Таблетки для похудения эффективные. Эффективные зеленые таблетки для похудения. Таблетки для похудения отзывы цена. Сердечная недостаточность симптомы. Бывает ли острое сердечное недостаточность. Острая сердечная недостаточность причины. Народное лечение гипертонии. Лучшие методы лечения гипертонии. Артериальная гипертония лечение. Методы лечения алкогольной зависимости. Лечение алкогольной зависимости в домашних условиях. Быстрое лечение алкогольной зависимости отзывы. Мужское бесплодие причины. Важные бесплодие причины лечение. Психологические причины бесплодия. Ринопластика до и после. Сколько стоит ринопластика в россии. Рнопластика кончика носа. Сделать пластическую операцию. Где сделать пластическая операция лица. Сколько стоит пластическая операция. Лечение артериальной гипертензии. Артериальная гипертензия рекомендации от доктора. Артериальная гипертензия степени риска.

 

 

Ник чүплек ташландык хәлдә?

– Кушнаренко районы Яңа Тукмаклы авылы янындагы чүплек турында борчылуыбызны әйтергә дип килдек, – дип зарлары белән уртаклаштылар шушы көннәрдә редакциягә килгән олы яшьтәге ике апа. – Без үзебез Уфада яшәсәк тә, Яңа Тукмаклыда туганнарыбыз яши, еш кайтып йөрибез. Юлыбыз чүплек яныннан үткәндә йөрәк әрни: ис, чүплек уратып алынмаган, әле тегендә, әле монда мал үләксәләре ята. Җәен көтүгә чыккан маллар чүплеккә якын килеп, ялан тутырып очып йөргән полиэтилен  капчыгы чәйнәп йөри. Авыл биләмәсе башлыгы бу хәлләрне күрәдер бит. Ник чарасын күрмиләр?

Апалар аһ-зарларын, сүзләренең дөреслеген исбатларга теләп, чүплекне кәрәзле телефонга фотога да төшереп алып килгәннәр. Чыннан да, фотоларда – таралып яткан чүп-чар, полиэтилен капчыклар, гәзитләр...

 Бу хәлләргә ачыклык кертик дип Иске Тукмаклы авыл биләмәсе башлыгы Камил Абдулович Кәбировка шалтыраттык.

–Апаларның ул чүплеккә мал үләксәләре ташлыйлар дигән сүзе белән килешмим, – диде ул безгә. – Үлгән малларны күмү өчен безнең махсус урын бар. Дөрес, чүплек уратып алынмаган. Чөнки ул санкцияләнмәгән. Элек уратылган иде, ләкин моннан берничә ел элек сеткадан – тимер челтәрдән тотылган коймасын ут төртеп яндырдылар. Ничек кенә нык булмасын, утка эләккәч, ул да эри. Чүплекне тагын бер мәртәбә уратып алыр өчен миллион сумга якын акча кирәк. Җәйге айларда чүп-чарын җыеп, тәртипкә китергән идек. Әле көзен өлгермәдек. Алдагы көннәрдә җыештырып, чүп-чарны күмеп куярбыз. Моның өчен трактор да, ягулык та бар.

 

Тирә-ягы каралган, тәртипкә китерелгән, яшеллеккә төренгән авылда яшәве, әлбәттә, күңелле, әмма моңа ирешү өчен авыл халкы да тырышсын иде. Авыл тирәсен таза-пөхтә тоту – авылдашлар хәстәре дә.

 

Җир сезнеке түгел, диделәр...

Кадерле “Өмет” гәзите редакциясе! Зур өметләр белән сезгә мөрәҗәгать итәргә булдык. Чөнки яратып укыган гәзитебез – “Өмет”. Күпләргә гәзит аша ярдәм кулы сузасыз, киңәшләр бирәсез. Бәлки, безнең сорауга да битараф калмассыз.

Без Стәрлебаш районы Стәрлебаш авылының Ленин урамында урнашкан 107нче санлы йортта яшибез. Ул ике катлы, 18 фатирлы. 1981 елның декабрендә шушы йортка күчеп яши башладык.

