Таблетки для похудения эффективные. Эффективные зеленые таблетки для похудения. Таблетки для похудения отзывы цена. Сердечная недостаточность симптомы. Бывает ли острое сердечное недостаточность. Острая сердечная недостаточность причины. Народное лечение гипертонии. Лучшие методы лечения гипертонии. Артериальная гипертония лечение. Методы лечения алкогольной зависимости. Лечение алкогольной зависимости в домашних условиях. Быстрое лечение алкогольной зависимости отзывы. Мужское бесплодие причины. Важные бесплодие причины лечение. Психологические причины бесплодия. Ринопластика до и после. Сколько стоит ринопластика в россии. Рнопластика кончика носа. Сделать пластическую операцию. Где сделать пластическая операция лица. Сколько стоит пластическая операция. Лечение артериальной гипертензии. Артериальная гипертензия рекомендации от доктора. Артериальная гипертензия степени риска.

 

 

Акчамны ничек кире кайтарырга?

 

Фатирымны саттым. Сатып алучылар, минем язма рәвештә ризалыгым белән, фатир хакын ахирәтемнең исәбенә күчерделәр. Ул вакытта шулай кирәк иде. Ләкин ахирәтем кинәт үлеп китте. Ә аның кызы хәзер акчамны кире кайтарырга теләми. Миңа нишләргә?

Зәйтүнә Бәдретдинова.

 Җавап: Фатирыгызны сатканнан соң ни өчен акчасын ахирәтегезнең исәбенә күчергәнсездер, аңлашылмый. Дөресен әйтергә кирәк, уйламый эш иткәнсез. Хәзер сезгә акчаны ничек кайтару турында уйларга кирәк. Моның өчен судка иск бирергә кирәк булачак. 

Эшне оту өчен судка бу эш-гамәлегезнең сәбәбен аңлатырга тиешсез. Бурычка биреп тордым дияр идегез, судья расписка сораячак. Әгәр мәрхүм ахирәтегез белән икегез арасында язма рәвештә килешү булмаса, судка “ахирәтемнең кызы тарафыннан нигезсез баерга теләү нияте белән үзләштерелгән акчаны кире кайтару” турында иск бирергә киңәш итәм.

Тагын бер киңәшем – адвокат ялларга туры килер, үзегез генә бу эшне ерып чыга алмассыз.

Икенче киңәшем – ахирәтегезнең кызы белән сөйләшеп, килешеп карагыз. Бәлки, берникадәр “премия” тәкъдим итсәгез, фатир хакын кайтарырга риза булыр. Кем белә...

Сезне ниләр борчый икән?

“Алло, “Өмет” тыңлый” рубрикасы һәр атнаның пәнҗешәмбесендә редакция телефоны аша укучыларыбыздан әллә күпме сорау-үтенеч кабул итә?! 

Әлбәттә, шалтырату кабул иткәннән соң без хәлне ачыклау максатында  урыннарга мөрәҗәгать итәбез. Җитәкчеләрнең дә төрлесе бар: кемнәрдер редакциягә шалтыратучыларны тиргәргә тотына, хәтта: “гәзиттә бу хакта язсагыз, суд юлында йөртеп җаныгызны алам” дип янаучылар да очрый. Ә кемдер чынлап та проблема барлыгын таный, тик әлегә аны хәл итү мөмкинлеге булмауга үкенеч белдерә, кулдан килгәннең барсын да эшләргә тырышырбыз, дип ышандыра.

Тулысынча:Сезне ниләр борчый икән?

Күңел яралары

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы якынлашып килә. Тыныч күк астында яшибез, дип, авыз тутырып әйтергә тел әйләнми. Чөнки сугыш учаклары әле бер, әле икенче җирдә кабынып кына тора. Әфган һәм Чечня җирләрендә озак еллар буена дәвам иткән канлы сугыш илебезгә, тормыш, көнкүрешебезгә күпме авырлыклар, югалтулар, кайгы-хәсрәт китерде.

Күптән түгел Илеш районы Ташкичү авылында булып үткән “Әфганстан – йөрәк ярасы” дип аталган чара мине бүген шундый уйларга тарытты. Дөньяны матурлар өчен яралган күпме җаннарны югалттык без бу мәгънәсез алышларда! Әфган казасы Илеш җиренә 8 кургаш табут кайтара. “Ватан”, “Хәрби бурыч”, “Намус” дигән төшенчәләр яу кырында һәлак булганнарның иманы булып кала. Күңелләрдә яугирләр белән горурлану һәм аларны кызгану хисләре, әлбәттә, бергә үрелеп бара. Якташым Гүзәл Фәйзуллинаның шигырь юллары да нәкъ менә шушы хакта сөйли:

Әфганстан яралары һаман

Сызлый төсле минем тәнемдә.

Әле бүген яуда яралылар

Ыңгырашкан кебек янымда.

Базытамак авыл советы биләмәсендә Әфганстан сугышыннан орден-медальләргә лаек булып, исән-имин туган якларына әйләнеп кайткан егетләрнең исемнәрен атап үтәм. Менә алар: Илшат Зиннәтуллин, Илфир Ахунов, Рәфит Ахунов, Рәмил Ахунов, Илдар Камалов, Рафаил Әхмәтҗанов, Илүс Сафин, Венер Минияров, Афкан Гайнетдинов, Олег Гайнуллин, Антон Тимербаев, Олег Минитдинов, Илдар Уракбаев, Ринат Галләмшин, Рәис Ямилов, Раушат Әхмәтҗанов. Әфганлылар белән халыкның, бигрәк тә мәктәп укучыларының очрашып сөйләшүе, аралашуы, балаларның концерт номерлары белән чыгыш ясаулары Татар Мәнәвез һәм Ташкичү авылларында матур традициягә, үзенә күрә бер күңелле бәйрәмгә әверелгән. Сүз дә юк, патриотик тәрбия, һичшиксез, кирәк нәрсә... Әмма ләкин планетабызның төрле почмакларында сугыш утлары эчендә җәфа чиккән, йорт  җирләрен ташлап, дөнья гизгән кеше язмышлары берчә тетрәндереп, берчә сискәндереп, бәйрәм шатлыкларыннан арындыра һәм тынычлыкның кадерен белик дип әйтергә мәҗбүр итә.

