанычлары белән ур-таклашканнары да шактый. Әйдәгез, бүген шуларның кайсыберләренә тукталып үтик. Хатлар, шалтыратулар арасында безнең, журналист халкының, күңелен күтәрердәй рәхмәт хатлары күп. Мәсәлән, чираттагы бәйләнеш вакытында Илеш районы Югары Яркәй авылыннан Мәхсүнә апа Зарипова шалтыратып: “Матур эчтәлекле, югары зәвыклы гәзит чыгаруыгыз өчен рәхмәт. Берничә ел элек “Өмет белән бергә” уенында катнашып, юбилей сәгате откан идем. Ул бүген дә дөрес йөри, караган саен сезне искә төшерәбез”, – дип сөендерде. Ә менә Караидел районыннан шалтыратучы пенсиядәге укы-тучы Резеда апаны (исеме үзгәртелде) сеңлесенең киләчәге борчый икән. “Гаиләдә ике кыз үстек, мин авылда яшим, сеңлем Уфада,–ди ул. –Инде нихәл итәргә дә белмим, соңгы вакытта сеңлем эчкегә бирелеп бара. Улы өйләнде, кызы техникумда укый, аңа әле әни игътибары бик кирәк. Туксанга җитеп килгән әниебез авылда яши, аңа бу хакта сөйләргә куркам. Дәваланырга кирәк дигәч, сеңлемнең бер генә сүзе бар: мин эчкече түгел! Инде нишләргә дә белмим. Бәлки, сез барып оялтып карарсыз? Элек, ичмасам, хатын-кыз советлары эшли, алар берәүгә дә юлдан язарга мөмкинлек бирми, зур эш алып бара иде, хәзер алар да юк...”, –дип өзгәләнә Резеда апа. Бик тә кызганыч хәл, Резеда апа, шуңа да бу хәлне якыннарыгыз белән уртага салып, ачыктан-ачык сөйләшергә, бергәләп нәтиҗәле чаралар эзләргә кирәктер. Туймазы районы Кандра авылында гомер итүче Рәмзия апабыз, 25 ел почтада эшләп, хәзер лаеклы ялга чыккан. “Өмет”не чыккан көненнән укыйм, минем киңәш белән хәзер дистәләрчә гаилә аннан аерылмый”, – ди ул. Рәмзия апа тумышы белән Шаран районы Сөнбаш авылы кызы икән. “Гәзиттә еш кына чишмә ачу бәйрәмнәре яктыртыла, һәр авыл үз ягындагы матур яңалыклар белән таныштырып барырга тырыша. Сөнбашта да матур итеп чишмә бәйрәме үткән, ә менә бу хакта гәзиткә нигәдер хәбәр итмәгәннәр. Минем бу хакта “Өмет” битендә укыйсым килгән иде”,–диде. Ишетәсезме, сөшбашлылар! Авылыгызда булган матур яңалыклар турында гәзиткә язып торыгыз, бу хакта сездән читтә гомер кичергән якташларыгыз үтенә! Гәзитне вакытында китермәүгә зарланып шалтыратучы укучы-ларыбыз бихисап. “Гәзитне без чыгарабыз гына, ә аны тарату тылысынча почта хезмәткәрләренең бурычы” дип күпме генә кабатласак та, авыр хәлдә калган әбүнәчеләребез бездән ярдәм соравын дәвам итә. Без, әлбәттә, район-авылларга шалтыратабыз, хәлне җайга салырга тырышабыз. Мәсәлән, Бөредә яшәүче Усман абый Гариповка “Өмет”не җыеп кына (1-2 атнага бер тапкыр) китерәләр икән. “Кичәге гәзит – кирәкмәгән гәзит” диләр, инде безгә нишләргә, “Өмет”не вакытында укыйсыбыз килә”, – ди Усман абый. Һәм ул хаклы да. Без Бөре почтамты начальнигы Данис Рәшит улы Гыйльфановның үзе белән бәйләнешкә чыктык, ул проблеманы хәл итәргә вәгъдә бирде. Ышанабыз! Калтасы районы Красный Холм авылы халкы исеменнән Нурадия Хә-лимова шалтыратып, Балтачтан Нефтекамага маршрут автобусы Тәтешле аша түгел, ә турыга йөрсен иде дигән теләк белдерде. Элек туры маршрут булган икән, аны юлларны ремонтлау чорында Тәтешле аша җибәреп торганнар. Инде юл эшләре тәмамланган, ә автобус һаман булса урау юлдан йөрүен дәвам итә икән. “Без урау юллар үтеп, артык акчабызны түләргә теләмибез, элекке маршрутны киредән кайтар-сыннар”,–дип үз таләбен белдерде апа. Хезмәт хакларын вакытында алмаулары турында шалтыратулар шактый. Мәсәлән, Миякә, Калтасы, Әлшәйдән мөрәҗәгатьләр булды. Тик шалтыратучыларның берсе дә үз исемнәрен атарга теләмәде. Иптәшләр! “Үзе курка, үзе йолка” дигән сүз бар безнең халыкта. Сезнең шалтыратулар да шуны хәтерләтә. Әгәр бу мәсьәлә тирән борчый һәм түрәләрегезнең конкрет җавабын “Өмет”тә күрергә телисез икән, исемнәрегезне әйтеп, ачыктан-ачык сорау бирегез яки безгә хат язып җибәрегез. Редакциягә сорау белән мөрәҗәгать иткән һәркем җавап көтә. Мәсәлән, Туймазыдан Дамир Нәзиров һәм Шараннан Рәшит абый Шәриповны җибәргән сорауларына һаман да җавап ала алмаулары борчый. Кадерле абзыйлар! Хатларыгыз килгән. Ләкин аларны кабул итеп алган кызларыбыз хатыгызның эчтәлеген, анда сезнең ни-нәрсә белергә теләвегезне аңлый алмаган, әнә шул сәбәпле хатларыгыз киштәгә куелган. Икенче вакыт хат язганда сорауларны кыска-конкрет бирегез. Дуслар! Журналистның эше тавык чүпләсә дә бетәрлек түгел: сез аны озын, уратып-чуратып язган хатларыгыз белән фаразлар ясап утырырга да мәҗбүр итмәгез инде... “Өмет” адресына хат язып, язмаларын һаман гәзит битләрендә күрү бәхетенә ирешә алмаган укучыларыбыз