Таблетки для похудения эффективные. Эффективные зеленые таблетки для похудения. Таблетки для похудения отзывы цена. Сердечная недостаточность симптомы. Бывает ли острое сердечное недостаточность. Острая сердечная недостаточность причины. Народное лечение гипертонии. Лучшие методы лечения гипертонии. Артериальная гипертония лечение. Методы лечения алкогольной зависимости. Лечение алкогольной зависимости в домашних условиях. Быстрое лечение алкогольной зависимости отзывы. Мужское бесплодие причины. Важные бесплодие причины лечение. Психологические причины бесплодия. Ринопластика до и после. Сколько стоит ринопластика в россии. Рнопластика кончика носа. Сделать пластическую операцию. Где сделать пластическая операция лица. Сколько стоит пластическая операция. Лечение артериальной гипертензии. Артериальная гипертензия рекомендации от доктора. Артериальная гипертензия степени риска.

 

 

Пломба өчен акча сорыйлар

Эссе һәм салкын суга счетчик куй-дырдык. Аны пломбалау өчен торак-эксплуатацияләү участогы акча түләүне таләп итте. Бу законлымы?

Инсаф Зиннуров.

Исәпләү приборларын плом-балау бушлай башкарылырга тиеш. Элекке пломбаның бөтенлеге бозылып, яңаны куйдырган вакытта гына акча түләнә. Бу 2011  елның 7 декабрендә дөнья күргән 416нчы федераль законның (Су белән тәэмин итү турында”) 20нче маддәсе, 5нче пункты белән билгеләнгән. Шуңа күрә сез торак-эксплуатацияләү участогы җитәкчесе исеменә бушка пломба куйдыруны сорап гариза яза аласыз. Гаризада шушы законга сылтанырга мөмкин. 

Әгәр шуннан соң да акча түләүне таләп итсәләр, яшәгән урын буенча прокуратурага, шулай ук Роспотребнадзорга һәм дәүләт торак инспекциясенә мөрәҗәгать итәргә була. Бу гамәлләр нәтиҗә бирми калмаячак.

Мәктәп янында аракы кибете

Минем улым укыган мәктәптән 20 метр ераклыкта азык-төлек кибете урнашкан. Анда спиртлы эчемлекләр дә сатыла. Белем учреждениесенә якын кибеттә аракы, шәраб сатылырга тиешме соң?

Нәфисә Әхмәдуллина.

Борчылуыгыз урынлы, Нәфисә  ханым, Русия Федерациясенең “Этил спирты, алкоголь һәм составында спирт булган продукцияне җитештерү һәм аның әйләнешен тәэмин итүне дәүләт тарафыннан көйләү турында”гы законның 16нчы маддәсенә ярашлы рәвештә, балаларга белем бирү учреждениеләренә якын урнашкан җирдә спиртлы эчемлекләр сату тыела. Шул ук вакытта бөтен ил өчен мәктәп белән кибет ераклыгын билгеләүче бердәм конкрет сан юк. Мәсәлән, Мәскәүдә бу ара 100 метр итеп билгеләнгән. Уфада исә спиртлы эчемлекләр сату нокталары мәктәптән 50 метрдан якынрак урнашырга  тиеш түгел.

 

Документта хата киткән. Нишләргә?

Миңа 54 яшь. Әлеге вакытта эшләмим, мәшгульлек үзәгендә исәптә торам. Пенсиягә чыгу өчен документлар җыя башлаган идем, хезмәт кенәгәмдә әтиемнең исеме дөрес язылмаган булуы ачыкланды. “Сәлихьяновна” урынына “Сәлихяновна” дип язганнар. Бу хәл пенсиягә чыкканда мәшәкать тудырыр микән?

 Илүсә Рәхимова.

 

Чынлап та, пенсия рәсмиләштергәндә проблема килеп чыгарга мөмкин. Ләкин Пенсия фонды хезмәткәрләре сезнең исем – фамилиягезнең  икенче документларда дөрес итеп язылуын исәпкә алырга мөмкин. Андый документлар исемлегенә туу турындагы таныклык, мәктәпне тәмамлау турында аттестат, уку йортын тәмамлау турындагы диплом, никах һәм балаларның туу турындагы таныклыклары керә.

Пенсия фондының комиссия утырышында бөтен документлар да карала һәм аларны кабул итү-итмәү турында карар чыгарыла. Күпчелек очракта Пенсия фонды хезмәткәрләре үз өстенә җаваплылык алмый һәм документларны кабул итү буенча  тискәре җавап бирүчән. Бу очракта судка мөрәҗәгать итәргә кала. Гадәттә, суд булачак пенсионер  яклы һәм документларны кабул итәргә дигән карар чыгара.