Рита Солтанова.

Исәнмесез хөрмәтле ”Өмет” гәзите хезмәткәрләре!

Сезгә Бөре шәһәреннән Финә апагыз  хат яза. Безгә “Өмет” бик ошый, аны көтеп алабыз һәм һәрбер юлын укый барабыз. Бакалы районы Корыч авылында яшәгәндә, безгә гәзит бик ошады һәм “Өмет” гәзитенә язылып укый башладык. Хаклы  ялга чыгып  Бөре шәһәренә күчкәч тә  “Өмет”кә язылуны туктатмадык. 22 ел хәзер “Өмет”не укыйбыз. Бөредә кызыбыз, улыбыз, киявем, киленем, оныкларым яшиләр. Алар да гәзитне бик ярата. Безгә бигрәк тә: “Көнүзәк”, “Хатирә”, “Яшәеш”, “Әй, язмыш”, “Сихәт”, “Моңнар кайтсын авылга”, “Сезнең хатлар”, “Бакчачы почмагы” һ.б. битләр ошый.

Соңгы вакытларда бик җентекләп, әйбәт итеп үзебездә җитештерелгән камыр азыклары, колбаса, тушенка, сөт ризыклары һ.б. барлык азыклар турында еш язасыз. Боларның һәммәсен бик теләп укыйбыз. Кызганычка каршы, гәзиткә хак артып тора. Бик аңлыйм, ул сездән генә тормый, “Өмет”нең хакы 700 сумнан артты, бу безнең өчен бик кыйммәт тә инде, шулай булса да язылдым. Чөнки “Өмет”нең бер номерын укымый калдырсам да нәрсәдер җитмәгән кебек була. 

Исән-таза булып алдагы елларда да язылып, укып барырга язсын. Пенсияләр бик артып бармаса да, шул биргәнен исәнлек-тазалык белән тынычлыкта кулланып торырга язсын.

Зур-зур уңышлар теләп Финә Нәбиева.

Бөре шәһәре. 

Авылны инвестор коткара диләр дә ул...

 

Безнең Гайниямак авылы табигатьнең гүзәл урынында – көмеш сыман җем-җем килеп боргаланып яткан Дим елгасы буенда урнашкан. Мондагы хозурлыкны әйтеп, аңлатып кына бетерерлек түгел. Күркәм табигать кочагында утырса да, революциягә кадәр авыл халкы авыр көн күргән. Әгәр дә колхозлар төзелмәгән булса, бәрәкатле җирләрне кешеләр үзләре генә эшкәртә алыр идеме икән? Ул вакытларда авылны бердәм көч кенә саклап алып калды да инде.

Бөек Ватан сугышыннан соң исән калганнар  яңадан бергәләп колхозларны аякка бастырды. Хөкүмәтнең планы – авылларны электрлаштыру, колхозларны трактор һәм комбайннар белән тәэмин итү булды. Механизаторлар кирәк булгач, һөнәрчелек училищелары ачтылар: яшьләрне бушка укыттылар, ашаттылар, кием белән тәэмин иттеләр, стипендиясен дә түләделәр. Бер сүз белән әйткәндә, хөкүмәт халык өчен барысын да эшләде.

Советлар вакытында халыкның эшләгән табышы бер казнага туплана иде. Олигархлар, чиновниклар ил байлыгын, халык байлыгын бүлешеп, чит ил банкларына озатты.

Элек хөкүмәт колхоз-совхозларга авыл хуҗалыгы машиналарын бурычка биреп тора иде. Колхозлар көз уңышларын җыеп алгач, бурычларын түләделәр.  Колхозларны тарату хата булды, сакларга кирәк иде аларны.

Белгечләр әйтүенчә, бер ел эчендә илдә 21 меңнән артык авыл юкка чыккан. Ә алда күпмесе көтелә? Күпме дипломлы яшь белгечләр эш таба алмыйча Себергә, я бөтенләй чит якларга китеп эшләргә мәҗбүрләр. Эшсез, акчасыз, тораксыз безнең яшьләр ничек көн күрергә тиеш? Ә бит, уйлап карасаң, эшсезлек аркасында күпме кеше эчкечелеккә бирелә, гаиләләр таркала...

Шуны әйтәсем килә: авылларны инвесторлар гына саклап кала алмый. Бары тик хөкүмәт ярдәме белән күмәк хуҗалык төзеп кенә авылны яшәтеп була. Бергәлектә, бердәмлектә – барлык көч.

Ләлә Хафизова, хезмәт ветераны.

Дәүләкән шәһәре.

 

 Безнең партнерлар

   

Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
Филиал: Редакция газеты «Омет»- филиал государственного унитарного предприятия Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
450079, г. Уфа, ул. 50-летия Октября, дом 13, 9 этаж, тел. 273-94-38, 273-64-81, e-mail: omet-ufa@mail.ru
Вся информация и материалы, размещенные на сайте редакции газеты «Омет» защищены международным и российским законодательством
об авторском праве. Все сообщения газеты «Омет» предназначены для пользователей старше 12 лет.
При перепечатке или цитировании ссылка на газету «Омет» обязательна.
Дизайн сайта- Абдуллин Фаниль
>