да шалтырата. Ярмәкәй районы, Яңа Турай авылында яшәүче хөрмәтле Вәрис абый Сәлимгәрәев! Сезнең гыйбрәтле дә, әхлаклы булырга да чакырган мәкаләләрегез бүген басмага әзерләнә, бераз сабыр итегез. Миякә районында гомер итүче Тәлгать абый Сә-лимовны бүгенге судларның гади халыкны якламавы, ә адвокатларның исә судья кушканнан уза алмавы борчый икән. “Гади кешенең судларга йөрергә дә, кыйммәтле адвокатлар ялларга да мөмкинчелеге юк. Хезмәт кешесен яклый торган гадел адвокатлар конторасы булдырып, шуларны дәүләт үзе тәэмин итсә, нинди яхшы булыр иде. Халыкның авырткан урыны күп инде ул”, – ди Тәлгать абыебыз. Мәгълүм булуынча, РФ Конституциясе һәркемгә бушлай юридик ярдәм алуны гарантияли. Законда кайсы очракларда кешеләрнең бай адвокат ярдәменә тиеш булуы ачык язылган. Юллар хакында аерым сүз. Чишмә районының Бишкәҗә һәм Дмитриевка авыллары арасындагы искиткеч начар булган һәм Борай районының Миңле авылы эчендә быел җәй күрше авылга юл салган вакытта зур йөк машиналары тәмам изеп, эштән чыгарган юллар хакында мөрәҗәгатьләр булды. Бу якларга “Өмет” журналистлары махсус акция белән барырга җыена. Благовар районы Күчәрбай авылында яшәүче Миләүшә Сабитова атлы апабызга кичен Русия каналыннан кино караган вакытта экран астында журналист Соловьевның рәсемен куюлары ошамый икән. “Нигә алай итәләр, кино карарга комачаулыйлар бит”,– ди ул. Хөрмәтле Миләүшә апа, үз тапшыруларын ничек итеп рекламалау һәр каналның үз хокукы, монда беркем дә күрсәтмә бирә алмый. Шул ук Благовар районының Первомайский поселогында гомер итүче Хәмзә абый Зәйнет-диновка да телевидение белән бәйле сораулар тынгы бирми. Ул бездән БСТ телетапшырулары программасын татар телендә бастыруыбызны үтенә. Хөрмәтле Хәмзә абый! Безнең редакция БСТ телеканалыннан әзер продукция ала. Чишмә һәм Авыргазы районнарыннан “сугыш ветераннарының тол хатыннарына фатир алу өчен акчалар бүлү эшен һаман сузалар, район хакимияте безнең сүзгә колак салмый, безнең әнкәйләрнең үлеп китүен көтәләрме әллә” дигән шалтыратулар булды. Ләкин ике шалтыратучы да исем-шәрифләрен атарга теләмәде. Дөрес аңлагыз, мәгълүмат алу өчен районга чыксак, кем өчен фатир белешергә тиеш була соң журналист? “Авылга, бабайга” дигән кебек яңгырый түгелме бу? Авыргазы районы Куҗак авылында яшәүче Тәнзилә Хәбиб-рахман кызы Солтангиль-динага 83 яшь. Тәнзилә апа 11 яшеннән алып хуҗалыкта бил язмый эшләгән, бүгенге көндә сәламәтлеге дә чамалы. Аның шалтыратуының сәбәбе бик җитди: Ишле авылындагы участок дәваханәсендә урындагы халыкны борчуга салган зур үзгәрешләр көтелә икән. “Участок дәваханәбез бик яхшы эшли иде әле, шунда ятып дәваланып чыга идек. Табибларыбыз да бик игътибарлы иде. Хәзер безгә нишләргә?”,– ди апабыз. Аңлатма бирүне сорап, без Авыргазы үзәк дәваханәсенә шалтыраттык. Баш табиб Виталий Григорьевич Тарасов җибәргән хатта түбәндәге юллар бар: “Ишле табиб участогы 27 пунктны хезмәтләндерә. Участок дәваханәсе сменага 80 кешене кабул итүгә исәпләнгән, көндезге стационарда –10, шәфкать туташы ярдәме күрсәтелүче бүлектә 10 койка-урын каралган. Участокка 9 фельдшер-акушерлык пункты карый. Участокта халык саны 5752 кеше. Ишле участок дәваханәсендә 39 хезмәткәр эшли. БР сәламәтлек саклау минис-трлыгының 2014 елның 24 апрелендә чыккан карары нигезендә, оптимизация максатында, Ишле участок дәваханәсендә шәфкать туташы ярдәме күрсәтелүче 10 койка-урынны кыскарту планлаштырыла. Шул уңайдан биредә 5 урта медицина хезмәткәрен, 4 кече медицина хезмәткәрен кыскарту көтә. Урта медицина хезмәткәрләренә, теләкләре буенча, район үзәк дәваханәсенә яки районның башка ФАПларына эшкә урнашу мөмкинлеге бирелә. Ишле участок дәваханәсе киләчәктә дә беренче медицина-санитар ярдәме күрсәтүен дәвам итәчәк. Көндезге стационарда койка-урыннар саны бишкә арттырылып, 15 кә җитәчәк”. Менә шундый җавап. Кызганыч, бу оптимизация дигәннәре безне дәваханәләрдә ятып дәваланудан мәхрүм итә. Ә бит өлкән буын кешеләре медицина ярдәменә аеруча мохтаҗ. Ярый, Ишледә участок дәваханәсендә әлегә көндезге стационарны калдыралар икән, монысы яхшы. Ә оптимизация киләчәктә дә дәвам итеп, монысын да ябып куйсалар? Сораулар күп, җавапны кем бирер? Кадерле дуслар! Сезнең мөрәҗәгатьләр буенча кайсыбер сораулар бүлек-ләргә таратып бирелде, шулай ук урыннарга тикшерүгә җибәрелде. Якын киләчәктә аларга да гәзит битләрендә җавап табарсыз дип уйлыйм. Сездән хатлар, шалтыратулар көтеп калабыз. Хатларга җавап эзләде: хатлар бүлеге мөдире