 

Энем паспорт ала алмый

–Исәнмесез! Энем Сөләйманов Җантур Хәсән улының проблемасын хәл итәргә ярдәм итә алмассыз микән, – дип шалтыратты безгә Винера Хәсән кызы. – Энем 1948 елгы, Кырмыскалы районының Ямбәк авылында яши. 15 ел элек Дүшәнбе шәһәреннән күчеп кайткан иде. Паспортын югалткан. Менә 8 еллап инде пенсиясен ала алмый. Кырмыскалы районында миграция хезмәтенә мөрәҗәгать итте, тик һаман документын эшләп бирә алмыйлар. Никтер сузалар. Ә энем яшәгән авыл район үзәгеннән ерак урнашкан. Атна саен миграция хезмәтенә барып йөри дә алмый. Ярдәм итүегезне сорыйбыз.

Тулысынча:Энем паспорт     ала алмый

Инвалидлык группасы бирмиләр

Исәнмесез! Без Ярмәкәй районы Усман-Ташлы авылында яшибез. Мин Тәскирә булам, тормыш иптәшем Фәтхулла, кызым Лилия. Алан исемле оныгыбыз үсеп килә. “Өмет”кә язуымның үзенең сәбәпләре бар. Ирем Фәтхулла 2 группа инвалиды. Кызганычка каршы, аның бер ярдәм дә күргәне юк: даруларны, памперсларны үзебез сатып алабыз.  Ирем аена 8 мең сум акча ала. Шуның яртысы даруларга китеп бара. Тормышыбыз җиңел түгел – газ кермәгән.  Газовиклар 50 метр торба сатып алырга кушалар. Аны без нинди акчага сатып алыйк соң?

Өйне җылытыр өчен елына 4 машина утын кирәк. 1 машина утын 6 мең тора. Үзем гомер буе сыер савучы булып эшләдем, 31 ел стажым бар. Хезмәт ветеранымын.  Пенсиядән оныкка балалар бакчасына түлим. Утын сатып алам. Кызганычка каршы, 2006 елда Лилия кызым чирләде. Аңа “красная волчанка” дигән сирәк очрый торган диагноз куйдылар. Үткән елда да хәле авыр булды. Ярмәкәй дәваханәсенә “ашыгыч ярдәм” белән илттек.  Үзебезнең акчага системалар алып куйдырдык. Лилиябез Уфа дәваханәсендә дә 20 көн ятып чыкты. Тик файдасы бик булмады.  Йөри алмый, аяк-куллар шешә. Бәләбәйгә дә дәваханәләргә йөртеп карадык, инвалидлык группасы булмас микән дип.

Мин ике инвалидны ничек карарга тиеш соң? Кызымның үзенә генә ай саен даруларга 5 мең кирәк. Группада булса, бәлки бераз җиңелрәк булыр иде. Миңа кемгә мөрәҗәгать итәргә? Кемнән ярдәм көтәргә?

Хөрмәт белән Тәскирә Дәүләтшина.

Тәскирә апа! Килешәбез, дөнья көтүе, тормыш мәшәкатьләрен хәл итү авырлашкан заманда яшибез. Әле сау-сәламәт кешегә бер пенсия акчасына яшәве, яшьрәкләргә үз вакытында түләнгән эш табуы авыр, ә сез зур сабырлык белән ике авыру карыйсыз. Шулай да кызыгызга ивалидлык группасын юлларга тырышсагыз иде.  Аның өчен иң беренче чиратта үзегез яшәгән урында терапевтка мөрәҗәгать итәргә, табибтан группа алу өчен дип ВТЭКка юллама сорарга  кирәк. 

 

 Безнең партнерлар

   

Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
Филиал: Редакция газеты «Омет»- филиал государственного унитарного предприятия Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
450079, г. Уфа, ул. 50-летия Октября, дом 13, 9 этаж, тел. 273-94-38, 273-64-81, e-mail: omet-ufa@mail.ru
Вся информация и материалы, размещенные на сайте редакции газеты «Омет» защищены международным и российским законодательством
об авторском праве. Все сообщения газеты «Омет» предназначены для пользователей старше 12 лет.
При перепечатке или цитировании ссылка на газету «Омет» обязательна.
Дизайн сайта- Абдуллин Фаниль
>