Таблетки для похудения эффективные. Эффективные зеленые таблетки для похудения. Таблетки для похудения отзывы цена. Сердечная недостаточность симптомы. Бывает ли острое сердечное недостаточность. Острая сердечная недостаточность причины. Народное лечение гипертонии. Лучшие методы лечения гипертонии. Артериальная гипертония лечение. Методы лечения алкогольной зависимости. Лечение алкогольной зависимости в домашних условиях. Быстрое лечение алкогольной зависимости отзывы. Мужское бесплодие причины. Важные бесплодие причины лечение. Психологические причины бесплодия. Ринопластика до и после. Сколько стоит ринопластика в россии. Рнопластика кончика носа. Сделать пластическую операцию. Где сделать пластическая операция лица. Сколько стоит пластическая операция. Лечение артериальной гипертензии. Артериальная гипертензия рекомендации от доктора. Артериальная гипертензия степени риска.

 

 

Кунакка көтәм

 

Хөрмәтле “Өмет” гәзите редакциясе! Мин Мусин Мөдәрис Закирҗан улы булам.  “Өмет”не 20 елдан артык алдырып укыдым, соңгы 3 елда языла алмадым. Сезгә үтенечем бар – мин яшәгән авылга килеп китә алмассыз микән? Мин һәрвакыт өйдә. Бик дини кешемен. Уфадан авылга 160 чакрым. Атна эчендә дә, ял көнендә дә килсәгез була. Бензин хакы өчен 2 мең сум бирәм. Сорауларым бик күп. Шуларга җавап аласым килә. Адресым редакциядә.

Зур хөрмәт белән, Мөдәрис Мусин.

Туймазы районы.

 

Хөрмәтле Мөдәрис абый! Күңелегезне борчып торган сорауларны хатыгызга язсагыз да булыр иде. Безне укыган дусларыбыз шулай итә. Күрәсең, сезнең безнең белән күзгә-күз карап әңгәмә корасыгыз килгәндер. Без дә сезне күрүгә бик шат булыр идек, әмма үзегез күреп торасыз, әле җәйге көннәрнең иң кайнар – челлә  вакыты, командировкалар саны чикләнгән. Алдагы атналарда да шулай булыр дип көтелә. Әмма дә ләкин сезнең якларга юл төшсә, махсус рәвештә авылыгызга керербез, сезнең нурлы йөзләрегезне күрербез, күңел булганчы сөйләшербез дип ышанып калабыз.

Өй һәм койма арасы,Ничә метр барасы?

Сорау: Үзебезнең бакча биләмәсендә өй төзергә уйлыйбыз. Ләкин ирем белән өйне коймадан ничә метр читкә куярга кирәклеген хәл итә алмыйбыз. Аңа танышы нигез коймадан 5 метр читтәрәк салынырга тиеш дип аңлаткан, ә күршеләр 3 метр булса да җитә дип белдерде. Кем хаклы?

 

Җавап: Сезнең күршеләр дөрес әйтә: өйнең коймадан 3 метр читтә урнашуы да җитә. Ләкин җир биләмәсе үз милкегездә булса, бу нормадан бераз читләшергә дә мөмкин.. Шунысы да бар: үз милкендә булган җир биләмәсендә төзелгән өй дә гражданинның үз милкендә дип саналачак һәм андый өйне приватизацияләргә кирәкми. Бу хокук РФ Гражданнар кодексының 263нче маддәсендә билгеләнгән.

Тизләтергә иде процессны...

 

Сорау: Яңарак өйләнгән улыбызга ипотекага фатир алырга уйлыйбыз. Банк безнең бакча биләмәсе һәм андагы өйне залогка алу шарты белән отышлы процентлы кредит тәкъдим итә. Ләкин җир һәм өй безнең милектә түгел. Ничек итеп хосусыйлаштыру процедурасын тизләтергә мөмкин? Моның өчен кайда һәм нинди документлар белән мөрәҗәгать итәргә?

 

Җавап: Әгәр дә сез бакча биләмәсен 2001 елның 30 декабренә кадәр алган булсагыз, аны үз милегегезгә күчерү өчен урындагы хакимияткә мөрәҗәгать итмичә биләмәнең урнашкан урынын үзаллы күрсәтсәгез дә була. Ә хосусыйлаштыруны тизләтү өчен үз эшен төпле белгән кадастр инженерын яллау дөрес булыр. Ул эш барышын аңлатып кына калмаячак, ә чикне билгеләү, кадастр исәбенә кую һәм башка төрле мәшәкатьле эшләрне үз өстенә алачак.

Җирне үз милкенә күчерү өчен бакча ширкәте рәисеннән бакча биләмәсенең нәкъ  сезнеке булуы хакында белешмә, ширкәт мөһере белән расланган бакча китабының күчермәсе, сезнең һәм күршеләрегезнең биләмәләре күрсәтелгән бакчаның генераль планының күчермәсе кебек документлар кирәк булачак. Шулай ук җир биләмәсенең кадастр паспорты, теркәү турындагы гариза, дәүләт пошлинасын (200 сум) түләү турындагы квитанция дә таләп ителә. Росреестрда документларны 3 көн эчендә теркәргә һәм гаризаны 30 көн эчендә карарга бурычлылар. Бу хакта РФ Икътисади үсеш министрлыгы тарафыннан 2011 елның 16 августында кабул ителгән 395нче приказның 22нчы маддәсендә билгеләнгән.