Гөлара Арсланова.

Авылга автобус йөрми

Исәнмесез, редакция хезмәткәрләре!   Үземне генә түгел, бөтен авылны борчыган бер сорау белән шалтыратам. Без Чишмә районы Бишкәҗә авылында яшибез. Элек авылга автобус килә иде, хәзер барасы җиребезгә дә бара алмыйбыз. Бер ел була инде автобус йөрмәгәнгә. Бишкәҗәдән район үзәге Чишмәгә 30 чакрым тирәсе. Автобус йөрмәгәч, таксига утырырга мәҗбүрбез, анысы да 600 сум. Бәлки, автобус мәсьәләсен  хәл итәргә ярдәм итәрсез? 

Хөрмәт белән Фикуса Садырова.

Чишмә районы Бишкәҗә авылы.

 

–Кайчандыр Чишмә – Гомәр маршруты буенча автобус йөргәнлеге безгә мәгълүм, әмма аның ни сәбәпле йөрми башлавын ачык кына әйтә алмыйбыз, –диделәр безгә телефоннан, шушы хакта сорашкач, республиканың “Башавтотранс” идарәсендә. – Төгәл мәгълүмат алу өчен республиканың транспорт буенча дәүләт комитетына шалтыратыгыз. Телефоны 218-10-14.

–Бу мәсьәләгә ачыклык кертү өчен халык тарафыннан транспорт буенча дәүләт комитетына язма рәвештә хат (запрос) юллау сорала. Шуннан соң гына төгәл җавап бирә алабыз, – диделәр соңгылары.

Димәк, хөрмәтле Бишкәҗә авылы халкы, сезгә хат белән транспорт буенча БР дәүләт комитетына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

 

Руфина Таҗиева сораштырды.

 

 Безнең партнерлар

   

Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
Филиал: Редакция газеты «Омет»- филиал государственного унитарного предприятия Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
450079, г. Уфа, ул. 50-летия Октября, дом 13, 9 этаж, тел. 273-94-38, 273-64-81, e-mail: omet-ufa@mail.ru
Вся информация и материалы, размещенные на сайте редакции газеты «Омет» защищены международным и российским законодательством
об авторском праве. Все сообщения газеты «Омет» предназначены для пользователей старше 12 лет.
При перепечатке или цитировании ссылка на газету «Омет» обязательна.
Дизайн сайта- Абдуллин Фаниль
>