Йортның подъезд алды Стәрле елгасы ярына карый. Икенче ягы – ачык юл. Киң асфальт юл белән йорт арасы  20 метр тирәсе иде. Район җитәкчелеге һәм дә авыл советы ярдәмендә урам якны матурлау максатыннан каеннар утыртылып, һәр гаиләгә өчәр каен беркетелде. “Утырту бездән, үстерү сездән”, – диделәр. Стәрле елгасының биек ярыннан төшеп, икешәр чиләк су күтәреп менеп, шул каеннарга сибеп үстердек. Мин бүген дә беләм кайсы каенны кем үстергәнен. Чөнки балалар үзләренең исемнәрен ак кәгазьгә язып, каен үсентеләренә җеп белән беркетеп куйган иделәр.

Көн аралаш балаларның хезмәтен тикшереп, кемгә мактау, кемгә шелтә эләктерә идек. Шулай итеп кеаеннарны күз карасыдай кадерләп үстердек. Алар Стәрлебашның яменә әверелде.

Ләкин соңгы елларда бу урынга сәүдәгәрләрнең дә күзе төште. Кафе, кибетләр төзергә телиләр. Кемнең башына килде икән бу уй: авыл җиренең яме, саф һава чыгынагы булган бу урынны  кемнәргәдер сатканнар. Безнең кадерле каеннарыбызны быел кыш күбесен гөрселдәтеп кисеп аудардылар да, машиналарга төяп озаттылар. Без, агач үстерүчеләр, күз яшьләре белән озатып калдык.

3 рәт каен иде юл буенда. Каеннар белән йорт арасындагы җирне 2 метр киңлектә бүлешеп, һәр кешегә 1әр түтәл җир алып, чәчкәләр, җимеш куаклары утырткан идек... Чүп үләненнән сакладык. Былтыр 2014 елның көзендә безне җыйдылар да болай дип аңлаттылар: имеш, бу авыл биләмәсе җире, сезнеке түгел, ул сатылды.

Күңел тулы әрнү, сагыш. Ул каеннарга һәр үтеп киткән кеше сокланып карап тора иде. Ә хәзер 107нче йортның тәрәзәләрен каплап, кафе һәм кибетләр төзергә кемнең намусы җитәр икән дибез. Каеннарыбызның күз яше кемгә төшәр икән?

Бәлки, киселгән каеннар урынына яңа үсентеләр утыртсак, чәчкәләр, җимеш куаклары белән матурласак, бу урын берничә елдан кабат җанланыр иде. Йортыбыз янындагы шушы урынның элекке ямен кайтарырга ярдәм итсәгез иде.

Зур хөрмәт белән, 107нче санлы йортта яшәүчеләр исеменнән Альфира Мәрданова, пенсиядәге биология укытучысы, ГРИНПИС әгъзасы, хезмәт ветераны.

Хат уңаеннан Стәрлебаш районы хакимиятенә шалтыраттык. Безгә болай дип аңлаттылар:

– Әйе, 107нче йорт янында 3 объект төзеләчәк. Төзелеш РФ шәһәрләр төзү кодексының 51нче маддәсенә ярашлы рәвештә алып барыла. Бу эшкә рөхсәт бирүче барлык документлар тәртиптә. Тиешле булган процедуралар үткәрелде: аукцион игълан ителде, анда җиңүчеләр әлеге вакытта төзелеш эшләре башлады. Үткән елның 6 августында 107нче йортта яшәүчеләр катнашлыгында җыелыш булды, аларның рөхсәте алынды. Балалар өчен мәйданчыклар булдыру,  йорт читләрен подвалга су кермәслек итеп ныгыту (отмоска булдыру) – шундый төп шартлар куелды. Төзелеш алып баручылар бу шартларны тулысынча үти. Объектлар төзелеше район прокуратурасы һәм БР дәүләт төзелеш надзоры тарафыннан тикшерелде. Хокук бозулар табылмады, төзелеш эшләрен туктату өчен нигез юк.

Район хакимияте башлыгы урынбасары Ирек Могаттаров:

– Проект сметасы тулысынча әзерләнде. Төзүчеләргә “проектта инсоляция булырга тиеш” дидек. Инсоляция – ул кояшның һәр фатирга үтеп керүе дигән сүз. Проектчылар бөтенесен исәпләп эшләгән. Стәрлетамак белгечләре килеп үлчәде.

