Таблетки для похудения эффективные. Эффективные зеленые таблетки для похудения. Таблетки для похудения отзывы цена. Сердечная недостаточность симптомы. Бывает ли острое сердечное недостаточность. Острая сердечная недостаточность причины. Народное лечение гипертонии. Лучшие методы лечения гипертонии. Артериальная гипертония лечение. Методы лечения алкогольной зависимости. Лечение алкогольной зависимости в домашних условиях. Быстрое лечение алкогольной зависимости отзывы. Мужское бесплодие причины. Важные бесплодие причины лечение. Психологические причины бесплодия. Ринопластика до и после. Сколько стоит ринопластика в россии. Рнопластика кончика носа. Сделать пластическую операцию. Где сделать пластическая операция лица. Сколько стоит пластическая операция. Лечение артериальной гипертензии. Артериальная гипертензия рекомендации от доктора. Артериальная гипертензия степени риска.

 

 

Физиканы белү мунчада да кирәк

Бу хатымны язу теләге “Өмет”нең бер санында Назим Шахмаевның көлкеле мәкаләсен укыгач туды. Кыш көне мунча идәненең салкын булуы мине күп еллар борчый иде. Күпме сораштырсам  да файдалы киңәш ишетмәдем. Күп еллар буена мунчаның юынтык суын ләүкәгә һәм идән астына агыздык. Башкача мөмкин дә түгел иде. Ул су туфрак белән катышып ләм ясап ката. Бу каткан суның 1 граммын эретү өчен генә 80 калория җылылык кирәк. Ә бит мунча идәнен аяк өшемәслек хәлгә җиткерү өчен кимендә 20 градуска җиткерү кирәк. 

Кайберәүләр мунчаның идәнен җылытам дип, мунчаның ташын якын килә алмаслык кыздыралар. Ә бу пешү һәм шулай ук янгын чыгу куркынычы тудыра. Ниһаять, күп еллар буена авыл халкының теңкәсен корыткан бу проблема хәл ителде дип әйтә алабыз. 

Моның өчен мунчаның ләүкә астын һәм идән астын тоташы белән бетонларга кирәк. Артык калын итү кирәкми, су үтмәслек булса ярый. Аңа аккан су мунча кырындагы шамбога юнәлтелә. Шамбодагы су туңмасын өчен тирес каплап җылыту кирәк. 

Мондый эшне һәркем үзе башкара ала. Зур чыгымнар да таләп ителми. Мунчама мондый үзгәреш кертүгә шактый булды. Файдасына сөенеп бетә алмыйбыз. Мунча сөючеләргә җиңел пар һәм җылы идән телим. 

Мәсгуть ГАЛИМОВ. 

Туймазы районы. 

 

Ник көндез күрсәтмиләр?

Саумысыз, “Өмет” гәзите хезмәткәрләре!  Безнең йортка 12 каналлы кабель телевидениесе керттеләр. Шуның өчен ай саен 32 сум 50 тиен акча түлибез. Кайсы каналны ачсаң да, реклама. Шул тузга язмаган реклама өчен акча түләргә тиешмени без? Элек БСТ каналында спектакльләрне көндез карый идек, хәзер иртәнге 3ләрдә күрсәтәләр. Шуны көндез күрсәтеп булмыймы ул? 

Сәлам белән Әгъләмов Наил абыегыз.

Дүртөйле шәһәре.

Наил абыйның хаты белән танышып чыкканнан соң, БСТ каналының программасын карап чыктык. Чыннан да хәлләр гәзит укучыбыз әйткәнчәрәк икән шул: әйтик, БСТда Н. Гогольнең “Өйләнү” спектакле төнге 2.30 сәгатьтә, Ә. Атнабаевның “Игезәкләре” шулай ук 2.30да, М. Буракаеваның “Мин сайлаган язмыш”ы 2.45тә, Т. Гарипованың “Гыйлмияза”сы 2.15тә... Спектакльләрнең ни өчен төнге вакытта күрсәтелү сәбәпләрен ачыкларга теләп телеүзәккә шалтыратырга ниятләдек. Әлеге сорауга ачык кына җавап табылмады.  “Соравыгызны язма рәвештә җибәрегез, 10-15 көн эчендә җавап бирербез”, диделәр.

 

Пенсияләре күпме?

“Өмет”кә ике соравым бар иде. Беренчесе: хәрби пенсионерларның пенсиясе күпме һәм нинди ташламалар каралган? Икенчесе: сугыш ветераннарының тол хатыннары күпме пенсия ала һәм нинди ташламалар каралган?