Бала акчасын тотып калалар

Бала акчасын тотып калалар

Сорау: Исәнмесез! Сезгә Илеш районы Сәеткул авылында яшәүче Руфина Сәрварова мөрәҗәгать итә, – дип шалтыраттылар редакциягә. – Бер соравыбызга ачыклык кертергә ярдәм итсәгез иде. 2013 елда азык-төлек кибете ачтык. Хуҗабикәсе итеп биш бала әнисе булган кызымны теркәдек. Аңа 34 яшь. Иң кечесенә 1 яшьтән артыграк.

 Кызганычка каршы, кибеттә 2-3 ай гына эшләп калдык – эшләр алга таба бармады. Авыл бәләкәй булгангадырмы, сату уңышлы булмады. Нәтиҗәдә, аны законлы итеп, документлар нигезендә ябарга мәҗбүр булдык. Ләкин кибет эшләгән шушы 2-3 ай эчендә безгә 42 мең сум салым түләргә дигән кәгазь килде. Иң аянычы шул – ул салымны кызымның бала акчасыннан тотып калалар. 26 меңен тоттылар инде. Законлымы соң бу хәл? Салымны бала акчасыннан тотарга тиешләрме? Түземсезләнеп җавап көтеп калабыз.

 

Җавап: Руфина апаның соравына җавап эзләр алдыннан башта аның кызы Теләшева Миләүшә белән әңгәмәләшеп алдык. Кибет аның исемендә булган бит.

– Кече балама шушы көннәрдә яшь ярым булды, – дип аңлатты ул. – Бала акчасы Саклык банкы карточкасына күчә иде. Кибет 2-3 кенә ай эшләде. Аны  ябуны законлы итеп башкару кирәклеген төшенгәнче  бер ел вакыт үтте. Суд булган. Миңа повестка килмәде. Бары тик суд карарын гына тапшырдылар. Башта суд приставлары салым акчасын аз-азлап кына түләргә ярый дигәннәр иде. Соңгы айда бала акчасын тулысы белән алып калдылар. Бу 12 мең сумга якын дигән сүз.

– Әгәр банк карточкасына акча күчә икән, суд приставлары өчен аның бала акчасымы, башка керем булуымы, аерма юк. Акча бармы? Бар. Аның нинди чыганактан күчүе карточкада күрсәтелми бит, – дип аңлаттылар безгә Уфа юридик компанияләренең берсендә хәлне аңлаткач. – Суд карары булгач, ханым аны телиме, юкмы, түләргә тиеш була. Бу очракта кибет хуҗабикәсе берникадәр дәрәҗәдә үзе дә гаепле: эшләр алга бармагач, кибетне ябуны озакка сузмаска кирәк иде.

Шалтыратып җәфалыйлар

Сорау: Танышым банктан кредит алган һәм бәйләнеш өчен, рөхсәт сорап тормыйча, минем кәрәзле телефон номерымны күрсәткән. Күпмедер вакыттан соң ул бурычын бөтенләй түләми башлаган. Хәзер миңа көненә берничә тапкыр банк хезмәткәрләре белән аралашырга туры килә. Үземнең бурыч буенча җаваплылыкны өстемә алмаганлыгымны да, танышымны күптән күргәнем булмавын да әйтеп карыйм, әмма алар шалтыратудан туктамый. Шулай ук көн дәвамында берничә тапкыр смс-хәбәр дә җибәрәләр. Банк хезмәткәрләре болай эшләргә хокуклымы?

 

Җавап: Шалтыратуларны туктатуны таләп итеп банк исеменә хат язарга кирәк. Хатта шалтыратулар һәм смс-хәбәрләр килү туктатылмаса, прокуратурага мөрәҗәгать итәчәгегез турында язарга онытмагыз. Ләкин хат банкка барып җитмәс элек тә үзегезне шалтыратулардан коткара аласыз. Моның өчен сөйләшүләрне яздыра баруыгыз турында әйтегез. Шалтыратучыдан тулысынча исем, фамилиясен, нинди оешмадан шалтыратуын сорагыз. Тагын да танышыгызның кредиты һәм штрафлар күләме турындагы мәгълүматны таратулары законга каршы килү була дип тә өстәгез. Төгәлрәк итеп әйткәндә, РФ Конституциясенең 23, 24 маддәләрен, РФ Җинаять кодексының 19нчы бүлеген, 137 маддәсен һәм РФның “Банклар һәм банк эшмәкәрлеге турында”гы законның 26нчы маддәсен бозулары турында искәртегез. Күпчелек очракта мондый катгый таләпләрдән соң шалтыратулар бөтенләй туктый.

 Безнең партнерлар

   

Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
Филиал: Редакция газеты «Омет»- филиал государственного унитарного предприятия Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
450079, г. Уфа, ул. 50-летия Октября, дом 13, 9 этаж, тел. 273-94-38, 273-64-81, e-mail: omet-ufa@mail.ru
Вся информация и материалы, размещенные на сайте редакции газеты «Омет» защищены международным и российским законодательством
об авторском праве. Все сообщения газеты «Омет» предназначены для пользователей старше 12 лет.
При перепечатке или цитировании ссылка на газету «Омет» обязательна.
Дизайн сайта- Абдуллин Фаниль
>