Гыйбрәтле хәлләр турында языгыз

Исәнмесез кадерле “Өмет” гәзите хезмәткәрләре! Минем язган “Ирсез хатыннарны ияләштермәгез” дигән язмамны бик матур итеп “Гаилә учагы” битендә урнаштыргансыз. Язмамны бик күп кешеләргә укыттым һәм алар да сезгә рәхмәт әйтәләр. Арытаба да шундый гыйбрәтле гаилә хәлләрен язсагыз иде, кешеләр азрак сабак   та алырлар, һәм дә Аллага һәм сихерләргә дә ышана башларлар иде.

Кадерле редакция! Мин шуңа шаккаттым: бик күп таныш-белешләр шундый бай эчтәлекле гәзитегезне алдырмыйлар икән бит. Элекке замандагы кебек, эшләгән оешмаларда подписка алып барылса, укучыларыгыз артып китәр иде. Пенсионерларның да күбесе алдырмыйлар икән. Өйләренә почта хезмәткәрләре йөреп чыксалар, агитация алып барсалар, язылучылар артып китәр иде дә бит. Минем язмамны “алтын кагыйдә”гә тиңләгән Чишмә районыннан Инзирәгә зур рәхмәтемне җиткерәм! Сезнең гәзитегез аша аның гаиләсенә  зур бәхет-шатлыклар телим.

Римма апагыз.

Йортка хуҗа була аламмы?

 

Авылларда хуҗасыз (мәрхүм булган) ташландык йортлар байтак кына. Әгәр шундый йортта 15 ел яшәсәң, аны үз исемеңә рәсмиләштерергә ярый дип ишеттем. Шул дөресме?

              Рания Әгълиуллина.

 

– Русия Федерациясенең Гражданнар Кодексы (225 маддәсе) тарафыннан милек биләүчесе булмаган (яки ул билгесез) йорт хуҗасыз дип таныла. Мондый күчемсез милекне урындагы власть органнары гаризасы буенча Росреестр махсус исәпкә ала. Бер елдан соң, суд карары белән мондый йорт муниципаль дип танылырга мөмкин. Әгәр суд карары булмаса, ул анда күптән яшәүче кемнеңдер милке булып исәпләнә ала. Шулай итеп, әгәр гражданин шундый йорттан үзенеке кебек  ачыктан-ачык, өзлексез 15 ел дәвамында файдалана икән, ул бу милекнең хуҗасы булу хокукына ия була (РФ ГК 234 маддәсе). Моның өчен йортның хуҗасыз булуы турында белешмәләр тупларга кирәк. Бу мәсьәләне бары тик суд аша гына хәл итеп була. Шунысы бар – әгәр вакыт үтү белән варислар табылса, йортны тартып алырга да мөмкиннәр.

Утка хак артты

 

Утка 1 кВт.ка 2,35 сум түлим. Июль башыннан тарифларга тагын хаклар арта, диләр. Безнең кесәгә бу арту ни дәрәҗәдә сугар икән, беләсе иде...

Лиза Исмәгыйлова. Уфа.

 

– Чыннан да, 2015 елның 1 июленнән электр энергиясенә тарифлар үзгәрәчәк, – диде бу уңайдан БР Энергетика сатучы компания (Энергетическая сбытовая компания) хезмәткәре Анна Лисицкая. – Утка яңача түләргә туры киләчәк һәм бу кешеләрнең кәшилүге өчен ярыйсы ук сизеләчәк. Шәһәрләрдә 1 ставкалы тариф буенча (көнгә һәм төнгә аермыйча) электр плитәсе булмаган йортларда 1 кВт өчен 2,55 сум түләргә туры киләчәк. Электр плитәсе булган фатирларда, авыл йортларында бу хак – 1,79 сум.

 Безнең партнерлар

   

Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
Филиал: Редакция газеты «Омет»- филиал государственного унитарного предприятия Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
450079, г. Уфа, ул. 50-летия Октября, дом 13, 9 этаж, тел. 273-94-38, 273-64-81, e-mail: omet-ufa@mail.ru
Вся информация и материалы, размещенные на сайте редакции газеты «Омет» защищены международным и российским законодательством
об авторском праве. Все сообщения газеты «Омет» предназначены для пользователей старше 12 лет.
При перепечатке или цитировании ссылка на газету «Омет» обязательна.
Дизайн сайта- Абдуллин Фаниль
>