Хөрмәт белән Нәгыйм Габдрахманов.

    Баймак районы, Иске Сибай авылы.

Хөрмәтле Нәгыйм абый! Пенсия күләме кешенең үзе яшәгән урыны буенча Пенсия фонды идарәлеге тарафыннан аның хезмәт стажын, кайда, нинди тармакта, нинди хезмәт хакы алып эшләвен, бүләкләрен (Почет грамоталарын, медаль һәм орденнарын) исәпкә алып тәгаенләнә. Димәк, һәр кешенең пенсия күләме үзенә генә хас дигән сүз. Һәрбер пенсионер үзен кызыксындырган сорауларга җавапны бары тик урындагы Пенсия фонды идарәлегенә мөрәҗәгать итеп кенә белә.

 

Качып делянка кисә

Бу хатның авторы күрсә-телмәгән. Кайсы районнан килгәнлеген конверттагы штам-пка карап кына чамаладык. Гәзит битләрендә басты-рыргамы-юкмы дип озак кына уйландык һәм юк-юк та шуңа охшаш эчтәлекле аноним хатлар килгәнлектән, хаттагы исем-шәрифләрне күрсәтми генә бастырырга булдык.  

“Безнең район леснигы фәлән фәләнов 15 еллап инде урман кисеп сата. Шуны беркем дә күрми. Ул шулкадәр кабәхәт, “кайдан кисәсем килә, шуннан кисәм”, ди. Быел май аенда кисә башлаган иде, кара көзгә тиклем кисте. Салым түләми. Машинасын 8 меңгә сатып йөри. Җәй буена күпме акча эшләде. Шуны килеп тикшер-сеннәр, делян-каларын карап, агач төпләрен чутлап чык-сыннар иде. Урман хуҗалыгына күпме зыян китерә бит ул...”

Гәзит укучы дусларыбыз! Әлбәттә, районның урман хуҗалыгы өчен янып-көюегез, борчылуыгыз әйбәт күренеш, әмма киләчәктә мондый эчтәлекле хатларны республика прокуратурасына юлларга киңәш итәбез. Нәтиҗәлерәк булыр.

 

Килешүне минем исемгә күчермиләр

Кадерле редакция! Мин Сафина Әгъҗибә апагыз булам. Миңа 75 я шь. Менә үземне борчыган сорау турында язарга булдым әле. Мин Уфада яшим. Октябрь аенда квартплатага түләү 7386 сумлык килде. Түләдем. Аңа кадәр майда – 5473, июньдә – 6276, июльдә – 6539, августта – 6108, сентябрьдә  6576 сум түләдем. Бу нинди ай саен арта торган квартплата булды соң? Түләп өлгерә алмыйбыз. Озакламый  бөтен пенсияне түләргә калыр инде.

6 кеше пропискада торабыз. 4ебез шушы фатирда яши. Мин 38 ел УМПО заводында эшләдем. Хезмәт ветеранымын, 3нче  группа инвалид. Әлеге вакытта бөтенләй диярлек ишетмим, колагым көне-төне шаулый. Ул тавышка түзәрлек түгел. Күзләрем дә начар күрә.

Эш шунда – адреслы социаль түләүне ала алмыйм. Бөтен документларны җыеп бетердем. Лицевой счет минем исемдә, ә килешүне минем исемгә күчермиләр. Миңа хәзер нишләргә? Киңәш бирегез әле.

Хөрмәтле Әгъҗибә апа! Хатыгыздан сүзнең нинди килешү турында барганлыгы аңлашылмый. Әгәр сез адреслы социаль түләү юллыйсыз икән, бу хәлгә ачыклык кертү өчен иң беренче чиратта барлык документларыгызны алып  үзегезнең участокка караган торак-коммуналь хуҗалыгының бухгалтериясенә, аннары ЕРКЦ – бердәм исәпләү касса үзәгенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Андагы хезмәткәрләр нинди документлар кирәклеген тагын бер мәртәбә яхшылап аңлатырлар.

 

 Безнең партнерлар

   

Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
Филиал: Редакция газеты «Омет»- филиал государственного унитарного предприятия Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
450079, г. Уфа, ул. 50-летия Октября, дом 13, 9 этаж, тел. 273-94-38, 273-64-81, e-mail: omet-ufa@mail.ru
Вся информация и материалы, размещенные на сайте редакции газеты «Омет» защищены международным и российским законодательством
об авторском праве. Все сообщения газеты «Омет» предназначены для пользователей старше 12 лет.
При перепечатке или цитировании ссылка на газету «Омет» обязательна.
Дизайн сайта- Абдуллин Фаниль
>